16+

“Күрәзәчеләрдән куркып яшим”

Хәтердә бик озакка уелып кала торган вакыйгалар, кешеләр һәм сүзләр була. Ничек кенә онытырга тырышсаң да, вакыт-вакыт искә төшереп, ямансулап аласың. Вакыт – дәва диләр, әмма уктай туры сүздән дару юктыр ул…

“Күрәзәчеләрдән куркып яшим”

Хәтердә бик озакка уелып кала торган вакыйгалар, кешеләр һәм сүзләр була. Ничек кенә онытырга тырышсаң да, вакыт-вакыт искә төшереп, ямансулап аласың. Вакыт – дәва диләр, әмма уктай туры сүздән дару юктыр ул…

Казаннан авылга илтә торган электричкада кемнәрне генә очратмыйсың да, нинди генә язмышлар белән танышмыйсың. Сөйләшүгә сусаган әбиләр, юк-бар өчен талашырга телләре әзер торган апалар, җаннары тынычлык эзләгән абый-бабайлар да – барысы да бергә кайтып киләләр. 
Гадәттә өлкән апалар каршына килеп утырам. «Сезнең янда урын бушмы?» – диюгә, алар зур-зур сумкаларын идәнгә куя. Татарча эндәшүемә сөенепме, «Утыр, сеңлем, утыр», – дип тәрәзәгә елышалар. Аларның уйчан йөзләрендә, сагыш белән тулы күзләрендә язмыш сынавының эзләрен күрәм. Ирексездән үзем беренче булып сүз башлыйм. 

Өлкән яшьтәге бер апа белән шулай сөйләшеп киттек. Гадәттәгечә каршына килеп утырдым, ә ул башта мине баштан-аяк күзәтте һәм сораулар яудырды. Үзем белән таныштырганнан соң авыр сулап куйды: «Бәхетең булыр синең, балам. Бик бәхетле булырга охшагансың. Тик зинһар, чит-ят кешеләр сүзенә колак та салма, йөрәгең кушканча яшә яме?» – дип күземә туры карады. «Чит-ят кешеләр кемнәр икән соң алар?» – дигәндәй, сораулы карашымны төбәдем.
– Мин гомерем буе күрәзәче сүзеннән куркып яшәдем. Ә бит Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк, балам. Аллаһыдан гына, диде дә, мине үзе белән яшьлегенә «алып кайтты».

Бу ханымның исемен үзгәртеп биргәнгә ачуланмагыз. «Яза калсаң, үзгәртеп бир», – дип ялынды. Ул хәзер дә нидәндер куркып яши. Яшьлегендә ишеткән бер сүз җанына тынгылык бирми, хәзергәчә озатып килә. 
Халидә апа сүзен ерактан башлады. Әтисе бигрәк кырыс кеше булган аның, шуңа күрә өч баласы да карашыннан куркып, һәр әйткән сүзен тыңлап үскән. Шул исәптән, Халидәгә дә таякның юан башы еш эләгә торган булган. Төпчек булуына карамастан, иркә-назда гына үсмәгән ул, тиешле вакытта каешын да тойган, ишетәсе сүзен дә ишеткән. Бәлки шул сәбәпле, әтисен якты хатирәләр белән искә алмый, усал һәм кырыс булуын кат-кат әйтеп торадыр. 
– Әле дә хәтеремдә, иптәш кызларым белән кичке уенга әти-әнигә әйтмичә киткән идем, – дип хатирәләргә бирелде юлдашым – Эләкте дә соң үземә! Өстәвенә бик соңга да калынган иде. Кайтырга кирәк, дип кире борылгач, күзләремне яп-якты ут каплаган иде. Шуннан соң берни дә хәтерләмичә уяндым. Иптәш кызларым күрше абзыйның исерек килеш “КамАЗ”га утырып, безне таптый язганын сөйләделәр. Мин, яктылыктан качып күзне каплаганмын да, җиргә чүгәләгәнмен.

Куркуымнан шок хәлендә булганмындыр инде, битләремә сугып уятканнан соң гына, күземне ачканмын. Ул арада каешын тотып әти дә килеп җиткән иде. Иптәш кызларым янында дип тормый, мине һәрвакыт түбәнсетә, ачулана торган гадәте бар иде аның. Бу юлы исә миңа кул күтәрә алмаган, кызганып кулына күтәргән. Аның каравы өйгә кайтып кергәч, нәрсә генә ишетмәдем. «Күзләреңне ачып йөрергә өйрәнәсеңме-юкмы син? Әзрәк кеше төсле булыр идең» – дип, каешын ике мәртәбә кулына алды, әмма инде үсмер булып өлгергән кызы тәнендә алсу эзләр калдырырга кыймады.
– Икенче көнне мин мәктәпкә бармадым, оялдым, - дип дәвам итте Халидә апа. – Әтинең бу гадәте мине унсигез яшемә кадәр озата килде. Бары тик үзем бераз җитдиләнгәч кенә кайбер сүзләрен йөрәккә якын кабул итмәдем. Әти кеше кызын ныграк ярата дигән сүзләр дә минем балачагыма, хәтта яшьлегемә туры килми иде. 
“Сөйлисе килгән төп сүзгә күчмәгәнмен бит әле, сеңлем, – дип Халидә апа күзлеген сөртеп алды. – Чит-ят кеше сүзе дигәннән, бүгенгә кадәр башымнан чыгарып ата алмаган сүзләрдән куркып яшим бит мин. Анысын да әти кайтып әйтте инде. Кызының күңелендә мәңгелек курку хисен уятты”.

...Халидә апа, мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга киткәннән  соң, уртанчы абыйсы кинәт кенә авырып киткән. Хастаханә юлын таптый торгач, йөрәгендә ниндидер чир тапканнар. Көннән-көн үзен начар хис иткән егеттә яшәү өмете дә сүнгән, хәтта сүрелеп беткән. Әти-әнисе кемнән генә ярдәм сорамаган – уллары белән алга таба ни буласын бер дә күзалламаган, бәйрәмдә бергә булган туганнарының да бер-бер артлы «эшләре арткан, акчалары калмаган». Халидәнең абыйсы урын өстендә калыр дәрәҗәгә җиткәч, әтиләре соңгы мөмкинлектән файдаланыйм дип, күрше авылдагы күрәзәчегә барган.
– Ул көнне бүгенгедәй, менә хәзергедәй яхшы хәтерлим, – дип Халидә апа бу урында тагы да җитдиләнә төште. – Мин ялларда авылга кайткан көн иде ул. Абыйларга ашарга пешереп йөргән мәлемдә аксаклап ук диярлек ишектән әти килеп керде. Күзләре яшьләнгән, бите кызарган ир-атны хәтта танымый тордык. Аягын да кайдадыр авырттырып кайткан иде ул. Безнең янга керде дә, идәнгә сузылып ятты, ә үзе аяклары авыртуына чыдый алмый иде. Мин өлкән абыйны чакырырга киттем, ул арада әни дә кайтып керде. Әти, бераз тынычлангач, күрәзәче янына барганын әйтте.

– Түзмәдем, күрше Сәлимәттәйгә бардым әле, улыбыз турында сораштым. Аллаһка, шөкер, улыгыз аякка басачак, диде бит! Әнисе, ишетәсеңме? – дип әти сөенечтән елап ук җибәрде. Без дә сөенешеп, авыру абый янына кереп утырдык. Әмма әтинең сөенече озак дәвам итмәде, «Әйтергәме-әйтмәскәме», – дигәндәй миңа озак карап торды. Аннары анысына да түзмәде, серне чиште.
– Кызым Халидә, күрәзәче әби синең турында да бер-ике сүз әйтте бит әле, – дип дәвам итте әти. – Нәрсә әйтергә теләгәнен бик аңламадым да инде, шунысы истә калган: «Кызыгыз утырткан пар алмагач күрәм. Әмма агач җимеш бирмәгән, корыган булып утыра. Хәерлегә генә булсын инде», – диде.
Әтинең сүзләрен хәтергә сеңдереп бардым, хәтта язып та куйдым. Ул вакытта җитди тоелмаган сүзләрне хәзер кайтып-кайтып искә алам. Йөрәгем әллә нишләп куя. Никләр генә шул карчыкның сүзләрен миңа ирештерде дә, гомерлек курку тудырды икән, дип әтине тиргим. Бүген дә колагымда әтинең кабатлап әйткән сүзләре яңгырый.

– Халидә ханым, алмагачлар утырттыгызмы соң? – дим, сорарга да куркып.
– Алмагач, дисең син. Агач дигәне игезәк балаларым булган бит. Берсе узган айда гүр иясе булды. Кызыбыз сәламәт, ике бала үстереп яталар. Шул балам һәм нарасыйларым өчен һәр туган көндә куркып яшим. Көтмәгәндә генә теге карчыкның сүзләр чынга ашар да, «корган алмагач янында калырмын» кебек. И балам, күрәзәчеләрдән ничек курыкканымны белсәң... Әтинең дә якты дөньялардан киткәненә байтак ел узды инде, үзем дә картлык көнемдә намаз гына укып, Аллаһыдан ярдәм сорап яшисе кеше бит мин. Юк шул, әтинең яшьле күзе аша әйтелгән күрәзәче сүзләре җаныма тынгы бирми.

– Абыегыз аякка бастымы соң, апа? – дим.
– Озак вакыттан соң гына абыемны аякка бастыра алдылар. Бүген аның да оныклары үсеп килә инде. Кешенең рухи ягы да сәламәт булырга тиеш икән ул. Тормыш ничек матур, рәхәт булып тоелмасын, җаныңда бер урының китек булса, тыныч йоклыйм, димә икән ул...

Рәфидә Галимҗанова.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading