16+

Кыш булмагач, язгы чәчү дә иртәрәк башланырмы?

Әлегә уҗымнар исән, ләкин уҗымнарның көчләре кими. Шуңа күрә аларга вакытында азот ашламаларын кертергә кирәк. 

Әлегә уҗымнар исән, ләкин уҗымнарның көчләре кими. Шуңа күрә аларга вакытында азот ашламаларын кертергә кирәк. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков язгы чәчү эшләренә әзерлек һәм минераль ашламаларны туплау турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференц режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Наил Залаков сүзләренчә, "быелгы кыш гадәти түгел, суыклар булмады, кар да башка еллардагыдан азрак яуды. Җылы февраль кар катламын киметте. Язгы чәчү эшләренең алданрак башлану ихтималы бар". 

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары хәбәр итүенчә, беренче чиратта уҗымнарны карарга кирәк. Республикада көздән 494 мең гектар уҗымнар чәчелгән, алар яхшы хәлдә. Кыш буе аларны мониторинглап тордылар. 

Әлегә уҗымнар исән, диде Наил Залаков, ләкин уҗымнарның көчләре кими. Шуңа күрә аларга вакытында азот ашламаларын кертергә кирәк. 

Бүгенгә республикада 88,5 мең тонна ашламалар тупланган, ягъни гектарына 31,7 кг файдалы матдә. Бу узган елдагыдан өч килограммга артык. Иң күбе Зәй, Тәтеш, Сарман, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Тукай районнары туплаган. 

Ә Яңа Чишмә, Чирмешән, Югары Ослан районнарында күрсәткечләр бик түбән дәрәҗәдә.

Рөстәм Миңнеханов ашламаларны туплау авыл хуҗалыгы өчен бик әһәмиятле булуын ассызыклады. Ул бу мәсьәләгә җитди карарга һәм алдагы уңыш шуңа бәйле булуына игътибар итәргә өндәде.  

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading