16+

«Күршеләр җиремне сатканнар»

Беркөнне редакциягә укучыбыз, авторыбыз Миңлегөл Әдһәмова килде. Борчуы бар икән. ­Гаделлек өчен көрәштә безгә мөрәҗәгать итәргә булган.

Беркөнне редакциягә укучыбыз, авторыбыз Миңлегөл Әдһәмова килде. Борчуы бар икән. ­Гаделлек өчен көрәштә безгә мөрәҗәгать итәргә булган.

– Шәһәрдә яшәсәм дә, туган авылыма еш кайтырга туры килә. Яшьлегемдә күреп бетермәгән авыр­лыкларны күрергә язгандыр инде миңа Аллаһы Тәгалә. Әти-әниемне соңгы юлга озаттым, аннары энемнең аягын кистеләр, ул 53 яшендә җир куенынына керде. 52 яшендә олы абыем, аның хатыны вафат булдылар. Аларның тумыштан инвалид улларын хәзергәчә тәрбиялим. Шул малайның әтисеннән калган йорты бар. I группа инвалид малай берни эшли алмый, шуңа да барысы да минем өстә. Күршеләремнең гамәлләренә гаҗәпләнәм, инвалид баланы караучы кешегә ярдәм итәсе урынга, безнең җиребезне алырга маташалар, – дип зарын сөйли Миңлегөл апа.

Бер кайтуында, бакчасында кагылган казык, профнас­тил белән әйләндереп алынган кишәрлекне күреп, аптырап кала ул. Баксаң, аның җирен күршеләре башка бер кешегә сатып җибәргән икән.
– Чарасызлыктан, авыл советына мөрәҗәгать иттем, миңа Питрәч районы кадастр органнарына гариза язарга куштылар, – ди укучыбыз. – Ул җиремә яшелчә, җиләк-җимешләр утырта алмыйм анысы. Яшем дә 60тан узган, катлаулы операция кичерергә туры килде, инвалид баланы да карыйсым бар, үз балаларым, оныкларым да бар. Уң як күршемдә яшәүче «абыс­тай» ел саен бакчама печән чәчә. Сүз әйтмим, тик шул печәнне ашаган малының сөтен, бер литр булса да, инвалид улыма кертсә була бит? Җиремне тартып алырга теләүләрен белгәч, соңгы сабырлыгым да бетте. Җитмәсә, кишәрлегемне саткан күршемнең кызы кергән дә ниндидер документларга кул куйдыртыр­га маташа. Юк әле, мин әйтәм, ул дәрәҗәдә грамотасыз түгел әле мин. Бер кәгазьне дә имзаламадым. «Ул җиргә мин түгел, инвалид туганым хуҗа», – дип аңлатып та карадым. Кыс­касы, күршем сараеңны, калган җиреңне дә алам, дип янап чыгып китте, – ди Миңлегөл Әдһәмова.
Бу мәсьәләдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары буенча муниципальара бүлектән җавап килде.

Документта әйтелгәнчә, Миңлегөл апаның ике як күршесенең дә җир кишәрлекләре буенча административ тикшерү уздырылган. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча, Питрәч районының Шәле авылында урнашкан бу ике күрше законсыз җир яулап алган. Тикшерү нәтиҗәсендә, бер күрше 49 квадрат метр мәйданны, үз белдеклеге белән, законсыз алган. Икенчесе 17 квадрат метр мәйданны үз җиренә керткән. Кыс­касы, ­Россия Җир кодексының 25нче маддәсенең 1нче пункты, 26нчы маддәсенең 1нче пункты таләп­ләре үтәлмәү сәбәпле, бу кишәрлекләр белән бәйле документларны кабат тикшерәчәкләр. Барлык мәгъ­лүмат та шикаять белән мөрәҗәгать иткән зыян күрүче Миңлегөл Әдһәмованың үзенә җиткереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading