Йөзләгән кеше сине соңгы юлга озатырга килде. Һәркемнең күңелендә син эшчән, намуслы, туры сүзле, кыю, тәвәккәл, җитез кеше булып кереп калгансың. Синең моңсуланып йөргәнеңне, зарланганыңны безнең ишеткәнебез булмады. Зарың да, борчуларың да, авыруларың да булгандыр. Тик син аларны яшерә белдең...
Шулай ярыймы инде, Зимфира апа!? Яңа ел алдыннан кем шулай эшли инде, ә?! Син бит безне болай да кояшсыз декабрьдә тагын да яктылыктан, җылылыктан мәхрүм иттең... Ирләр еламый, диләр. Сине озатырга килүчеләр арасында күз яше чыкмаган ничә кеше булды икән? Инде атна саен мәет җирләп, күңелләр “ката”, моңа өйрәнә башладык шикелле. Тик... югалтуларга өйрәнеп була ди мени?!
Йөзләгән кеше сине соңгы юлга озатырга килде. Һәркемнең күңелендә син эшчән, намуслы, туры сүзле, кыю, тәвәккәл, җитез кеше булып кереп калгансың. Синең моңсуланып йөргәнеңне, зарланганыңны безнең ишеткәнебез булмады. Зарың да, борчуларың да, авыруларың да булгандыр. Тик син аларны яшерә белдең. Тормышның һәр сәгатеннән тәм һәм ямь табып, җәмгыятьтә үз урыныңны булдырып, хөрмәт казанып яши белдең.
“Ул татар рухының моторы кебек иде. Үзе дә гел эштә, безне дә тынычлыкта калдырмый иде. Флешмоблар уйлап табып... Аңа бик зур миссия йөкләнелгән иде. Казанга татар рухын кертү мәсьәләсендә зур эшләр башкарырга тиеш иде. Кызганыч, кеше ниятли, ә язмышның үз законнары. Бу безнең барыбыз өчен дә көтелмәгән авыр хәбәр булды. Аның һәрвакыт туры сүзлегенә, принципиальлегенә таң кала идем. Андый кешеләр бик сирәк була. Ул хәтта үзенең якын дусларына да туры әйтте. Аның арабыздан китүе әле күңелләребезне озак еллар сызландырып торыр. Әле бер атна элек Сәйдәш мәдәни үзәгендә “Сөйли торган материя” дигән кичә булды. Миңа син анда язучыларны җыеп бар инде, дип шалтырата. Син үзең кая соң, дим. Мин үзем хастаханәдә, ди. Хастаханәдә булгач, тынычланып ят инде, борчылма, дим. Ул андый кеше түгел иде шул...”, - ди Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
Зимфира Гыйльметдинова Казан Башкарма комитетында эшли башлагач күпме журналист җиңел сулап куйган булгандыр! Хакимият органнары белән элемтәләр булдыру бик кыен. Бар да демократиягә кайтып кала. Кечкенә генә бер сорауга рәсми җавап алыр өчен дә әллә ничә кәгазь юллыйсы. Аннан җавап көтәсе. Ул җавап килеп җиткәндә, инде тема актуальлеген югалткан була.
Зимфира апа үзе дә яшен кебек тиз һәм җитез булганга, Башкарма комитет белән андый кыенлыклар бетәр дип өметләнде каләм ияләре дә. Өстәвенә, татар рухлы кешенең бу урында эшли башлавы күңелгә тагын да җылылык кертте.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да ул эшкә килгәч мин җиңел сулап куйган идем, ди.
“Зимфира апаны бик күпләр яратканын белә идем. Ләкин ни кадәрле кеше аны кадерләгәнен, хөрмәтләгәнен күз алдына да китермәгәнмен. Телефон туктап тормады... Без эштә аны бик көттек. Ул килгәч мин шундый җиңел сулаган идем. Без икебез дә бер көнне туганбыз: 13 нче мартта. Ул без бертуганнар, дия иде. Ул эшкә килгәч кенә мин аңладым, без чыннан да, тыштан бик үк охшап бетмәгән кебектер, ләкин эчтән шулкадәрле охшаганбыз икән. Ут иде ул, ялкын иде. Һәрбер эштә үз сүзен, үз эзен калдыра алган, матур, киң кырлы шәхес иде. Хастаханәдән чыгар да, эшкә килер. Без аның өстәленә чәчәкләр куеп, каршы алабыз дип планнар да корган идек. Кызганыч, шул матур ниятләребез тормышка ашмады...Кешенең үз урыны була. Менә шушы урынга килеп утырып, үзен тапкан кебек иде. Урының Җәннәттә булсын, ул шулай булачак та! Рәхмәт сиңа! Яшьләрне кадерләгәнең өчен, яшьләргә юл биргәнең өчен. Бөтен талантлы кешеләргә җылы сүзеңне кызганмаган өчен рәхмәт сиңа”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.
Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов мондый хәлгә түзеп булмый инде, ди.
“Атна саен бер кеше күмәбез. Узган атнада “Казанские ведомости”ның баш мөхәррир урынбасарын күмдек. Тагын 45 яшьлек дустымны, эчми-тартмый торган егетне күмдек. Шул авыру алып китә. 60-70 яшьлекләрне алып китте инде, инде хәзер 40-50 яшьлекләргә тотынды бу. Чынлап та йөрәк җитми күмәргә. Шундый талантлы, үзенчәлекле кешеләр китә. Зимфира апаны мин әллә кайчаннан беләм. Татар телен, татар мәнфәгатен үстерүдә эшләгән кеше. Без аны бик ярата, хөрмәт итә идек. Үзегезне саклагыз”, - дип хушлашу сүзләрен җиткерде Илшат Әминов.
Иҗатта, хезмәттә генә түгел, дуслары арасында да хөрмәт казанган кеше иде Зимфира апа. Аның турында җылы сүзләр әйтүчеләрнең күп булуы, озатуга килүчеләрнең саны да аның нинди кеше булын тагын бер кат раслый.
Зимфира апа күпләрнең гаилә дусты булган. Илсур Мортаза мәрхүмә белән хушлашканда күз яшьләрен тыя алмады.
Язучы Данил Салихов та шулай ук. Әле атна-ун көн элек кенә Зимфира апа аларда кунакта булган.
“Без сине Мамадыштан Сәлим Мифтахов белән җитәкләп, Казанга алып килгән идек. Синең белән без 90 нчы елларда, ата улны, ана кызны белмәгән авыр чорларда, Себерләрдә хезмәт куеп, театр сәнгате өләшеп йөрдек. Син шуннан соң Казанда милләтебезгә күпме зур эшләр башкарып, бүген соңгы юлга китеп барасың. Атна-ун көн элек син безгә, Кече Битаманга килеп, Рәмзия апаң һәм минем белән, кычкырып әйтмәсәң дә, хушлашып киттең. Соңгы тапкыр каен себеркеләре белән чабынып, тәрәзәдән озак карап, китмә, тагын берне кун дисәк тә, икенче көнне китеп бардың. Һәм менә мәңгелеккә дә китеп бардың...”, - дип соңгы күрешүләре хакында сөйләде Данил әфәнде.
Зимфира апа күп еллар Мамадышта эшләгән. Аның белән хушлашырга ерак юлны якын итеп, мамадышлылар да килгән иде. Әнисенең туган авылы, Теләче ягында да ифтарлар, Сабан туйлары оештырып, инде әллә ничә ел үткәрелмәгән бәйрәмнәрне торгызып, яңадан үткәрә башлауларында Зимфира апаның өлеше зур икәне көн кебек ачык. Авылдашлары да шул хакта сөйләде. Алар да аны юксыныр инде...
Тыныч йокла, Зимфира апа! Каберең нур белән тулсын! Җирдә эшләгән изгелекләрең мәңгелек тормышыңда ярдәм итсен!
Комментарийлар