Су... Яшәү чыганагы, тормыш чыганагы. Табигатьнең чиксез хәзинәсе, Аллаһы Тәгаләнең чиксез нигъмәте ул су. Краныңнан гөрләп акканда, чишмәләрең челтерәп торганда, әллә ни зур байлыкка да санамыйбыз инде без аны.
Ә менә хастаханәдә кашыкка чолганган бинт белән иренеңне чылаткан шәфкать туташы, мәрхәмәте килеп, шул бинтны әллә нигә бер суыртып куйса... бер йотым суның бөтен дөнья байлыгыннан да кадерлерәк икәнен аңлыйсың инде. Үзем суларын эчеп, үзем шунда кер чайкаган чишмәләрем турында язасым килә. Аргы як инеше, Аргы як елгасы, Аргы як чишмәсе. Юк, алар берсе дә аргы якларныкы гына түгел, безнеке – югары очларныкы да. Һәммәсе дә уртак, инеше дә, чишмәсе дә.
Аргы як чишмәсе дисәләр дә, ул инешнең безнең ягында, кыйблага каршы якта. Челтерәп агып та ятмый, яз көне, ташулар киткәч, чистартып, төпсез агач кисмәк утыртып куйганнар да, янына чүмеч куйганнар. Рәхим итеп, кояш нурларын куша-куша, чиләгеңә тутыр. Аргы яклар төшә суга, югары очлар төшә. Әсмәбикә апа төшә, көянтәсен җилкәсеннән шактый түбән төшереп, чиләкләрен чайкалдыра-чайкалдыра Фазылҗан абый төшә, Дания апа, Сания апа, Бибинур апа, Минемулла абзый, Хәят апа (Купка Хәят), Бәдәр апа, Фагыйлә апа (Фастин Фагыйләсе), Маһиназ апа, Миңкамал апа, Мөслимә апа, Бану апа... Югары оч ягыннан Сабирәттә, нәнә, Мөнәвәрбикә апа, Хөршит җиңги. Иии, дөньялар... Шулардан бер Дания апа (Нәзирнең әнисе) исән-сау.
Мул сулы да түгел ул безнең инеш, вак ташлар өстеннән челтерәп кенә агып ята. Инеш буеның матурлыгы, аның ямьлелеге... Ямь-яшел чирәм.
Сулы көянтә-чиләкләрен иңнәренә күтәргән килеш, чишмә янында серләшеп торган ак яулыклы, ситсы күлмәкле, алъяпкычлы, шушы гади, эчкерсез авыл хатыннарын рәсемгә төшерер өчен Бакый Урманчы гына җитми лә. Шунда ук ярма ярдырырга дигән бодайларын гәрәбәдәй итеп юып кайтып китәләр. Тиз генә, төшке ашка дип казыган яңа бәрәңгене дә монда төшеп юып китәләр.
Аннары инде, ләгән алып, бер запас чиләк алып, өйдә уган кереңне чайкарга төшүләре! Керне чишмә янында түгел, инешнең теге ягына чыгып, инеш аркылы салган ташларга баса-баса, чиләк белән су ташып чайкыйсың, яланаяк, яшел чирәм өстенә басып. Суыңны чирәм өстенә түгеп җибәрәсең, тагын чистасын саласың. Көн кояшлы, дөнья шундый ямьле. Йа Алла, нужәли шул чишмәдә, кайсында улымны, кайсында кызымны су ташырга ияртеп төшүче мин идемме икән ул? Кайда калды, кая китте ул вакытлар? Инеш суларына ияреп акты микән?
Аннан инде, кышлар җиткәч, бу чишмәгә юллар бетә берзаман. Безнең бит әле, Хәниф абыйлар тыкрыгыннан төшеп, тагын да чишмәбез бар. Чишмәләргә бай инде безнең урам. Җил-яңгыр тимәслек итеп корып алынган, җиде агач улак белән инешнең бу ягына чыккан (ташу вакытларында да суга интекмәс өчен) зур агач тагараклы, керләреңне рәхәтләнеп чайкарлык чишмә. Кыш көне суга шул чишмәгә йөрибез инде. Монда инде бөтенебез дә югары оч кешеләре. Япь-яшь киленнәр, бик яшь түгелләре дә бар. Һәм менә бөтенесе диярлек каенана-бием белән яшиләр. Шул чишмә янында очрашып, серләшеп, зарланышып, эч серләрен бүлешеп алганнардыр инде. Безне бала-чагага санап дигәндәй. Инде алар үзләре күптән каенана-бием, бик күпләре инде дөньяда юк та.
Күпме эч серләрен үзенә сыйдырган, күпме кешене саф суы белән сыйлаган ул чишмә дә юк инде. Чишмәләр дә мәңгелек түгел шул. Аларның да билгеле вакытлары бардыр инде, күрәсең.
Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир
Комментарийлар