16+

Кыш «тәрбиясез кодагый» булды

Бер мәзәктәгечә, өч көннән соң да «Исәнме, кодагый!» дип, һаман кайтып китәргә җыенмаган әдәпсез кунак кебек быелгы кыш. Ләкин хөрмәтле Кыш бабайга да кунак булуның чиге барлыгы искәртелде.

Кыш «тәрбиясез кодагый» булды

Бер мәзәктәгечә, өч көннән соң да «Исәнме, кодагый!» дип, һаман кайтып китәргә җыенмаган әдәпсез кунак кебек быелгы кыш. Ләкин хөрмәтле Кыш бабайга да кунак булуның чиге барлыгы искәртелде.

– Кыш саубуллашырга җыенмаса да, 15 апрельдән шәһәр оешмалары юлларны җәйге чор режимында карауга күченә, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Быелгы кыш холыксызрак та кунак булды әле җитмәсә. Салкын һава бураннар белән чиратлашты: 5 февральдәге буранлы тәүлектә генә дә 29 миллиметр кар яуган, бу – айлык нормага якын күрсәткеч.

Мәгълүматларга караганда, Санкт-Петербург шәһәрендә дистәләп кар эретү машиналары кулланыла, Казанда андый техника ике берәмлек кенә. «Шәһри Казан» газетасы журналисты кызыксынган сорауга Игорь Куляжев аңлатма бирде:
– Бу машиналар шактый чыгымлы, бер тонна кар эретү өчен, бер тоннага якын солярка ягыла. Әлеге машиналарны эре сәүдә үзәкләре һәм предприятиеләр территорияләрендәге карны эретү максатларында файдалану турында уйланыла. Аларның территорияләре зур, карны барыбер чистартырга кирәк, ә кар эретү камераларына керер өчен озын чиратлар хасил була, – диде.

Башкала урамнары юлларына кыш айларында 61,5 мең тонна тоз-ком катнашмасы һәм 9,5 мең тонна каты реагент сиптерелгән.
Пушкин, Вишневский, Декабристлар, Восстание урамнары юллары шампуньле су белән юдырылачак.

– Җәмәгать транспорты йөри торган, каты реагент сиптерелгән урамнардагы юлларның һәммәсе дә шампуньле су белән юдыртыла. Биш кубометр суга 5 литр шампунь салына. Шушы эшләр өчен 250 литр шампунь концентраты хәстәрләп куелды, – диде Игорь Куляжев.
Казанда санитар чистарту икеайлыгы уза. Аның башлану көне, һава торышына карап, әле соңрак билгеләнә. Санитар чистарту чараларында 160 мең казанлы, 4 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашыр дип уйланыла. Россиядә 2018 ел – Волонтерлар елы булуын искәртеп, Игорь Куляжев волонтерларның активлыгына өметләнүен әйтте.

Кыш дәвамында башкалада 220 миллиметр явым-төшем теркәлгән. Алты кар эретү камерасына һәм ун вакытлы мәйданга 900 мең тонна кар чыгарылган.

Фото: gs.fm

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading