16+

“Кыш – кыш инде ул, өйне җылытмыйча булмый”

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча идарәче компанияләр җибәргән квитанцияләрдәге исәп-хисапның төгәллеге тикшерелә. Кесәдән яки янчыктан акча чыгарып бирү ул бик үк күңелле халәт түгел, әлбәттә. Әйбер сатып алганда да һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдаланганда да акчаны гел янда калдырасы килә.

“Кыш – кыш инде ул, өйне җылытмыйча булмый”

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча идарәче компанияләр җибәргән квитанцияләрдәге исәп-хисапның төгәллеге тикшерелә. Кесәдән яки янчыктан акча чыгарып бирү ул бик үк күңелле халәт түгел, әлбәттә. Әйбер сатып алганда да һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдаланганда да акчаны гел янда калдырасы килә.

Фатирларыбызга килгән җылылык өчен дә исәп-хисапны арттырып язалар кебек тоела. Утсыз төтен булмый, дигән шикелле, арада намуссыз идарәче компанияләр дә бар.

“Астыртын бухгалтерия”
Шушы темага үткәрелгән матбугат конференциясендә җылылык белән тәэмин итү һәм түләү мәсьәләсе күтәрелде. Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов аңлатмалар биргәнчә, Россия Хөкүмәтенең карары нигезендә 2022 елның 1 декабреннән коммуналь чыганаклардан файдаланган өчен тарифлар 9 процентка артты. 

Казанда тарифлар 10 процентка, ә республиканың кайбер муниципаль берәмлекләрендә 12 процентка кадәр күтәрелде. «Татэнерго» тариф үсешен 6,5 проценттан арттырмаган. Без закон нигезендә арттырылган тарифлардан читләшә алмыйбыз, әмма кайбер идарәче компанияләрнең “астыртын бухгалтериясенә” чик кую мөмкинлеге бар.

- Узган елның декабрендә үк кешеләрдән җылылык өчен түләү саннарына карата шикләнү һәм канәгатьсезлек хәбәрләре керә башлады. Татарстан Рәисе кушуы буенча мәсьәлә максатчан тикшерүгә алынды, - диде Сергей Крайнов.

- Инспекциягә җылылык өчен түләү бәяләренә ризасызлык белдерелгән 343 мөрәҗәгать керде. Инде 82 мөрәҗәгать тикшерелде, шуларның 17 очрагында исәп-хисапның арттырып язылганлыгы ачыкланды, - дип, мәгълүматны тулыландырды Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Светлана Заһидуллина. 
Мәсәлән, Казандагы “Заречье” идарәче компаниясе Горький шоссесы, 2; Маршрутная урамы,13; Тимерьюлчылар урамы,27/33 адресларындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә җылылык өчен түләүләрне арттырып язган.
- Республика буенча җылылык өчен түләүләрдә инде 9 миллион 65 мең сумга кабаттан исәп-хисап ясаттырылды, идарәче компанияләр кисәтелде, - диде Сергей Крайнов.

Исәп-хисап “ноль” була алмый
12 еллар элек күп катлы йортларда үзәкләштерелгән җылылык челтәреннән аерылып, фатирга шәхси җылыту казаны көйләү закон нигезендә рөхсәт ителгән булган.
- Шундый фатирларда яшәүчеләр җылылык өчен “0” исәп-хисабы ясый башлады. Ярый әле, бу закон бетерелде. Кайбер кешеләр фатирда яшәмәгәнлектән, җылылыкны туктата. Мондый гамәл, ягъни фатирда җылылыкны туктату тыела. Чөнки әлеге “ташландык” фатир янәшә фатирларның җылылыгын суыра. Экономия ясарга теләгән очракта, җылылык үткәргечләргә фатир эчендә шәхси хисаплагычлар куйдыртырга була. Ә инде подвалга төшеп, һәр кешенең хисаплагычларны тикшереп йөрүе – бик үк дөрес әйбер булмас. Беренчедән, һәр кеше дә финанс белемле түгел, икенчедән, подвал ишегенең ачык торуы террорлык мәсьәләсендә дә хәвефле. Мәскәүдә ачык ишекле подвалларда шартлатулар булганлыгын хәтерлибез. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр йортның җәмәгать советын оештырсын, аның рәисен сайласын. Шушы совет коммуналь хезмәтләр өчен шикле тоелган исәп-хисапларның төгәллеген идарәче компаниягә барып тикшерә ала. Идарәче компанияләр хисап кәгазьләрен күрсәтергә тиешле, әгәр баш тартсалар, бу административ хокук бозу санала, - диде Сергей Крайнов.
Күп фатирлы йортлардагы җылылыкны һава торышына карап көйләүче автомат механизмнарның файдасы зур булганлыгын әйтте Крайнов. Әлеге механизм көзге һәм язгы айларда җылылык өчен түләүләргә 25-30 процент экономия ясый. Кышкы айларда һава салкын булганлыктан, җылылыкны көйләүче механизм күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә сизелерлек табыш китерә алмый. Кыш шуның өчен дә кыш инде ул, өйне җылытмыйча һәм өскә бишмәт кимичә генә йөреп булмый. 
 Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе җитәкчеләре җылылык өчен исәп-хисапларның төгәллеген тикшерүне дәвам итәчәкләрен әйттеләр. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading