16+

«Көтелмәгән кунак»ның сценарий авторы Халисә Ширмән: «Ни өчен әле шул вакытларны кире кайтармаска?»

Бу шимбәдә, ягъни 22 сентябрьдә, сәгать 15.30да «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Көтелмәгән кунак» телевизион сериалы күрсәтеләчәк.

«Көтелмәгән кунак»ның сценарий авторы Халисә Ширмән: «Ни өчен әле шул вакытларны кире кайтармаска?»

Бу шимбәдә, ягъни 22 сентябрьдә, сәгать 15.30да «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Көтелмәгән кунак» телевизион сериалы күрсәтеләчәк.

Шушы уңайдан фильмны төшергән иҗат төркеме һәм актерлар составы журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясе дип аталса да, очрашу гадәти булмаган формада узды. «Дворянское гнездо» ресторанында төшерелгән очрашуны фильм башланыр алдыннан телевизор экраннарыннан күреп булачак.
Фильмның нигезенә өч гаилә тарихы алынган. Һәр гаиләнең үз язмышы, үз тормышы, мәшәкате-проблемалары.

«Көтелмәгән кунак»ның сценарий авторы Халисә Ширмән әйтүенчә, фильмда өлкәннәрнең пенсиягә чыкканнан соңгы тормышлары тасвирлана.
– Без үз йортларыбызга шул дәрәҗәдә яшеренгәнбез ки, хәтта күршеләребездә кемнәр яшәгәнен дә белмибез. Коттеджларда яшәүчеләр күршеләрен танымый да. Ә бит әби-бабайларыбыз аралашып яшәгән. Күңелле итеп кичке уеннар уздырганнар. Ни өчен әле шул вакытларны кире кайтармаска? Сценарийда да шушы мәсьәләләрне күтәрәсем килде, – диде ул.

Фильмның продюсеры Равилә Шәйдуллина әйтүенчә, Халисә Ширмән әлеге әсәре белән көн кадагына суга торган мәсьәләләрне күтәреп чыккан. Фильм да әби-бабайларга хөрмәт уята торган булырга тиеш, дип саный ул.

– Шулай булуга карамастан, безнең фильмыбызда картайган әби-бабайлар юк. Киресенчә, аларда яшәүгә дәрт ташып тора. Илдус Әхмәтҗановның герое Бәкер бөтен кешене дәртләндереп, илһамландырып тора. Мондый теманың әлегә булганы юк иде, – диде фильмның режиссеры Нурания Җамали.
Фильмга яшь һәм талантлы композитор Зөфәр Вәлиуллин җырларны махсус язган.
– Бер нәрсә дә тормышта очраклы түгел. Кайчандыр Фәнис абый белән Камал театрында «Сәрләүхәсез» спектаклен куйган вакытта танышкан идек. Ул исә Нурания апа белән таныштырды. Яшь булуыма карамастан шушындый зур проектта катнашу мөмкинлеге тудырганыгыз өчен, зур рәхмәт. Комедия жанрында кешегә музыка ярдәмендә йогынты ясау җиңел түгел. Ләкин без моны башкарып чыктык дип өметләнәм, – диде Зөфәр Вәлиуллин.

Төп рольләрне Илдус Әхмәтҗанов (Бәкер ролендә), Дания Нуруллина һәм Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһанша (Марат), Люция Хәмитова, Ришат Әхмәдуллин, Йосыф Бикчәнтәев, Алсу һәм Рамил Вәҗиевләр, яшь артисткалар Наилә Кәримова белән Гөлнара Нигъмәтуллина башкаралар.
– Мин актерлар составыннан бик канәгать калдым. Без бик көчле команда белән эшләдек, – диде Нурания Җамали. – Рольләргә актерларны сайлау бик авыр. Минем үземә «Фильмыгыз шундый яхшы», – дигән сүзгә караганда, «Актерлар составы шундый дөрес сайланган», – дигән бәя күпкә кадерлерәк.

Әлеге фильм быелның җәендә төшерелгән. Һәм ул биш сериядән торачак.
Актерлар әйтүенчә, сәхнәдә уйнау һәм кинога төшү бер-берсеннән бик нык аерыла. Дания Нуруллина өчен кинога төшү – икенче тәҗрибә. Ләкин шулай булуга карамастан, ул: «Сәхнәдә уйнауны бер нәрсә белән дә алыштырмыйм», – ди.
– Кино төшерү ул – бөтенләй башка дөнья. Телевизион спектакльдә яшь вакытта гына төшкән идем. Әхтәм Зарипов ул чагында фильмнарны студиядә төшерә иде. Шуңа күрә монда төшәргә бик курыктым. Нурания мине ике ел үгетләде. Ниһаять, ризалык бирдем. Курыксам да, кинога төшү җиңел бирелде, – ди танылган актриса.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X