16+

Күпфункцияле үзәк аша гаризаларны читтән торып биреп була

Күп функцияле үзәкнең эшчәнлегендә үзгәрешләр бар. Заманча технологияләр үсеше күп кенә хезмәтләрне читтән торып башкару  мөмкинлеген бирә. Муниципаль хезмәтләр хәзер экстерриториаль принцип буенча күрсәтелә. 

Күпфункцияле үзәк аша гаризаларны читтән торып биреп була

Күп функцияле үзәкнең эшчәнлегендә үзгәрешләр бар. Заманча технологияләр үсеше күп кенә хезмәтләрне читтән торып башкару  мөмкинлеген бирә. Муниципаль хезмәтләр хәзер экстерриториаль принцип буенча күрсәтелә. 

Әйтик, элегрәк казанлылар Питрәч районы территориясендә шәхси йорт төзелеше башлану яки тәмамлану турында хәбәр итү өчен җирле Башкарма комитетка яки күпфункцияле үзәккә генә мөрәҗәгать итә ала иде. Ә хәзер республиканың теләсә кайсы күпфункцияле үзәкләрендә, кайда яшәүгә карамастан, бу хезмәт күрсәтелә алачак. 
Архив документлары, белешмәләр алу өчен дә хәзер Яшел Үзәннән Әгерҗегә бару мәҗбүри түгел. Гаризаның нәтиҗәләрен бирелгән КФҮ офисында гына түгел, ә республиканың 60 шундый үзәкләрнең берсендә алып була.
Муниципалитетлар белән электрон документлар алмашуга күчү гариза бирүчеләр өчен документларның әзерлеген күзәтү кебек мөһим опция булдырырга мөмкинлек бирде. Хәзер ТР Дәүләт хезмәтләре порталында муниципаль хезмәтләр буенча гаризаның нинди этапта каралуын белеп була.
Муниципаль хакимият органының территориаль урнашуына бәйсез рәвештә, документны вазифаи затның шәхси имзасы белән раслау таләп ителмәгән хезмәтләр күрсәтелергә мөмкин.
Хәзерге вакытта Татарстанның КФҮдә экстерриториаль категориягә район муниципалитетларының 42се һәм Казан Башкарма комитетының 25 хезмәтләре күчерелгән. Мондый ысул белән КФҮ аша 3 мең хезмәт күрсәтелгән. 
– Кызганычка каршы, хәзерге вакытта күп кенә район хакимиятләре хезмәт күрсәтүне вакытында үтәми. Эш берничә көннән бер айга кадәр тоткарлана ала.  Мондый очракларда күпфункцияле үзәк Башкарма комитетларга хезмәт күрсәтүне вакытын бозу турында язма хәбәрләр җибәрә, – диде “Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова.
2015 елдан Татарстанның КФҮ республика халкына 36 миллионнан артык хезмәт күрсәткән. 
– Күпфункцияле үзәк барлыкка килгәннән бирле коррупция күренешләренә мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр теркәлмәгән. Без, башкаручы буларак, кирәкле кәгазьләрне рәсмиләштерү вакытын ясалма рәвештә сузу белән бөтенләй кызыксынмыйбыз, — дип ассызыклады Ленара Мозаффарова.
Аның сүзләренчә, коррупциягә каршы механизмнар КФҮ төзелгәндә салынган. Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре үзләре дә хакимият органнарыннан бәйсез.
КФҮ филиалларының һәрберсе бердәм стандарт буенча эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading