16+

Кукмара фаҗигасе: “Үзебез дә ут эчендә яна идек...”

17 февраль киче Кукмара шәһәрен төтен исенә күмде. Район үзәгендәге җитештерү һәм сәүдә нокталары урнашкан зур гына бинага ут кабып, дистәләп эшмәкәрнең товарлары көлгә әйләнде.

Кукмара фаҗигасе: “Үзебез дә ут эчендә яна идек...”

17 февраль киче Кукмара шәһәрен төтен исенә күмде. Район үзәгендәге җитештерү һәм сәүдә нокталары урнашкан зур гына бинага ут кабып, дистәләп эшмәкәрнең товарлары көлгә әйләнде.

Янгын сүндерүчеләр төне буе ут белән көрәшеп тә хәзергәчә ялкынны йөгәнли алмыйлар, бина эчендәге товарлар телеп кенә януын дәвам итә. Балтач, Саба, Кукмара районыннан килгән янгын сүндерүчеләр янына казанныкылар да кушылган.  
Әлеге бинада 209 квадрат метр мәйданны арендага алып, тегү цехы ачкан Айгөл белән Райнур Сәмигуллиннар да зыян күрүчеләр исемлегендә. Алар белән элемтәгә кердек.
–    Әллә ничә машина туктамыйча су сиптереп тора, бүген Казаннан да килеп җиттеләр. Төне буе сакладылар, сүндереп бетерә алмыйлар, бинаның януы-яну... Кичә кичке сәгать алтылар тирәсендә бинага ут капты. Үзебез дә шунда идек. Мин икенче катта өч кыз балага тегү буенча мастер-класс үткәрә идем. Берсе, төтен исе килә, дип әйтеп куйды. Ышанмадым әле. Үттеме бер минут вакыт, аста янарга кереште. Бәхеткә, чыгу юлыбыз аерым ишектән иде, мин өстемә дә кимичә, кызлар белән чыгып та йөгердек. Райнур да шунда иде бит, ул пичәт белән минем куртканы алырга гына өлгергән. Чыкканда күрдек, баскыч янындагы мәйданчык яна иде. Янгын сүндерүчеләр дә, шалтыраткач, бик тиз килеп җиттеләр. Бөтен җирдә электр уты яна, дигәндәй, эчтәге хәлләр күренеп тора. Янгынны сүндерделәр. Яңа тукымалар алып кайтып куйган идек, тегелгән әйберләребез дә күп иде. “Әйберләрегезгә ут капмаган, бина эчендә төтен исе генә, тәрәзәләрне ачып җилләтегез”, – диде янгын сүндерүчеләр. Ә безнең тукымалар икенче катта. Алар сүзенә ышанып, икенче каттагы 5 тәрәзәне ачып төштеләр. Сабырланып, азрак тынычлана төштек. “Бәлки, эчтәге әйберләрегезне алып чыгарсыз?” – диде янгын сүндерүчеләр. Ничектер атлап керергә ашыкмадык, юк, дидек тә, булган хәлләргә ышанмыйча, аптырап басып торганда, 5 минут вакыт үтмәде, беренче кат кабат дөрләп янып та китте. Ярый кермәгәнбез, чыга да алмыйча, үзебез дә ут эчендә яна идек, – ди Айгөл ханым.

Беренче катта баш күтәргән ялкын, мизгел эчендә икенче катны да сикереп, бинаның түбәсенә җәелә. 
–    Беренче кат яна да, түбә яна, берзаман. Диварны тышлаганда калган аралыктан өскә үрмәләгәнме ул, белмибез дә. Аннары электр утларын да сүндереп, су сиптерергә керештеләр, баса алмадылар инде, янды да янды... Ул әле дә янып утыра. Түбә икенче кат өстенә ишелеп төшкән, калай астында төргәге белән безнең тукымалар... 1 700 000 сумлык товар гына анда. Ниндиләре генә юк, барысы да әрәм булды. Әле бит берничә көн элек кенә Новосибирск шәһәреннән этләргә жилет тегәргә дип тукымалар кайтарткан идек...  9 тегү машинасы ут эчендә калды, шуның өчесе – 30 мең, бишесе – 50 мең, берсе 78 мең сумлык иде. Бөтен зыянны 3 000 000 сумлык дип санаган идек тә, берәм-берәм искә төшә, күпме әйбер саналмыйча калган икән, – ди Айгөл.

Бер ел элек өйдә тюрбаннар тегәргә керешкән Айгөл 18 август көнне ире Райнур белән зур бизнеска керешә. Ике машиналарының берсен сатып, шуның акчасына тукымалар, тегү машиналары алалар да, әлеге бинаның бер өлешен арендалап, тегү цехы ачалар. Мөселман күлмәкләре, тюрбаннар, кыскасы, халык нинди гозер белән килсә дә, кирәкле киемне тегеп бирәләр. 
–    Бүген 18 февраль... 6 ай канатланып эшләгәнбез. Аллаһыдан килгән зур сынау бу. Кичә Райнур белән еладык та, кайгырдык та, Аллаһы Тәгаләдән сабырлык та сорадык. Әмма без моны шөкерлек белән кабул иттек. Мәчеткә барып, икебез дә шөкер намазлары укыдык, дога кылдык, Аллаһыдан көч һәм түземлек сорадык. Аллаһы Тәгалә бит, күтәрә алмаслык сынаулар бирмәм, дигән. Без Валберис мәйданчыгына да сату белән чыккан идек, товарларыбызга да ихтияҗ зур. Димәк, туктап калырга ярамый. Арендага икенче бина карадык, рәхмәт, игелекле дусларыбыз күп, әти-әниләребез исән, үзебез сау-сәламәт. Бер башлаганны кабат та башлап була, туктамыйбыз, эшләп китәрбез, иншәаллаһ, – ди Айгөл. 
Шунысы бик кызганыч, товарлары иминиятләштерелмәгән. Хәтта арендага бирелгән бина да иминиятләштерелмәгән.
–    Беренче катта “Смешные цены” кибете урнашкан, 14 ел эшлиләр иде биредә. Ялкын да беренче аларда күтәрелде. Товарлары да тулысынча янып бетте. Ә менә чәчәкләр сату, мендәр чистарту, шарлар тутыру ише нокталар ул кадәр зыян күрмәделәр, товарларының бер өлешен алып чыга алдылар, – ди Айгөл.

Сынау килеп, зур югалтуларга дучар күп балалы бу мөселман гаиләсенә ярдәм итсәк иде. Райнур Зиннурович Самигуллинның телефон номеры – 89656296929 Сбербанк картасына беркетелгән.             

Язмага реакция белдерегез

0

0

10

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading