16+

Кыш җитә: арба әзерликме, чанамы?

Мин бәләкәй чакта безнең әбинең бер гадәте бар иде. Һәркөнне кичен «Хәбәрләр» тапшыруы тәмамланганнан соң һава торышын тыңлый да календарена теркәп куя. Бу күренеш еллар буе кабатлана. Кышын булган һава торышына карап, җәйнекен фаразлый иде.

Кыш җитә: арба әзерликме, чанамы?

Мин бәләкәй чакта безнең әбинең бер гадәте бар иде. Һәркөнне кичен «Хәбәрләр» тапшыруы тәмамланганнан соң һава торышын тыңлый да календарена теркәп куя. Бу күренеш еллар буе кабатлана. Кышын булган һава торышына карап, җәйнекен фаразлый иде.

Хәзер әби дә картайды, андый әйберләр белән маташмый. Әллә нишләде шунда. Әле моннан 15 еллар элек кенә дә суыклар -30 градус тирәсе булса, мәктәпкә бармыйбыз дип шатлана идек. Хәзер -20 градустан арткан вакытлары сирәк. Болай барса, чәшке туннарны киеп йөри алмый башларбыз, мөгаен. Җиңелчәрәк курткаларга күчеп бетмәгәек.

Гарасат андый булмый!
Хәтерләсәгез, октябрьнең соңгы көннәрендә Татарстанда көчле җил уйнады. Кайбер өйләрнең түбәләрен алып атты, агачларны төбе-тамыры белән аударды. Җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитте. Әмма КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев, бу күренешне берничек тә гарасат дияргә мөмкин түгел, ди. 
Чөнки җил тизлеге секундына 33 метрдан арткан очракта гына аны гарасат дип атарга була икән.
Мондый җилләр атмосфера басымының кискен үзгәрешенә бәйле. Узган ай азагында, мисал өчен, басым 18 миллиметрга күтәрелгән, ә һава температурасы 12 градуска кискен суыткан.

Безне нинди ноябрь көтә?
Безнең якларда да булган ди шундый кышлар: термометрларда төрекөмеш туңган, ә кошлар, салкынга чыдый алмыйча, егылып төшә торган булган.

Шәхсән безнең авылда шундый салкын кышларның берсендә күмәк хуҗалыкның җиләк-җимеш бакчасында агач-куаклар өшеде, дип сөйли өлкәннәр.

Хәзер болар хакында әкияттәге кебек язабыз инде. Чөнки соңгы елларда гыйнварда да яңгыр явып киткәне булды.

– Һава температурасы минус 5 градустан артканнан соң гына табигатькә кыш килде дияргә мөмкин. Чөнки төшкән кар эреп бетмәсен өчен, һава шул дәрәҗәдә суынырга тиеш. Быел беренче кар 24 сентябрьдә төште, бу бик иртә, – дигән фикердә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, август, сентябрь, октябрь айларында һава температурасы, күзәтү тарихында, иң югары ноктага менгән. Бу – климат үзгәрешләренең ачык мисалы. Хәзер дә бездә һава 0 градустан түбән булырга тиеш. Әмма дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә яуган яңгыр һаваның нормадан югарырак икәненә ишарәли.

Без, җәен салкын, дип зарлансак та, Юрий Переведенцев югары температуралы көннәр елдан-ел арта, ди. Бу явым-төшемнәргә дә кагыла. Гадәттә, яңгырлар җәй айларында нормадан артык яуса, быел бу күренеш октябрьдә дә күзәтелгән.
80 процент очракта октябрь ае нормадан җылырак икән, димәк, ноябрь дә җылырак булачак. Ягъни күчеш инерция буенча бара.

Кыш кабат соңара
Соңгы 60 елда кыш бер атнага соңарып килә башлаган. Гадәттә, һава температурасы минус 5 градуска 18-19 ноябрьләрдә төшкән булса, хәзер чын кыш декабрьдә генә килеп җитә. Переведенцев та быел карны декабрьнең икенче яртысында гына ятар, дип фаразлый.

Кызганыч, бездә кояшлы көннәр бик аз. Бигрәк тә Яңа елга кадәр организмга кояш нурлары җитмичә азапланабыз.

– Астрономия кануннары буенча, бездә хәзер кояш көн дәвамында кимендә 7 сәгать булырга тиеш. Әмма чынлыкта бу бер генә сәгать. Бу атмосферадагы динамикага бәйле, – ди белгеч.

Декабрьдә безне ниләр көтә соң? Тимур Әүхәдиев, кышның беренче аенда һава температурасы нормадан бераз югарырак булырга мөмкин, ди. Бу -8...-9 градус чамасы дигән сүз.
Гыйнварда якынча -12 градус булачак. Гәрчә иң суык ай дип гыйнвар саналса да. Юкка гына христиан динендә «раштуа салкыннары» дигән гыйбарә сакланмаган. Әмма ел фасылларында «күчеп йөрү» кышкы салкыннарга да кагыла һәм хәзер күбрәк салкыннар февраль аенда күзәтелә.

Атна яңгырлы була
Алдагы тәүлекләргә булган һава торышына килгәндә, явым-төшемнәр туктавы көтелми.

– Һава температурасы да аномаль, якынча 5-6 градус булачак. Бу – нормадан 4 градуска диярлек югары. Атмосфера басымы кискен үзгәрмәячәк, – диде Тимур Әүхәдиев.

Әмма ул, бер айга фаразлар ясау әле иртәрәк, чөнки соңгы араларда һава торышы бик нык «нервылана», дип саный. Көчле җилләр, кискен суытулар яисә җылытып җибәрүләр, көтелмәгән явым-төшемнәр – моңа ачык мисал.

Россиянең Европа өлешенә берничә төрле циклон тәэсир итәргә мөмкин, ди Юрий Переведенцев.

– Чәршәмбедән безнең һава температурасы 12 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Бу бик зур аномалия, чөнки хәзер температура минус тамгасы белән барырга тиеш. Атлантикадан килгән һава массалары җылы, температура да шуңа югары. Атна азагына да һава торышы җылы калачак, әмма инде температура түбәнрәк булачак, – дип фаразлый КФУ галиме.

Үткәнгә күзәтү
Моннан 20 ел элек, ягъни 1999 елның кышына күз салсак, ул елның гыйнварында иң түбән температура -21 градус булган. Иң югарысы исә – 0. Мәскәүдә +4 градуска кадәр җылыткан. Уртача көнлек температура -15,25 градус тәшкил иткән.

Ун ел элек, 2009 елда исә салкынчарак булуы күзәтелә. Гыйнварның 4ендә, мисалга, -20 градус теркәлгән.

Ноябрь аенда һава температурасы уртача -3 градус тәшкил иткән. 30 ноябрьдә һава +4 градуска кадәр җылынган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading