16+

Кроссовкадан килегез, үз өегездәге кебек хис итәрсез

5-7 декабрь көннәрендә Казанга туристлык индустриясе белгечләре җыелачак. “Киләчәк ориентиры” форумы башкалада алтынчы тапкыр уза һәм ул туристлык өлкәсендә халыкара вакыйга булып тора.

Кроссовкадан килегез, үз өегездәге кебек хис итәрсез

5-7 декабрь көннәрендә Казанга туристлык индустриясе белгечләре җыелачак. “Киләчәк ориентиры” форумы башкалада алтынчы тапкыр уза һәм ул туристлык өлкәсендә халыкара вакыйга булып тора.

Татарстанның туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов сүзләренчә, һәр форум билгеле бер темага багышлана. Быелгысы “Киләчәк туризмы. Индустрия туризмы ничек үзгәрәчәк?” темасына багышлана.

– “Киләчәк ориентиры” форумы заманча трендларга һәм цифрлы трансформациягә юнәлтеләчәк. Форумның атамасы да туристлык тармагын үстерү максатын күз алдында тота. Чарада иң кызыклы, стандарт булмаган кыю кейслар белән дә танышачакбыз, – диде ул матбугат очрашуында.
Бүген бигрәк тә табигатьтә ял: глэмпинг, җәяүлеләр йөри торган сукмаклар популяр. Чарада шуларда ничек бизнес булдыру турында да фикер алышачаклар.
– Җәяүле туристлык маршрутын булдыру өчен безнең республикада мөмкинлекләр җитәрлек. Табигать тә искиткеч. Моннан тыш күп кеше хәзер экология һәм авыл туризмына игътибар итә, – ди Сергей Иванов.

Матбугат очрашуында онлайн форматта катнашкан “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы”ның туризмны, экология һәм климатны үстерү инициативлаары директоры Ольга Захарова билгеләп узганча, җәяүле туристалар өчен илкүләм сукмаклар булдыруда төп проблема җир участоклары белән системалы эшләмәү. Әмма Татарстан бу өлкәдә иң беренче була ала, диде ул. Бу максаттан билгеле бер проект та булырга охшаган, аның турында Сергей Иванов, форумда сөйләшәчәкбез, дип, сер сакларга булды.

Сәяхәт беренче чиратта җирле кухня белән танышудан башлана һәм ул туристлык трендлары исемлегендә дә югары урында тора. Шуны истә тотып, белгечләр гастротуризмны һәм милли кухняларны туристларны җәлеп итүче төп фактор буларак үстерү мәсьәләләре турында да сөйләшәчәк.
Быелгы форум гадәти булмаган форматта үтәр дип көтелә, ягъни анда без күреп гадәтләнгән рәсми костюмнардан түгел, “кроссовкаларда” киләчәкләр. Бу һәр катнашучыга үз өендә кебек хис итәргә мөмкинлек бирәчәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading