16+

Кояшлы май илендә: «ШК» журналисты Казан май комбинатында булып кайтты

Mr.Ricco майонезының Татарстанда ясалганын белә идегезме? Ә аны Лаеш районында урнашкан Казан май комбинаты чыгара.

Кояшлы май илендә: «ШК» журналисты Казан май комбинатында булып кайтты

Mr.Ricco майонезының Татарстанда ясалганын белә идегезме? Ә аны Лаеш районында урнашкан Казан май комбинаты чыгара.

Россиядә беренчеләрдән булып дәүләт сыйфат билгесенә лаек булган Mr.Ricco бренды белән чыга торган майонезлар, кетчуплар, майлар, соуслар, хәтта джем, кайнатмаларның да «туган җире» бу. «Шәһри Казан» журналисты аларның ничек ясалганын күреп кайтты.

Кырдан – кибет киштәсенә

Лаеш районындагы Май экстракциясе заводы, Казан май комбинаты, «Нәфис-Биопродукт» – барысы да «Нәфис» компанияләр группасына керә. Май экстракциясе заводында Идел буе төбәкләреннән, шул исәптән Татарстанның төрле районнарыннан китерелгән тәүлегенә 3100 тонна көнбагыш, рапс эшкәртелә. «Нәфис-Биопродукт» җәмгыятенең инновацияләр һәм аларны гамәлгә кертү буенча генераль директор урынбасары Андрей Куликов әйтүенчә, алар авыл хуҗалыклары белән тыгыз элемтәдә торалар. Кирәк булса, белгечләр кырларга барып уңышны арттыру юлларын өйрәтә, консультацияләрен дә уздыра. Ә завод исә хуҗалыкларны уңдырышлы орлыклар белән тәэмин итә, алмашка сыйфатлы көнбагыш ала.

Көнбагыш орлыкларыннан сыгылган май «Нәфис Косметикс», «Нәфис-Биопродукт» һәм Казан май комбинаты ихтыяҗларына тотыла. Бер өлеше – төрле төбәкләрдәге май комбинатларына, калганы чит илгә җибәрелә. Май экстракциясе заводында тәүлегенә 1300 тонна рафинадланмаган май җитештерелә.

Май продукциясе «империясе»нең гомуми мәйданы 21 мең квадрат метрны тәшкил итә. Аларның хәтта бер бинадан икенче бинага илтә торган үз тимер юллары да бар. Җитештерелгән продукцияне Монголия, Кытай, Эстония кебек чит илләргә озаталар.
Кирәк булган бөтен нәрсә үзләрендә ясала. Әйтик, продукция тутырыр өчен капларны үзләре ясыйлар. Башкортстан, Калининградтан кайтартылган полиэтилентерефталат материалыннан төрле зурлыктагы савытлар, ПЭТ-каплар эшләнә. Кәгазь урынына термоматериал кулланып эшләнгән слив-этикеткаларны да халык үз иткән.

– Пыяла шешәләр уңайсыз, авыр, кыйммәт. Сакларга да җайсыз. Шуңа да продуктның табигый үзенчәлекләрен озаграк саклый торган ПЭТ-капларга күчәргә уйладык. Капкачларны да үзебездә җитештерәбез, – ди Андрей Куликов.
Сыйфатны сакларга ярдәм итә торган, бактерия, һава кертми торган капкачларга ябыштырыла торган фольгалы материалны әлегә читтән кайтарталар. Хәер, анысы да тиздән үзләрендә үк җитештерелә башлар, мөгаен. Тәҗрибәләр үткәреп, сынап караганнар инде.

Майонез, кетчуп, джем...

Завод Италия проектына нигезләнеп эшләнгән. Анда кул эше бик кыйммәт бәяләнә, шуңа да күп нәрсә автоматлаштырылган.
– Анда бер робот өч кешене алыштыра, күп нәрсә механикага корылган. Безнең заводта 1300 кеше эшли. Алар, нигездә, күзәтүче ролен генә үти, – ди Андрей Куликов.
Заводтагы роботларның берсе без килгәндә көндәлек эшен башкара иде: агач аслыкны ала, картон куя, аннары соус шешәләрен тигез итеп тезә, 70 килограмм авырлыктагы әрҗәләрне күтәрә. «Акыллы» да әле үзе. Янына кеше керсә, шундук туктый. Баксаң, монысы куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен икән. «Аның кебек төгәл итеп бер хезмәткәр дә эшли алмый», – дип елмая директор урынбасары. Дөрес, роботны кеше программалаштыра.

Бирегә Татарстанның төрле районнарыннан килеп эшлиләр. Әйтик, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарыннан килүчеләр бар. Аларны вахта автобусы барып ала, илтеп куя.
Бер дә туктамыйча конвейер кебек эшләп торган Италия, Германия машиналары бик сыйфатлы, диделәр. Шешәләргә продукцияне дә тутыра алар, капларга этикеткаларны, акциз маркаларын да ябыштыра, тутырылган шешәләрне бергә җыя, эталонга туры килмәгән каплыларын, танып, лентадан ала.

– Машина дип чагыштырсак, бу җайланмалар хәтта Мерседестан да яхшырак, – ди Андрей Куликов. – Түбәнгә төшүе бик җиңел, дәрәҗәне саклап калуы авыррак. Безнең өчен беренче урында – куркынычсызлык, сыйфат һәм яңалык. Кыйммәт булса да, ышанычлы товар алырга тырышабыз. Бәя белән сыйфат тәңгәл килергә тиеш.

«Штефан» дигән немец машиналарына исә бөтенләй кеше кирәк түгел. Алдан программалаштырылган рецепт буенча ул үзе кирәкле продуктларны: уксусын, маен, тозын, суын, йомырка сарысын куша, болгата һәм пешерә. Машина үзен үзе юа, чистарта. Гомумән, биредәге чисталыкка исең китәрлек. Ни хикмәт, бер генә дә май исе юк.

Ә бер цехка кергәч, борынга җәй исе килеп бәрелде. Баксаң, монда карлыган кайнатмасы әзерлиләр икән. Казан май комбинаты бу юнәлештә әле күптән түгел генә эшли башлаган. Туңдырылган җимешләрне төрле төбәкләрдән, чит илләрдән кайтарталар. Сыйфаты тикшерелгәч, җимешләр махсус эретү җайланмасына эләгә. Аннары кайнатыла. Пыяла савытларда чыгарыла торган бердәнбер продукт та шул кайнатма, джемнар. Кайнар килеш агызыла торган продукциягә термопластик материалдагы каплар туры килми икән.

«Халыкны ай саен шаккатырабыз»

Комбинатның иң серле урынына узабыз. Биредә яңа идеяләрне тормышка ашыралар, төрле рецептларны сыныйлар, тәҗрибәләр үткәрәләр. Бик кыйммәтле җайланмалар, кызыклы идеяләр, акыл көрәше һәм менә – яңа продукт әзер. Казан май комбинаты хезмәткәрләре һәр ай саен диярлек халыкны яңа төр продукция белән шаккатыра. Көнчыгыш белән Көнбатыш традицияләре кушылган, лайм согы белән майонезлар, җитен, авокадо мае белән көнбагыш майлары, каклаган томатлы, кола тәмле кетчуп һәм башкалар – барысы да үзенчәлекле, кабатланмас. Тиздән кунжут мае белән көнбагыш мае, кара карлыган белән бөтнек, гөлҗимеш белән мүк җиләге кушылган кайнатмалар, кыздырылган суган тәме белән кетчуп җитештерергә ниятлиләр.

– Болоньезе соусы белән чын күңелемнән горурланам. Халык аны яратып ала. Гомумән, һәр продукциянең үз кулланучысы бар, – ди Андрей Куликов.
Фәнни тикшеренү үзәге җитештергән соус, кетчуплар– һәрберсе үзенчәлекле. Әйтик, татар соусы.
– Соуслар гадәттә томат пастасы, тоз һәм шикәрдән тора. Кешегә кабатланмас үзенчәлекле тәм кирәк. Иткә соусны күбрәк салсаң, ул ит тәмен бозарга мөмкин. Шуңа да, озак уйлаганнан соң, итнең тәмен үзгәртми торган, киресенчә, ризыкны тәмлерәк итә, авызга капкач, тәме озак саклана торган тәм тудыру турында уйландым. Тәмләткеч исләренең бер-берсенә комачауламавы да мөһим. Татар соусы дигәч тә күз алдына кыр, көтүдә йөргән тышаусыз атлар килеп баса. Шуңа да, аны әзерләгәндә чамбыр, базилик, кумин кебек тәмләткечләр, өлгергән помидорлар кулландык. Безнең яңалыкларга халык тиешенчә бәя бирде, – ди Андрей Куликов.

Сүз уңаеннан, эксклюзив ризыклар кушылган кетчупларны чыгара башлаганнан бирле сату күләме, узган еллар белән чагыштырганда, шактыйга арткан. Бу янә дә компаниянең үсешен күрсәтә.
Комбинатның «йөрәге» – аның лабораториясе. Монда һәр ризык җентекләп тикшерелә. 30 секунд эчендә, заманча җайланмалар ярдәмендә, продуктның сыйфатын билгеләп була.
Казан май комбинаты җитештергән продукция кабындагы «Биоконтроль» тамгасына игътибар иткәнегез бардыр. Баш технолог вазифаларын башкаручы Любовь Дмитриева әйтүенчә, биоконтроль ул – компонентларны, технология процессын, әзер продукциянең сыйфатын контрольдә тотуны үз эченә алган күп катлы тикшерү системасы. Биоконтроль системасына патент алынган. Комбинатта шулай ук тугыз көнлек сынаулар методикасы да гамәлдә. Гади итеп әйткәндә, продуктның температурага чыдамлылыгын, транспортта күчергән вакытта товар нинди хәлдә булачагын – барысын да алдан тикшерәләр.

Яңа төр продукцияне халыкка тәкъдим иткәнче ике айдан алып ярты елга кадәр вакыт уза. Бары барлык сынауларны узып, чын-чынлап сыйфатлы дип табылган кетчуп, майонез, майлар, соуслар гына күпләп җитештерүгә рөхсәт ала.
Тагын бер кызыклы факт. Кетчупларны әзерләгәндә, бары натураль продуктлар гына кулланыла.
– Помидорларның бары итлеләрен, пектинга бай булганнарын сайларга тырышабыз. Кетчупларны крахмал кушмыйча, натураль ингредиентлар һәм пектин ярдәмендә генә куертабыз, – ди Любовь Дмитриева.

Дәүләт сыйфат билгесенә лаек булу, югары күрсәткечләр – бер нәрсә, халык биргән бәя – иң кыйммәтлесе.
– Нәкъ менә халыктан кергән тәкъдимнәр, киңәшләр эшләргә дәрт бирә, яңа идеяләргә этәрә дә, – ди биредә эшләүчеләр.


Андрей Куликов, «Нәфис-Биопродукт» җәмгыятенең инновацияләр һәм аларны гамәлгә кертү буенча генераль директор урынбасары:

– «Нәфис» компанияләр группасына кергән, Европада, Россиядә алдынгылар рәтендә саналган Казан май комбинаты, «Нәфис-Биопродукт» җәмгыяте, Май экстракциясе заводы чит илләргә дә таныш булган Mr.Ricco, «Миладора» брендлары белән майонез, майлар җитештерә. Продукциябезне төрләндерү максатында джем, кайнатмалар да әзерли башладык. Продукцияне саклау складлары җитмәү кайчандыр хыялда булган. Хәзер бу – чынбарлык. Заводны зурайтырга җыенабыз. Безне таныйлар, чит илләрдәге сәүдә челтәрләре безнең белән эшләргә телиләр. Товарга ихтыяҗ зур. Бездән яңалык көтәләр. Ә безнең иҗади коллектив бик талантлы, барысын да эшләргә әзер. Чит илләргә дә тәҗрибә уртаклашырга йөрибез, үзебезгә дә югары класслы белгечләрне чакырабыз. Чималны кырдан ук алып кайту, товарны турыдан-туры кибет киштәләренә илтү мөмкинлегебез бар. Үзебез җитештергән әйбер өчен оялмаслык итеп эшлибез. Чит ил компанияләре белән бергә атлыйбыз, читкә тайпылырга, абынырга хакыбыз юк. Акыллы, тырыш хезмәткәрләребезгә рәхмәтлебез. Безнең өчен һәр клиент кадерле.

Реклама хокукында

Әлфия ХӘЛИУЛЛИНА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading