16+

«Үксезләр» үксеп-үксеп елатты»

Равилә Шәйдуллина-Муратның «Үксезләр» әсәре нигезендә Нурания Җамали төшергән шул исемдәге кинофильм кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Әдибәнең иҗаты белән таныш булганлыктан, аның әсәрләрендә кабатланып килә торган ата-ана, бала, гаилә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр темаларының кинофильмда үтә дә нечкә, зәвыклы бирелеше таң калдырмады.

«Үксезләр» үксеп-үксеп елатты»

Равилә Шәйдуллина-Муратның «Үксезләр» әсәре нигезендә Нурания Җамали төшергән шул исемдәге кинофильм кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Әдибәнең иҗаты белән таныш булганлыктан, аның әсәрләрендә кабатланып килә торган ата-ана, бала, гаилә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр темаларының кинофильмда үтә дә нечкә, зәвыклы бирелеше таң калдырмады.

Таң калдырганы – ятимә кыз Айзадә тарихының – кешеләр арасында гадәтигә әверелә барган салкынлыкның, үзара кыргый мөнәсәбәтләрнең символ дәрәҗәсендә калку белдерелүе.

Айзадә, әнисен югалтканнан соң, җылы эзли. Җиде яшьлек кыз әтисенә иртәнге аш әзерли. Аның әнисе Динәгә охшыйсы килә. Әтисе яңа әни киләчәген әйтүгә, кыз, ачыргаланып: «Миңа яңа әни кирәкми», – дигәндә, кайсы тамашачы күзләрендәге яшьләрне тыя алды икән! Яңа әнинең иргә дә, үги кызга да мәхәббәте фатир һәм машина кыйммәте белән үлчәнә. Кыз ятимлектән, салкын-битараф атадан, явызлыктан качып, Хәят апасына сыена. Хәят апа кызны үз итеп, якын итеп тәрбия кылып торса да, авыр сүзне күтәрә алмаган зәгыйфь йөрәк озакка түзә алмый. Айзадәне, дөньяны ятим калдырып, якты йөзле Хәят апа фанилыкны ташлап китә. Беренче хатынының назына төренеп яшәгән ир дә, яңа хатын тудырган киеренкелеккә чыдамый, дөньяны вакытсыз иртә калдыра.

Беренче сыйныфка укырга барасы көнне нәни Айзадә Хәят апасы йортында Аппак исемле эт көчеге белән ачыккан-күшеккән хәлдә уяна. Аның күшеккән йөрәге шушы катта җылы эзли, таба да. Инде йортын бикләп, ачкычын югалткач, бала эт оясына кереп сыена.
Чынбарлыкта булган хәлләргә нигезләнеп язылган әсәрнең финалы үзгәртелә. Чынбарлыкта ятим бала эт оясында үлә. Әсәрдә башкача. Мәрхәмәтле авыл кешеләре, почта хезмәткәрләре ярдәме белән, кызның әби-бабасы, күрше Асия Айзадәне эзләп табалар. Айзадә исән кала.

Әдибә кешеләр арасындагы мәрхәмәтсезлекнең, битарафлыкның чиге юклыкка сызланып, ачыргаланып яза. Берсүзсез, әрнү-сызланулар турындагы кинофильм тетрәндерде, әрнетте, уйга салды.

«Юк, коенмыйм бүген таң нурында,
Таң-иртәдән җаным яралы», – дип эндәшә кебек язучы.

Күгәрчен булып килгән ана – мифологик мотив – кешеләрнең күңел җылысы – ана эзләве кебек аңлана. Ана җылысы – кеше гомер буе сагына-ымсына, тартыла торган иң кадерле җылы. Әсәрдә күгәрчен сурәтендә бирелгән ана тавышы әнә шул җылы символы буларак кабул ителә. Үзебезгә җылы җитмәвен белгән хәлдә ник һаман явызлык кылабыз, ник җаныбызны җылыдан мәхрүм итәбез, ятим-үксез хәлгә җиткерәбез, дип әрни сыман автор. Кыз әнисен күңел түрендә яшәтә, күгәрчен итеп күрә. Үзен шулай юата, назга төрә. Күңелебездә җылы саклап, кешеләрне юатыйк, бер-беребезгә таяныч була белик, ди автор.

Авыл сурәте – идиллик дөнья бирелеше. Биредә азгын Гөлназ килә торган дача белән янәшә Хәят апа йорты да бар. Йорт – кешенең эчке дөньясы, уй-хыяллары, омтылышлары. Бер үк юлдан йөргән бәндә балалары ник төрле гамьле, дип чаң кага сыман язучы.

Шәһәрдә тулай торакта гомер сөрүче ятим булып үскән Таһир образы ярдәмендә гап-гади яшәеш кыйммәтләре әйттерелә. Болар – сабыр итеп, кичереп яшәү, кечелекле булу. Таһирның Асиягә сөйләгән тарихында шул мәгънә укыла. Үги әнисенә үз балаларын күбрәк яратканга, тәмлерәк ашатканга рәнҗеми кечкенә Таһир, әтисенә дә хәтере калмаган, үткәреп җибәрә белгән. Кешеләргә карата сабыр булу – олы җанлылык кайда яшәвеңә, күпме акча эшләвеңә һич бәйле түгел. Равилә Шәйдуллина-Мурат белән Нурания Җамали үксезләр дип үзләрен җан җылысыннан белә торып мәхрүм иткәннәрне атый сыман. Үксезлек – ятимлек ул, салкынлык-битарафлык ул. Бәхетсезлек үксезлектән башлана, ди сыман әдипләр.

Фильмны тамаша кылучы күпләр күз яшьләрен яшермәде, җаннар үкседе ул көнне. Равилә Шәйдуллина-Мурат белән Нурания Җамали, шагыйрь Ренат Харис сүзләре белән әйткәндә, «үзләре яккан учакка» дәшеп елатты да, җылытты да безне.

Г.Гайнуллина, КФУ доценты.

Төп фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading