16+

Көрәшеп тә күрсәттеләр соң...

Республика һәм дөньякүләм танылган көрәшчеләребез дә җитәрлек иде Зәйдә узган ярышларда. Аларның күбесе – Россиянең спорт осталары. Ә турнир мастерлык статусына ия. Күбесе финалга кадәр матур гына, ут уйнатып көрәште. Кызганыч, аерым үлчәү категорияләрендә мастерлар “мастерлык” үрнәге күрсәтмәде.

Көрәшеп тә күрсәттеләр соң...

Республика һәм дөньякүләм танылган көрәшчеләребез дә җитәрлек иде Зәйдә узган ярышларда. Аларның күбесе – Россиянең спорт осталары. Ә турнир мастерлык статусына ия. Күбесе финалга кадәр матур гына, ут уйнатып көрәште. Кызганыч, аерым үлчәү категорияләрендә мастерлар “мастерлык” үрнәге күрсәтмәде.

Узган ял көннәрендә Зәй шәһәрендә янә боз эреде: “Яшьлек” боз сараенда көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә бөтенроссия ярышлары узды.

Данлыклы Фәрдиевлар нәселенең бер вәкиле Ринат Шәех улы 1999 елда Зәй районы башлыгы булып эшли башлагач та, район күләмендә хакимият башлыгы призларына татарча көрәш ярышлары уздыра. Вафатыннан соң әлеге бәйгене Ринат Фәрдиев истәлегенә дип оештырырга булалар. Башта район күләмендә, аннан күрше-тирә район егетләрен дә чакыра башлап, турнирны республика дәрәҗәсенә күтәрәләр. Акрынлап бәйге Татарстанның көрәш федерациясе календаренә кертелә, ә инде соңгы ике елда ул бөтенроссия статусына ия. Дәрәҗәсен шул дәрәҗәдә югары күтәрәләр ки, хәзер Зәйдә – Ринат Фәрдиев истәлегенә узучы ярышларда җиңү яулаган көрәшчеләр Россиянең спорт остасы алу мөмкинлегенә ия.

Спортны сәясәткә кыстырмасыннар иде...

Быелгы ярышларны ачу тантанасына кайткан Илшат Фәрдиев “Шәһри Казан” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, заманында бертуган Фәрдиевлар үзләре дә Сабан туйларына чыгып, бил алышкан. “Йөгердек тә, чаңгыда да узыштык, герен да күтәрдек. Безнең Пучы урта мәктәбе укуда да, спортта да районда беренче урынны бирмәде. Ринат абый да бик яхшы йөгерешче иде, чаңгыда да аны узучылар сирәк булды. Көрәшкә мәхәббәтем көчле, көрәшчеләрне дә беләм, таныйм. Әнә, бүгенге турнирга да Рәкыйп Хәмитов, Рәшит Сәмигуллин, Фазыл Әхмәтҗанов кебек көрәш легендалары килгән. Көрәш – ул татарны, Татарстанны берләштерүче спорт төре”, - диде безгә И.Фәрдиев. Татарстанның чаңгы спорты федерациясен җитәкләгән кеше буларак, теләген дә җиткерде әле ул: “Чаңгы спортын да көрәш кебек популярлаштырырга, көрәшебез дәрәҗәсенә күтәрәсе иде”.

Мөмкинлектән файдаланып, Илшат Фәрдиевка Россия җыелма командасын Олимпия уеннары, дөнья чемпионатларыннан читләштерү буенча фикерен сорадым. “Сүз дә юк, әлеге гамәлнең астында бары тик сәяси фактор тора. Бездән куркалар, безне көчсезләндерергә тырышалар. Спортны сәясәткә кыстырмасыннар иде”, – ди ул.

“Премияләр дә ала башладык”

Зәй районының бүгенге җитәкчесе Рәзиф Кәримов та ярата көрәшебезне. Районда эшли башлаган беренче көннәреннән үк ул милли спорт төребезгә игътибарны бермә-бер арттырды. Бу җирлектә көрәшчеләр арасында бик күп республика, Россиякүләм көрәшчеләр тууын, яшәвен истә тотып булса кирәк, зәйлеләрнең элеккеге даннарын кайтару буенча җиң сызганып эшкә кереште. Әнә, кемдер “глава”ның Татарстан чемпионатында алтынчы урынны алып кайтканда, Зәй чигендә көрәшчеләрне каршы алуын искә ала. Икенче бер тренер “ниһаять, ниндидер уңышларыбыз өчен премияләр ала башладык” дип шатлана. Зәй командасы – бүген республикада лидерларның берсе. Җитәкчең лидер, әйдәман булмаса, бернинди югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгеллеге көн кебек ачык шул. Теләче районы башлыгы Нәҗип Хәҗипов та, әнә, Зәйгә килеп, көрәшчеләре өчен җан атып утырды.

Соңгы елларда Зәйдә татар көрәшендәге иң көчле тренерларның берсе Рәкыйп Фәйзуллин да үзенә күрә әйдәман. Заманында без көрәш ярышларының иң югары оештыру мөмкинлекләрен Чаллыда гына күрә идек: боз сараенда көрәш, тамашачылар тулы зал, көрәш бәйгеләрен уздырудагы яңа алымнар... Хәзер инде моны Зәйдә дә күзәтә алабыз. Ике ел рәттән үткәрелгән Муса Җәлил истәлегенә уздырылган бәйгедә дә, Ринат Фәрдиев истәлегенә уза торган ярышларда да хәзер утлы шоу, спецэффектлар, салютлар кулланыла. Көрәшчеләр үзләрен профессиональ бокс вәкилләреннән бер дә ким санамыйдыр. Быел да кулланылды бу алымнар. Зәйгә килгән кунаклар бик рәхәтләнеп көрәшә дә алды, тамашачылар менә дигән бәйгеләрне дә күзәтү мөмкинлегенә ия булды, кыскасы, кунаклар Зәйдән бер ләззәт алып киткәндер дигән фикер бар.

Яшьләр үрнәк күрсәтте. Мастерларга да

Ә кунаклар бу юлы Зәйгә бик күп килгән иде. Оренбург, Мари Иле, Башкортстанның иң көчле көрәшче егетләре дә бу көнне үзләрен “Яшьлек”тә сынады. Саратовтан килгән татар егетләре дә соклануларын яшерми әнә: саф татар телендә сөйләшеп утырганда, беренче тапкыр Татарстанны, Зәйне күрүләрен җиткерделәр. Алай гына да түгел, тәүге тапкыр үзләрен көрәштә сынап карауларын искәртеп, алга таба үзләрендә көрәш секцияләре ачарга теләүләрен искәрттеләр. Үзләре яшәгән төбәктә татарларның күп булуын, бабаларыбыздан килгән спорт төре белән шөгыльләнәселәре килүен дә яшермәделәр. Бәйгенең беренче көнендә сөлге белән бик үк дус булмаган татар егетләре икенче көнне шактый чарланган булып чыкты. Призлы урыннарга чыга алмасалар да, бездән алар бик канәгать кайтып киттеләр.

Республика һәм дөньякүләм танылган көрәшчеләребез дә җитәрлек иде Зәйдә узган ярышларда. Аларның күбесе – Россиянең спорт осталары. Ә турнир мастерлык статусына ия. Күбесе финалга кадәр матур гына, ут уйнатып көрәште. Кызганыч, аерым үлчәү категорияләрендә мастерлар “мастерлык” үрнәге күрсәтмәде. Көндәшеннән өстенрәк булуга һәм тамашачылар канәгатьсезлек белдереп торуга карамастан, йә бирелде, йә булмаса, келәмгә чыгып та тормады. Бу очракта спорт осталары саны тагын да артыр, начар түгел бит дип, үз-үзеңне тынычландырырга гына кала.

Ә менә яшь көрәшчеләр, яшь җилкенчәк ду китерде бу көннәрдә. Әйе, Ринат Фәрдиев истәлегенә уза торган турнирда кече һәм өлкән яшьтәге яшь малайлар да бил алышты. Менә кайда ул көрәш, менә кайда ул азарт, җиңү теләге. Оттырганы җиңелү ачысыннан күз яшьләрен тыя алмый (алдагы ярышларга ул егет тагын да ныклабрак әзерләнәчәк, димәк, ныгыячак, көрәшне ташламаячак!), җиңгәне шатлыгыннан (әйтерсең лә, җир шарының иң биек үрен яулаган) көлә, елмая. Саллы гына акчалата бүләкләр дә бу егетләргә үсәргә бер стимул булыр дигән өметтә калабыз.

Ринат Фәрдиев истәлегенә узган ярышларның җиңүчеләре:
Өлкәннәр арасында: Ришат Исхаков (Чаллы), Шамил Локманов (Теләче), Артур Зөлкәрнәев (Теләче), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Руслан Хәмидуллин (Зәй), Элдар Хәмитов (Зәй), Рөстәм Йосыпов (Әлмәт), Сергей Павлик (Зәй).

2002-2003 елларда туган яшьләр арасында: Илфат Миннегалиев (Азнакай), Рәсим Хаҗиев (Әлмәт), Виталий Колесников (Чаллы), Айнур Шәяхмәтов (Яңа Савин районы), Денис Әминов (Яңа Савин районы).

2004-2005 елларда туган яшьләр арасында: Җәмил Ибраһимов (Зәй), Мухриддин Сабиров (Әлмәт), Нияз Сәрвәров (Тукай), Рубин Раджабов (Әлмәт), Илназ Шәмсиев (Актаныш), Булат Галимов (Түбән Кама)

Командалар беренчелеге: беренче урында – Зәй, икенче урында – Чаллы, өченчедә Әлмәт.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading