16+

Краб таякчыгы хәләлме?

Рәфилә Шәмсетдинованың интернеттагы шәхси блогы белән танышканчы, бу турыда уйланганым да юк иде. Күбебез хәрам ризыкны дуңгыз ите, спиртлы эчемлекләр дип кенә күзаллый.

Краб таякчыгы хәләлме?

Рәфилә Шәмсетдинованың интернеттагы шәхси блогы белән танышканчы, бу турыда уйланганым да юк иде. Күбебез хәрам ризыкны дуңгыз ите, спиртлы эчемлекләр дип кенә күзаллый.

Баксаң, алай гына түгел икән. Мөселманга ярамый торган кушылмалар безнең өстәлебездәге печенье-конфетларда да булырга мөмкин. Шуңа Рәфилә бу мәсьәләгә бик җитди карый. Аның күз явын алырлык итеп бизәлгән тортлары, хәзер күпләр яратып куллана торган япон ризыгы – роллары матур гына түгел, хәләл дә әле. Ул аны әзерләү нечкәлекләрен аш-су блогы аша укучыларына да җиткерә.

Рәфилә белеме буенча журналист. Теләче район газетасында эшли. Әлегә декрет ялында. «Бер уйласаң, минем әлеге шөгылем шулай ук иҗат белән бәйле. Чөнки ризыкны тәмле итеп әзерләү генә җитми, аны укучыларны җәлеп итәрлек итеп фотога төшерергә, текст та язарга кирәк. Һәр хатын-кыз пешергән ризыгын матур итеп тәкъдим итә белергә дә тиеш дип саныйм», – ди ул.

– Хәләл ризык белән туклану –барчабыз өчен дә зур нигъмәт, – ди Рәфилә. – Сәламәтлек, иман ныгый, тормышның бәрәкәте арта. Кибетләрдә хәләл ризыклар күп. Составын иренмичә укып, сайларга гына кирәк. Мөселманнар өчен хәрам саналган ашамлыклар, нинди кушылмаларның зыянлы булуын күрсәткән китапчыклар алырга киңәш итәм.

– Торт составында спирт булмаса, ул хәләл дигәнне аңлатамы?
– Юк, монда да игътибарлы булу мөһим. Мәсәлән, тортның кремын ясаганда куертыр өчен желатин салсалар, ул хәләл түгел. Аның урынына «агар-агар» дигән катнашма файдаланырга була. Шулай ук төсле итәр өчен төрле буяулар кулланалар. Аларның кызыл-алсу төстәгесенә еш кына «кармин» дигән хәрам матдә өстәлә. Ул бөҗәкләр һәм аларның эчке органнарыннан ясала. Аны сез күп кенә конфет, йогурт, туңдырмаларда да очрата аласыз. Махсус буяу булмаса, җиләк, чия кайнатмасы кушып, төс кертергә була.

– Рәфилә, ә роллны нәрсә хәрам итә?
– Беренче карашка әлеге ризык балык, тавык, диңгез суүсеме, яшелчәләрдән ясала. Ләкин сак булырга кирәк. Күбесендә сыр кулланалар. Аларның составында хайваннардан алынган фермент булырга мөмкин. Аның нинди хайваннан алынганын белмибез бит. Мин ысланган, пешкән тавыкның да хәләлен сайлап алам. Күпләр, краб таякчыгы да ярамыймы инде, дип аптырый. Аны хәрам итүче нәрсә – кызартыр өчен кулланылган буяудагы «кармин». Ә хәләл дигәнендә «ликопин, диоксид титана» кулланыла. Аның ниндидер зыяны турында мәгълүмат юк әлегә.

Рәфиләдән торт өчен бисквит рецепты

Камыр өчен: 4 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 1 стакан он, чәй кашыгы очында гына ванилин, ярты бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) кирәк.
Әзерләү: йомыркаларның агын аерып алып, аларны башта миксер белән акрын, аннары кызурак режимда күпертәсе. Яхшылап күпергәч, шулай ук болгаткан көйгә аз-азлап кына шикәр комы, ванилин, алдан болгаткан сарыларны кашыклап кушасы. Миксер бүтән кирәк булмый. Онны ике тапкырдан да ким иләмәгез, күбрәк иләгән саен яхшырак. Йомыркалы массага иләктән әкренләп кенә бер кул белән или-или он, камыр көпшәкләндергече салабыз, икенчесе белән астан өскә таба кашык белән әкрен генә болгатабыз. Аннары формага салып, 180 градуслы мичтә 20 минут пешерәсе. Пешкәндә бисквит кабарсын, төшеп китмәсен өчен, газ плитәсенең ишеген ачып карарга киңәш ителми. Суынгач, әлеге коржны икегә бүләргә була.

Лилия ГАТАУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Диоксид титана организмнан чыкмый- жыела бара. Бу рак чиренэ китерермен момкин

    Мөһим

    loading