Шәһри Казан

Күршеңдә хәлләр ничек?

– “Кайнар линия” ул – җаваплы әти-әни, күршеләр. Әгәр сез бала белән барысы да яхшы булмавына шикләнәсез һәм гаиләдә аның сәламәтлегенә куркыныч янавын күрәсез икән, профилактика хезмәтенә, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә хәбәр итәргә кирәк.

Без, өлкәннәргә, иң мөһиме – әлеге балалар өчен җаваплы булу. Бу мәсьәләдә безгә бергә булырга кирәк, – диде Татарстанның Премьер-министры – Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева журналистлар белән очрашу вакытында.

Республиканың Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бенча комиссия һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  имин булмаган гаиләләрне, гаиләдә балаларга кул күтәрү очракларын ачыклау, бала хокукларын яклау һәм оператив чаралар кабул итү максатыннан, даими рәвештә “кайнар линия” оештыра. Мондый “кайнар линия”нең чираттасы 22 мартта узды. Шалтыратучыларга Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, опека һәм попечительлек органы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия вәкилләре җавап бирде. 8(843)236-61-26, 236-61-24, 236-61-49 телефоннары аша шалтыратучылар гаилә һәм балалар иминлеге, балаларга кул күтәрүдә шик уяткан очраклар, аларны булдырмый калу өчен профилактика чараларын куллану, ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар, авыр хәлдә калган гаиләләргә кагылышлы сорауларны юллый алды.  

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, “кайнар линия” формасы яңа булмаса да, нәтиҗәле эшли. Аның максаты – кайбер мәсьәләрдә үзара ярдәм итешер өчен мәгълүмат алу.

Моннан тыш, Ләйлә Фазлыева апрельнең икенче яртысында халыкны диспансерлаштыру, пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү, язгы чакырылыш һәм армия хезмәтеннән кайткан егетләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләренә кагылышлы “кайнар линия”ләр һәм “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачагын да җиткерде. Шуңа күрә әлеге чараларда халыкның активлыгы сорала.  

– Балаларны һәм өлкәннәрне аерып карау мөмкин түгел, – диде ул. – Гаиләләрдә балаларда кул күтәрү очраклары “халык контроле” һәм “кайнар линия” кысаларында да каралачак.

Реклама

Республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, узган ел дәвамында “кайнар линия” вакытында ялгыз өлкәннәр, калдырылган балалар, гаиләдә имин булмаган очраклар буенча 200 мәрәҗәгать кабул ителгән.

– Без шунда ук чаралар күрдек, әлеге адреслар буенча чыктык. Димәк, проблемалар чыннан да бар. Быел әлеге мәсьәлә буенча Гүзәл Любисовна да (Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле) Эчке Эшләр министрлыгы белән килешү төзеде. Әлеге темага тагын да “тирәнрәк” керер өчен мондый “кайнар линия” уздырырга кирәклеге турында карар кылдык. Быел без Дәүләт Советы депутатлары белән дә хатын-кыз сәламәтлегенә кагылышлы “кайнар линия” оештырдык. Бер көн эчендә төрле эчтәлектәге 100гә якын шалтырату кабул иттек. Әлеге “кайнар линия” вакытында табиблар, белгечләр дә эшләде, – диде Сәрия Сабурская.

Җитәкче әйтүенчә, пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эшкә урнашу проблемалары борчый.
Еш кына газеталарда “эшкә 45 яшьтән яшьрәк кешеләрне эзлибез” дигән игъланнар басыла. Бу бит 45 яшьлек кеше дә эшкә урнаша алмый дигән сүз. Армиягә чакырылыш вакытында халыкны медицина тикшеренүе, төрле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәттән азат ителү мәсьәләләре кызыксындыра. Бөтен сораулар да карала. Без шалтыратучыларга барысын да аңлатабыз, контрольгә алабыз, төрле чаралар күрәбез, кирәк дип тапкан очракта, үзебезгә чакырабыз, – диде ул.

Иң күп шалтыратулар тернәкләндерү темасына уздырылган “кайнар линия” вакытында булган. Шалтыратучылар республиканың төрле почмакларыннан кабул ителә.

Без әлеге “кайнар линия”ләрне даими рәвештә уздырырга ниятлибез. Шалтыратучылар саны буенча гына түгел, ә кабул ителгән чаралар буенча да нәтиҗәле булсын иде дип телибез, – диде Ләйлә Фазлыева.
Шул ук вакытта әлеге чараларны урындагы белгечләр, табиблар эшләми, дип кабул итәргә кирәк түгел, ә бары тик халык белән өстәмә элемтәгә керү буларак кына аңларга кирәклегенә басым ясадылар.
 
– Мондый “кайнар линия”ләр эшнең башы гына. Әлеге шалтыратулардан чыгып, без кирәкле чаралар кабул итәбез. Бүген күтәрелгән “имин булмаган гаилә, бала” темасы һәрвакыт безнең күз уңында тора. Безнең төп бурыч – факт буенча түгел, ә профилактикага эшләү. Теге яки бу хәлне булдырмый калу. Төп максат, әлбәттә, бала өчен гаиләсен, әти-әнисен саклау калу. Әгәр без проблеманы башлангыч этабында күрәбез икән, гаиләне саклап калу шансы да шуның кадәр күбрәк. Бу мәсьәләдә без халыкның битараф булмавына өметләнәбез. Әгәр безгә нинди дә булса хәбәр килеп ирешә икән, электрон форматта сигнал картасын булдыру мөмкинлеге бар. Әлеге гаиләгә бер сәгать эчендә белгечләр килеп, тикшерә ала. Теләсә нинди гаиләгә без беренче чиратта ярдәм кулы сузу тәкъдиме белән киләбез, – диде Гүзәл Удачина.

Һәм ул бер ай эчендә генә дә 112 системасына 130 мөрәҗәгать юлланганлыгын хәбәр итте.

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: