Озак еллар «Саба таңнары» газетасында журналист, редакциядә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшләгән, 1982 елда журналистика бүлеген тәмамлаган танылган язучы Гөлсинә Галимуллина Казан федераль университетының Югары журналистика мәктәбендә укучы студентларга өченче ел рәттән үзенең махсус премиясен тапшыра.
– Гөлсинә ханым, пенсионер журналист, китап язучының гонарар фондлары болай кимемәсме соң?
– Юк, кимеми. Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан бәндәсе юмарт кеше. Беренчедән, минем яшәргә йортым, йөрергә машинабыз бар. Ике балам да урнашкан. Ә бу премияләрне мин китап саткан акча фондыннан бирәм.
– Сез бик күп китаплар авторы, бүген 11 китабыгыз укучылар хозурына тапшырылган. Әле языла торган әсәрегезнең герое кем булачак? Сер булмаса, әйтегез әле, төп геройның прототибы кем?
– Һәр китапның үз юнәлеше бар. Китапларымда татарның көчле хатын-кызларын күрсәтү төп шарт булып тора. Әдәби китаплар яза башлавым да шуңа бәйле. Хатын-кызларның матурлыгын эш-гамәлләре аша чагылдыру. Баулы районында яшәүче Сания апа Хәлимованың әби-бабасы, туганнары, әтисенең сеңлесе Ерак Көнчыгышка сөргенгә сөрелә. Аннары сугыш башлангач, әтиләре гаиләсен Кыргызстанда калдырып китә. Шушы репрессия елларында туган кыз бала ул Сания апа. Әтиләре аклангач, туган якларына кайтып китә. Сания апа да, апасы да Ташкентта укып кала. Алар анда укытучы булырга белем ала.
– Китапның героен ничек эзләп таптыгыз?
– Дөресен генә әйткәндә, китап геройлары үзләре дә мине эзләп тапкан кебек тә чыга. Тукта, бу кеше турында китап языйм әле, дип уйлап йөрмим. Алар белән Аллаһы Тәгалә үзе очраштыра мине. Сания апа белән Әлмәт мәчетендә таныштык. Әлмәт мәчете Аллаһның 99 исемен дөрес әйтү буенча дини бәйге үткәрде. Шунда Баулыдан Сания апа килде һәм беренче урынны алды. Сөйләшеп киттек. Ул моңа кадәр дә Мәскәүдәге дини бәйгеләрдә урыннар алган. «Әй, җаныкаем, минем тормышым роман язарлык», –диде. Сөйләшә торгач, минем китап героем булып чыкты ул. Яман чир белән авырган, үзен үзе дәвалаган. Бүген дә бакча тота, үзенә файда китерә торган үләннәр үстерә. Матур гәүдәле, киләсе елга 85 яшь тула. Аңа беркем дә үз яшен бирми. Җәмгыятькә бик яхшы балалар, оныклар тәрбияләгән. Балаларның һәрберсе үз урынын тапкан. Ул бик көчле математик. Үзбәкстаннан кайткач, Баулының бер авылында эшли. Соңгы елларда Баулы гомумбелем бирү мәктәбендә математика укытып, лаеклы ялга чыккан. Әлмәттәге кояшлы дала кызын әнә шулай яза башладым. Ел азагына, бәлки, тәмамларга насыйп булыр.
–Белүемчә, соңгы чыккан «Кайнар диңгез юлы» китабыгыз бөтенләй калмаган. Китап белән укучыны якынайту, китап укыттыру серләрен чишмисезме?
– Беренчедән, социаль челтәрләрдә актив булырга тырышам. Китапны типографиягә тапшыруга ук язып куям. Шушындый тышлыктагы китапны бастырырга илттем дим. Шул көннән башлап, заказлар ала башлыйм. Китапларын почта аша да җибәрәм. Аннан китап чыкканын белеп, төрле китап сату базалары, нәшриятлар ала. «Кайнар диңгез юлы» хәтта Милли китапханәгә дә барып җитмәде.
– Димәк, китапханәләргә таралган очракта, ул һәрбер укучыга барып җитә дигән сүз бу.
–Очрашуларга да күп йөрим. Очрашуларда инде кешеләр, конкрет китап алып килүемне көтеп ала. Шушы-шушы китабыгызны алып килегез, дип язалар. Үземдә «Тау җылысы», «Алтын ачкыч», «Ай күлгә сыенганда» китаплары гына калды, калган китапларым таралып бетте.
– Язучы яза да яза. Ә менә башкаларның китабын укырга вакытыгыз каламы? Бүген нәрсә укыйсыз?
– Элек-электән китап уку каныма сеңгән. Ничек инде журналист кеше эчке дөньясын баетыр, үзен формалаштыру, җөмлә төзелешләрен өйрәнү өчен китап укымасын ди?! Моны башкача күз алдына да китереп булмый. Һәрвакыт китап укыдым. Бүген һәрбер укыган китапларымны инстаграмга куя барам. Хәзер Сөембикә-ханбикә тормышын өйрәнә башладым. Әдәби әсәрләрне укыгач, миндә бик күп сораулар туды. Һәр китап төрле эмоция тудыра. Мәсәлән, төрек язучысы Илгаз Ваһап Нәүрүзханның «Сөембикә» дигән китабы мине рухландырды. Гаҗәеп китап, укып бетерүгә, «Сөембикә»нең редактор урынбасары Гөлнур Сафиуллинага шалтыраттым. Республика күләмендә конференция үткәрик әле, Сөембикәнең 500 еллыгы дип язганнар, дидем. Аннан Рабит Батулланың «Сөембикә»сен укып чыктым. Әмма мондагы вакыйгалар бөтенләй башка төрле. Бөтенләй башка хисләр тудырды. Китапның азагы бик ямьсез итеп төгәлләнгән. Бик кызганыч, мин хәтта чирләдем. Шушы китаптан соң Йосыф кызы Сөембикә рухына мин намаз укыган саен дога кыла башладым. Сорауларыма җавап табу һәм, гомумән, очрашу өчен без 15 октябрь көнне Батулланы Сабага «Әдәби кунакханә»гә очрашуга чакырабыз. Ай саен китапханә каршында «Әдәби кунакханә» клубы эшләп килә. Һәрберсенә язучыларны, кызыклы шәхесләрне кунакка дәшәбез. Равилә Шәйдуллина, Гөлнур Сафиуллина, Нурания Җамали, Айгөл Әхмәтгалиевалар килде. Үзебезнең җирлектәге язучылар да даими кунакларыбыз. Алга таба да шулай эшне дәвам итәрбез. Моннан тыш, Сөембикәгә багышланган семинар «Тарихи мәйдан» клубында октябрь азагында булачак. Аны Юлбат авылыннан тарихчы Илдар Сафин алып барачак.
– Әдәби марафонда да сез Сөембикәгә багышланган китапларны тәкъдим итәсез...
– Сөембикә ул – тарихта билгеле булган, безнең татар халкы өчен үзен-үзе корбан иткән бердәнбер хатын-кыз. 9нчы әдәби марафон бара. Мин аның беренчесеннән үк катнашам. Соңгы вакытта башта Батулла китабы белән катнаштым, хәзер Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Сөембикә-ханбикә һәм Иван Грозный» дигән китабын укыйм. Районның китапханә директоры, көчле китапханәче Ләйсән Билалова башлангычы белән, районның үзендә безне быел кызыклы әдәби очрашулар, әдәби марафоннар көтә. Мин дә әнә шулай китапханә тормышы, аның эше белән кайнап яшим. Бездә темалар бик күп. Саба үзе – бик тарихи җирлектә барлыкка килгән район. Саба җирлегендә 15 мең халкы булган Өтернәс шәһәрчеге юкка чыккан. Андагы халык Явыз Иван яуларында кырылган. Өтернәс шәһәрчеген һаман да өйрәнәләр.
Комментарийлар