16+

Күршеләр бал ашый, башкалар корт чаккан җирен кашый...

Бу көннәрдә умартачылар бал кортлары үлүеннән аһ-ваһ килсә, аларның күршеләре корт чагудан зарлана. Аеруча аллергиядән интегүчеләр зар елый. Бакчага, ишегалдына чыгарлык түгел, диләр алар. Кызганыч, корт чагудан үлүчеләр турында да ишетеп торабыз.

Күршеләр бал ашый, башкалар корт чаккан җирен кашый...

Бу көннәрдә умартачылар бал кортлары үлүеннән аһ-ваһ килсә, аларның күршеләре корт чагудан зарлана. Аеруча аллергиядән интегүчеләр зар елый. Бакчага, ишегалдына чыгарлык түгел, диләр алар. Кызганыч, корт чагудан үлүчеләр турында да ишетеп торабыз.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Балыкчылык һәм умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет управлениесе генераль директоры Фаиз Динмөхәммәтов әйтүенчә, умарта тотучы күршеләреннән зарланган кешеләрдән көненә берничә тапкыр шалтырату кабул ителә.

– Бу иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Аны алай түгел, болай ул дип кенә берничә җөмлә белән хәл итеп тә булмый. Соңгы вакытта авылларда чынлап та умарта оялары тотучыларның саны артты. Элек умарталык колхозга бер булып, аны урманда тоталар иде. Хәзер инде колхозлар юк, бал кортларын аерым хуҗалыклар асрый. Корт ояларын 40ка кадәр җиткергәннәре дә бар. Әмма күбесе аларны өй артындагы бакчада тота шул. Һәм күршеләр белән ызгыш та шуннан чыга. Корт оялары күршесе белән аерып торган коймадан 5-6 метр ераклык­та булса әйбәт. Койма биеклеге 3 метр булу шарт. Бу таләпләр үтәлгәндә дә әле каршылыклар чыгып тора. Умартачылар, гадәттә, уртарус (среднерусский) токымлы кортлар тота. Ул безнең климатка яраклашкан, балы да тәмле була, әмма үзе бик явыз. Авыл халкы да шулардан зыян күрәдер, – ди әңгәмәдәшем.

Баш умартачы өй янындагы бакчада корт оялары тоткан очракта законда аның билгеле бер санын күрсәтергә кирәк дип саный. Иң күбе 12 баш корт оясы булырга мөмкин, ди ул.

2016 елның 19 маенда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән расланган кагыйдәләр нигезендә, умарта асраучыларга куелган таләп­ләрдә дә торак пунктларда умарта оялары күрше җир участогы чикләреннән ким дигәндә 3 метр ераклыкта булырга тиешлеге языла. Умарталарны күрше җир участогыннан ким дигәндә 2 метр биеклектәге тоташ койма яки куе куаклык, йә булмаса корылмалар аерып торырга тиеш. Умарта ояларының саны 100 кв метрга икедән артмавы, торак пунктларда бал кортларының тыныч токымнарын гына асрау мәслихәт.

Алексей ЛУНЦОВ, Республика клиник хастаханәсенең клиник иммунология үзәге мөдире, югары категорияле табиб иммунолог-аллерголог:

– Корт чаккан теләсә кайсы кешедә ниндидер реакция булмый калмый, әлбәттә. Зыян күргән урын кызара, шешә. Бит, баш тиресе булса, шеш зуррак та була, әмма моны әле аллергия дип әйтеп булмый. Ә кайбер кешеләр корт агуына аеруча нык сизгер була. Аларның тәннәренә кычыткан бизгәге (крапивница) чыга, югары сулыш юллары, бронхлар кысылып, кеше буыла, кан басымы төшәргә мөмкин. Бу – корт агуына аллергия дигән сүз. Моны медицинада аналифактик шок дип атыйлар. Корт агуына аллергия­се булган кешегә беренче медицина ярдәмен дөрес күрсәтергә кирәк. «Ашыгыч ярдәм»не көткән арада, авыруны горизонталь рәвештә яткырырга, бүлмәне җилләтергә, буылса, ясалма сулыш ясарга, кортның энәсен пинцет ярдәмендә алырга, зыян күргән урынга боз куеп торырга яки спирт катнашмасы белән эшкәртергә, антигистамин чаралар эчәргә, преднизолон мазен сыларга кирәк.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading