16+

Котырынып янган ут эчендә, өзелгән Асия әби гомере... (бәет)

Әлкидә зур кайгы көннәре. Декабрь азагында Түбән Биктимер авылында булган төнге коточкыч янгында гомере өзелгән Асия әбине искә алып язылды. Асия әбигә 95 яшь иде.

Котырынып янган ут эчендә
Өзелгән Асия әби гомере.
Янгыннан котылып буламы?
Өйдән калган бары күмере.
Авылда зур кайгы көннәре,
Яшь йоткан йөрәкләр сыкрыйлар.
Җанда яра әлеге янгыннан,
Авыл елый, качты йокылар.
Янгыннан тик калган кап-кара,
Коточкыч, куркыныч упкыны.
Авырлыклар, кайгы китерде,
Нишләптер быелгы ”Кәбисә елы.”
Билгесез, каяндыр ут чыккан,
Сәбәбен эзлиләр һаман да.
Язмыштан юк узмышлар,
Ни булган безнең бу заманга.
Исәннәр кабатлый мең тапкыр,
Кайгысыз яшәргә җирләргә. 
Ялварып сорыйбыз Аллаһтан,
Догалар алдагы көннәрдә.
Асия әби миләшләре бик ачы,
Түгеләдер тозлы күз яше.
Алсу таңнар ата, кояш елмая.
Югалтуга ничек түзәсе.
Асия әби, авыр туфрагың җиңел,
җаның җәннәттә булса иде!
Балаларыңның, туганнарыңның
кайгыларын уртаклашабыз.

Корбан Галеев
Түбән Кама.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Асия эбинен урыны ожмахта булсын

    Мөһим

    loading