16+

Күпләр эшләренә икешәр сәгатькә соңга кала

Менә өченче көн инде Салават Купере һәм Осиново халкы километрларга сузылган бөкеләрдә тора. Хәер, инде күнегелгән, гадәти генә пробкалар түгел болар, ә күпкә куркынычрак. Күпләр эшләренә, укуларына икешәр сәгатькә соңга калалар.

Авыр йөк машиналары Воронино, Ремплерга борылыш янында юллар чистартылмаганга күрә, тауга күтәрелә алмыйлар һәм ике яктан да юлны каплап куялар. Шул рәвешле юл коллапсы барлыкка килә. Ә әлеге якларда яшәүчеләр үз ишегалларыннан чыкканда ук, бөкегә кереп утыралар. Барлык юнәлешләрдә дә диярлек пробкалар барлыкка килә: Новониколаевка бистәсе, Горький шоссесы, М-7 трассасына чыгу юлында.
— Безгә яңа юллар төзи алмыйсыз, булганнарын булса да чистартыгыз инде, - дип шул якларда яшәүчеләр Казан хакимиятенә һәм Киров районы администрациясенә социаль челтәрләр аша хатлар юллыйлар. Әмма әлегә алар җавапсыз кала бирә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading