16+
#Язмалар 30 июля 2019, 16:05 Уку өчен 3 минут
1184
0
0

Кырымдагы хәлләрдән соң барлык лагерьларны тикшерәләр

30 июля 2019, 16:05
1184
0
0
Уку өчен 3 минут

Казан мәктәпләре укучыларының 88 проценты оештырылган ялга җәлеп ителде инде.

Кырымдагы хәлләрдән соң барлык лагерьларны тикшерәләр

Казан мәктәпләре укучыларының 88 проценты оештырылган ялга җәлеп ителде инде.

– Җәй ахырына кадәр шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларына әле тагын 3,5 мең бала барачак, – дип хәбәр итте «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов. – Барлык лагерьлар да сакчылар белән тәэмин ителгән, тышкы территория видеокамера күзәтчелегендә, биналарга янгын хәбәре автомат механизм­нары урнаштырылган.
 
Кырымдагы лагерьда балалар агулану очрагы теркәлгәннән соң, Казанда да барлык лагерьлар кабаттан тикшереп чыгылган.

– Бездәге лагерьларның Дәүләт янгын күзәтчелеге һәм Роспотребнадзор рөхсәтләре бар. Шулай да МЧС, Роспотребнадзор, Росгвардия кабат тикшерү үткәрә. Җәй башыннан 50 тикшерү уздырылды. Моның әһәмиятле һәм кирәкле чара икәнлеген аңлыйбыз, – диде Айрат Фәизов.

Балаларның җәйге ял лагерьларына эшкә урнашкан хезмәткәрләр хөкем ителмәгәнлек турында белешмә китерә, янгын-техник минимумы, ягъни курс уза. Балаларга да сменага ике мәртәбә ашыгыч эвакуация күнегүе уздырыла.
Азык-төлеккә дә таләп катгый.

– Балалар лагерьлары өчен ризыклар махсус әзерләнә, Роспотребнадзор кагый­дәләренә җавап бирә. Балаларга ит, сөт продуктлары, торт, газлы эчемлекләр, чипсы, фаст-фуд, җиләкләр алып килү тыела. Бу турыда ата-ана­лар да кисәтелде, – диде Айрат Фәизов.

Казанда быел җәйге сә­ламәтләндерү лагерьларында 30 265 бала ял итәчәк. Балалар һәм ата-аналар үтенече буенча спорт, лингвистик, тарих һәм башка тематик сменалар оештырылган. WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына багышлап, тим-скиллс сменасы булдырылган.
Казан мэрының беренче урынбасары Евгения Лодвигова, үзенең фикерләре белән уртаклашканда, балалар иминлегенә зур игътибар бирергә кирәклеген янә бер кат искәртте.
– Тагын 3 мең бала үз сменасын көтә. Аларның һәрберсе уңай тәэсирләр генә алсын. Безнең бурыч – аларның өметләрен аклау. Иминлеккә һәм җаваплылыкка балалар да өйрәнсен, ул тәҗрибә тормышларында кирәк булыр, – диде Евгения Лодвигова.

Фото: Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading