16+

Кыска гына йолдызнамә (19-26 февраль)

Мөнәсәбәтләрне ныгыту белән шөгыльләнегез, хәтта бу билгеләнгән планнарыгызга каршы килсә дә.

Мөнәсәбәтләрне ныгыту белән шөгыльләнегез, хәтта бу билгеләнгән планнарыгызга каршы килсә дә.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Бөтен нәрсәне контрольдә тотыгыз. Авызыгызны ачып, күктән йолдыз “чүпләп” йөрмәгез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)  Идеяләрегез белән уртаклашырга курыкмагыз. Бергәләп сез аларны тормышка ашыру мөмкинлеген табарсыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Уңыш әзерлекне ярата. Планнан чигенмичә, барысын да ничек уйланылган булса, шулай эшләгез.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Файдалы танышлыклар булдырырга һәм фикердәшләрне үз ягыгызга җәлеп итәргә вакыт җитте.

Арыслан (23 июль – 23 август) Бу көннәрдә беренче урынга финанс мәсьәләләрен хәл итүне куярга кирәк. Акча санаганны ярата, эшлисе эшләрегезне сузып-тартып йөрмәгез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Мөстәкыйль эшләү өчен уңайлы вакыт. Кыю булыгыз, үзгәрешләрдән курыкмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Барлык эшләрдә дә игътибарлырак булырга тырышыгыз. Үзегезгә тәкъдим иткән ярдәмнән һичшиксез файдаланыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сез күп нәрсәне үзгәртә аласыз, әмма моның өчен бик нык  тырышырга туры киләчәк.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Әгәр карар кабул иткәнсез икән, аннан чигенмәгез. Хәтта соңыннан бераз  шик туса да.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Башкалар фикеренә карамыйча, эш итегез. Лидерлык сыйфатларыгызны күрсәтегез һәм үз потенциалыгызны ачыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) "Максатны күрәм - киртәләр күрмим" шигарен корал итеп алсагыз, уңыш сезнең якта булачак.

Балык (19 февраль – 20 март) Мөнәсәбәтләрне ныгыту белән шөгыльләнегез, хәтта бу билгеләнгән планнарыгызга каршы килсә дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading