Балачакта ашаган ризыклар һәрбер адәм баласының күңеленә килеп, гел ымсындырып тора. Их, тәмле иде! Шул ашларны, ярмаларны бер ашап карарга иде, дип уйлыйсың. Гамьсез балачак әле генә кебек. Иртән йокыдан әбинең коймак туглавы уята. Үзем дә хәзер әни буларак коймак изәм. Минекеннән андый матур тавышлар чыкмый.
Вазыйфа әбинең мичтә пешерелгән коймаклары, дучмаклары сагындыра икән. Әби заманында 1921 елгы ачлыкны да күргән, хуҗалыклары да янган – шуңа ул ризыкның кадерен бик белде. Безнең ипи валчыгы койганга да борчыла иде.
Саба районы Тенеки башлангыч мәктәбендә укыганда Гамбәр апа пешергән ашларны сагынам мин. Икенче дәрес беткәндәме, әллә өченчесе тәмамлагачмы – бедондагы аш исе сыйныф бүлмәсенә тарала. Бер баланың да уку теләге калмый инде – үтереп ашыйсы килә. Кечкенә генә аш бүлмәсендә тезелешеп утырабыз. Гамбәр апа әле ашны өендә пешерә, монда әзерләсә бөтенләй укый алмас идек. Элеккеге пачкалы ашның түгәрәк токмачлары, аның хуш исен сөйләп кенә бетереп булмый. “Пачкалы аш”ның нәкъ шундый йолдызлысын да алып пешереп караганым бар – тик Гамбәр апа пешергән кадәр тәмле чыкмый ул.
Юлбат урта мәктәбендә укыганда, иң истә калган тәмле ризык – әче зур коймаклар булды. Нурзия, Гөлчирә һәм Фәридә апалар пешергән шул коймакларны (кайсысының фирменный ризыгы булгандыр) бер генә ашап карарга иде дим. Үзем өйдә әллә ничә тапкыр әчетеп пешергәнем бар. Әмма аларныкы кебек үк тәмле булмый.
Уйлап-уйлап куям да, мөгаен, бу балачакның сагыну мизгелләредер. Шулай ризык тәме белән күңелдә каладыр ул. Әни безгә туган көн саен, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда укыганда, “сигезле” саны кебек өстенә шикәр комы сипкән камыр ризыгы пешерә иде. Без аны һәрбер балага җитәрлек алып барып, туган көндә шуның белән чәй эчә идек. Шул “сигезле”не дә үткән балачакны искә төшереп пешерәм. Улыма әнинең пешергәннәрен сөйлим, ул шулай һәрбер нәрсәне тарихлы итеп искә калдырырга ярата. “Әни, әби туган көндә пешергән тәмле кабартмаларны пешерәсең, әйеме?” – дип сораша башлый. (Әле аңа 1990 елларда кибетләрдә туган көнгә алырлык ризык булмаганын сөйләп аңлатырга туры киләчәк!) “Ник торт алмадыгыз, аңа куелган шәмне ник өрмәдегез?” – дип сорамаганына шатланасың инде. Ул чакта бөтенләй башкача иде шул. Без кибет ризыгын азрак ала идек. Әби дә, әни дә өйдә торгач, күбрәк мич ризыклары пешерделәр.
Һәркемнең дә шундый сагыну, үткәннәргә кайтып килү хисе буладыр ул. Бервакыт әниемнең әнисе – Сәхибҗамал әби янына күршесе Зәйнәп апа керә. Китәләр сөйләшеп, ярма ярып ботка ашаган чакларны искә алалар. Шунда Зәйнәп апа андый яргычның үзләрендә барлыгын әйтә. Икәүләшеп бодай ярып (мин дә шунда идем) шуннан кесәл ясап ашый болар. Беләсеңме нәрсә әйттеләр алар шунда. “Хәзер тәмле түгел икән”, – диделәр мәрхүмәкәйләрем. Икесе дә бу дөньяда юк инде.
Шуннан чыгып та, бу ризыкларның нәкъ шул вакытта булуы белән безгә тәмле дә, кадерле дә булуын әйтәсем килә. Алар үткәндә калган инде. Коймакларны да, кесәлне дә кире кайтарып булмый. Тәмле итеп коймаклар туглап пешерүче әбием дә юк хәзер. Алар эстафетасын безнең әни, оныкларның әбисе дәвам итә. Коймак, өчпочмак, мантыйны әни рәхәтләнеп пешерә. Ризыкны яратучылар, пешкәнне көтеп торучылар булганда бигрәк тә күңелле бит. “Тәмле булган, рәхмәт”, –дип табын яныннан китәргә дә өйрәтик балаларны. Аларның да сагынып сөйләрлек ризыклары булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар