16+

Куар-кодларның кирәге калмады? Татарстанда кайбер чикләүләр бетерелде

21 февральдән Татарстанда коронавируска каршы вакцинаны кадатуны раслаучы яки коронавирус белән авырганны раслаучы QR-кодлар гамәлдән чыгарыла. Бу хактагы карарга республиканың Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Нәрсә дигән сүз бу? Димәк, дүшәмбедән Татарстанда кафе һәм рестораннарга, театр һәм кинотеатрларга, концерт залларына, спорт чараларына куар-кодларны күрсәтмичә дә кереп булачак. Залларны тутыру исә 70%тан артмаска тиеш. Җәмәгать транспортында да куар-код күрсәтергә кирәкми.

21 февральдән кибетләргә төннәрен дә эшләргә рөхсәт ителәчәк. Шулай ук мунча һәм сауналар да төне буе рәхәтләнеп эшли алачак.

Шулай ук дүшәмбедән балалар сәүдә үзәкләренә ата-аналардан башка да йөри алачак.

Аерым чикләүләр бетерелсә дә, Татарстан территориясендә битлек киеп йөрү режимы сакланачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading