16+

"Куркыныч инде, башта адым саен үлем сагалый кебек тоелды. Аннан ияләнәсең икән..."

Дөнья хәлләре бер калыпка салынган мәкальләрне дә үзгәртә, моңарчы ана күңеле балада, баланыкы далада дисәк, хәзерге вәзгыятьтә бала күңеле анага тартыла, ничә яшьтә булуына карамастан, ата-ананың хәер-догасына, саклавына-яклавына өметләнә. Әниләр көне алдыннан мондый уйлар юкка гына  тумады, килешү нигезендә  хезмәт итүче  Көшкәтбаш егете Илшат Гыйльманов янына барып кайткач уй дигәне тирәнәйде генә.

"Куркыныч инде, башта адым саен үлем сагалый кебек тоелды. Аннан ияләнәсең икән..."

Дөнья хәлләре бер калыпка салынган мәкальләрне дә үзгәртә, моңарчы ана күңеле балада, баланыкы далада дисәк, хәзерге вәзгыятьтә бала күңеле анага тартыла, ничә яшьтә булуына карамастан, ата-ананың хәер-догасына, саклавына-яклавына өметләнә. Әниләр көне алдыннан мондый уйлар юкка гына  тумады, килешү нигезендә  хезмәт итүче  Көшкәтбаш егете Илшат Гыйльманов янына барып кайткач уй дигәне тирәнәйде генә.

Илшат, Илфат, Илшан, Зөлфәт... Күпләр кызыгырлык дуслык, иптәшлек. Бергә уйнап үсүләр, су коену, болыннарда чабып йөрүләр, бергә утырып ашаулар... Зөлфәт белән Илшатның дуслыгы бигрәкләр дә аерылгысыз.

– Бездән чыгып кына китә, ә дигәнче кереп тә җитә, – дип күңелле чакларын искә ала әни кеше Әлфия. – Бая гына чыгып киттең, тагын кердеңмени дим күрше малае Зөлфәткә, шулай дигәч тагын өенә кереп китә, озак та үтми безнең Илшат аларга кереп китә. Шулай әле бер өйдән икенче өйгә йөрделәр. Менә шушы залдагы келәмдә тәгәрәшеп уйнап үстеләр.

Шаян-шук Зөлфәт юк шул инде, хәрби хезмәттә чакта мәрхүм булды. Бу урында Илшат күзләрен читкә ала.

– Илшат, дөньяларның тыныч түгеллеген белә торып, ник килешүгә бардың, – дип сорыйм.

Илшат әнисенә карый, гафу иттең микән син мине, әни, дигән кебек тоелды миңа ул карашлар.

– Алар бит шушы тәгәрәшеп үскән малайлар, барысы да бер сүздә булып, килешү төзеп киттеләр. Илфат улым срогын тутырып кайтты менә, район мәдәният үзәгендә эшли, соңгы 2 аен Брянскийда чик саклады. Аннан инде Илшат армиягә китте. Әни, мине Украинага кертәләр дигәч, йөрәгем өзелеп төшә мәллә дип торам, ди Әлфия.

Илшат хәрби хезмәткә Түбән Новгород өлкәсенең Мурена шәһәренә алына, узган елның октябрендә үз теләге белән килешү төзи. Хәзерге вакытта Белгород өлкәсенең бер авылында 10 ай инде менә танклар, «ЗИЛ» машиналарын ремонтлый. Андагы атышлар турында да ишетеп торабыз. Илшаттан да шул турыда сорарга батырчылык иттем. «Куркыныч инде, башта адым саен үлем сагалый кебек тоелды. – ди ул. –  Аннан ияләнәсең икән. Аргы якта шартлау тавышлары, бирге якта балалар уйнап йөри, халык, гадәттәгечә, тормыш көтә, ә тау башында танклар тора».

Илшатлар батареяда 50 кеше, бәрелеш кырыннан җимерелеп чыккан техниканы тиз арада төзәтеп, өлгертергә һәм кире кертеп жибәрергә кирәк. Көн дә юк, төн дә, бертуктаусыз ремонтлауда алар, шунсыз мөмкин да түгел, техникасыз булмый. Шуңа туган якка шалтыратулары сирәк.

Илшат техника гына ремонтлап калмый, «ут» эченә дә керә, кергән саен күңелендә тирән яра кала. «Берсендә урамнан «ЗИЛ» белән барам, каршымнан украин апалары елап юлны аркылы чыкты, – дип сөйли ул. – Берчакны ашап утырганда шартлаттылар. Шартлау булганчы якын дустым белән бер-беребезгә карашып алган идек, шартлаудан соң карыйм, дустым юк». Илшат тагын башын читкә борды.

Районыбызда мобилизациягә эләккән егетләребезнең күбесе инде шунда, «Экспо»дан кузгалырга җыенучылар да байтак. Бәрелешне үз күзләре белән күргән Илшатның аларга киңәшләре бар.

– Спиртлы эчемлекләр кулланмаска кирәк, – ди ул. – Ул очракта гомереңне саклап калу мөмкинлегең зуррак була, кача да, йөгерә дә аласың.

Уяу һәм сабыр булырга, уставны яхшылап өйрәнергә һәм үтәргә тырыш. Дөрес, бик ардыра, ләкин ничек тә көч табарга күндер үзеңне...

– Илшат, гуманитар ярдәм килеп җитә микән дип кызыксынучылар бар?

– Килеп җитә. Җитми дип әйтүчеләр әле оешып, формалашып бетмәүчеләр, һәм фронтның иң алгы сызыкларында торучылардыр бәлки. Атнага бер тапкыр азык-төлек китерәләр, ашаталар, кибеткә баручылар да бар.

– Анда бәяләр бик кыйммәт, диләр...

– Минем «эчкә» кергәч кибеттән әйбер алганым юк, әмма күргән кеше бәяләр бездән әллә ни аерылмый диләр, товар сумнарда да сатыла. Тик менә Россия хәрбиләре керүгә, әйберләргә бәяне гаять тә кыйммәтләндереп куялар.

– Медицина ягыннан ничек?

– Без эшләгән авылда табиблар, шәфкать туташлары янәшәдә генә, бөтен кирәк-ярак та бар. Ныграк авырсаң, яраң көчле булса, калага госпитальгә җибәрәләр.

– Суга да кытлык икән...

– Су бетсә, безнекеләр үзебезнең яктан алып керә. Теләсә каян су эчәргә ярамый, агуланган булуы ихтимал.  Анда егетләр бер-берсенә бик ярдәмчел, бәрелеш кырында да иптәшеңне ташлап калдыру дигән нәрсә юк.

– Илшат, украина сим-картасын куркыныч, диләр...

– Бик куркыныч, сим-карталар махсус шулай итеп эшләнгән, телефонга куюга секундында синең кайдалыгыңны белдереп хәбәр килә. Шуңа да әниләргә, ирләрнең хатыннарына әйтәсе килә, хәбәр юк дип артык нык борчылмагыз, киткәннәр айлар буе шалтырата алмаска мөмкин, ул очракта аларның гомере саклана гына. Һәм үзегез дә шалтыратмагыз, хәзерге заман техникасы бик уяу, сигналны шундук эләктереп ала. Безнең якка чыккач, һичшиксез, шалтыратачаклар, насыйп булса, ял алып, кайтып та килерләр. Анда тормыш кыйммәтләре турында ныграк уйланасың, әниеңнең, якыннарыңның кадере арта. Менә мин дә әнине, туганнарымны, авылдашларымны бик  сагынып кайттым. 7 ноябрьдә кайткан идем, ике атна ял иттем, әнигә дә булыштым.

– Илшат, карап торышка тормышыгыз җитеш, һаман да шул килешү төзүеңне әйтәм...

– Минем абый кебек буласым килде, без бит ананың гына түгел, ил уллары да... Ватанны якларга-сакларга бурычлыбыз. Без дә якламасак, кем яклар аны. Егет икәнсең, егет булып кал, әниеңнең итәк астына качма, әтиеңнең йөзенә тап төшермә.

Сүзгә әнисе Әлфия кушыла, акчасына килгәндә, кызыксынучысы-күпсенүчесе булды инде, яшермим, әмма армиягә киткәнче күпме хезмәт хакы алды, анда да шул булды, әллә ни зур суммалар күрмәдек, менә хәзер кече сержант булгач кына артты, ди.

Илшатка прапорщик буларак та контракт төзергә киңәш итәләр, тик әнисе риза булмый, чөнки аның срогы 3 ел. Ә болай Илшатка, Аллаһы боерса, кайтырына 11 ай гына калып бара.

Илшат Норма һөнәр лицеенда укып, механик-тракторчы-эретеп ябыштыручы белгечлеге алган егет, хуҗалык комбайнында эшләгән. Игезәк сыңары да бар әле аның – Гөлшат Чепьяда җиһазлар үрү фабрикасында эшли.

– Һай, бик нык сабырлыклар кирәк инде, – ди Әлфия. – Ике улым да контракт төзегәч, ниләр уйлаганымны үзем генә беләм, ярый әле янымда кызым булды. Сабыр булсыннар инде райондашлар, зинһар, сабыр итсеннәр, сабыр канатлары сынмасын, киткәннәр исән-сау әйләнеп кайтсыннар, гомерләре бетмәсен. Улларыма да шуны телим, гомерле балалар гына булсалар ярар иде, дим.

Әлфия бүгенге көндә болын кадәр йортта кызы  белән гомер итә. Ире мәрхүм. Илшат инде китте, бу көннәрдә Украина тирәсендә үз вазыйфасында. Кызыга торган вазыйфалар түгел, исән-сау булып, ил алдындагы бурычларын намус кушканча үтәп кайтырга язсын. Ир бала – илнеке дисәләр дә, иң элек синеке, ананыкы әле ул.

Зөлфия Шакирова, "Хезмәт" газетасы

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кароче даж не знаю

    Мөһим

    loading
    2
    X