16+

Кызы бар, улы бар: хатының туган көнендә өенә ут төрткән, үзе гаражга кереп асылынган...

Эшкә килүгә авыр хәбәр килеп иреште: Үрнәктә бер ир-ат өенә ут төрткән, үзе асылынган. Күңел ышанмаслык хәл. Шундый юлга барырга аны нәрсә этәргән?

Кызы бар, улы бар: хатының туган көнендә өенә ут төрткән, үзе гаражга кереп асылынган...

Эшкә килүгә авыр хәбәр килеп иреште: Үрнәктә бер ир-ат өенә ут төрткән, үзе асылынган. Күңел ышанмаслык хәл. Шундый юлга барырга аны нәрсә этәргән?

Әлеге хәбәрнең дөреслеген белү өчен без Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл  Габделхаковка шалтыраттык. Сәбәбен хәзер берничек тә ачыклап булмаячак, чөнки әлеге ир-ат аны үзе белән алып китте.

– Әйе, 27 май төнендә булды бу хәл. Илдар Мәхмүтов дигән кеше иде ул. Өенә ут төрткән, үзе гаражга кереп асылынган. Янгын нәтиҗәсендә йорт, мунча, сарайның түбәсе, “Сузуки-джимми” машинасы янып беткән, – диде ул. – Илдар Мәхмүтов үзе Башкортстан ягыннан. Күптән монда килеп урнашкан. Ялгызы гына яши иде. Хатыны белән аерылган. Аның туган көненә шундый бүләк ясарга уйлаган.

Әйе, “үзенчәлекле” бүләк. 60 яшькә якынлашып килүче, дөнья күргән, күпме тырышлыклар белән әлеге өйне җиткезеп чыккан кеше өчен бигрәк тә. Ярый инде, аерылган хатынына ачуы килсен дә, ди. Балаларына, оныкларына калдырган булса соң. Кызы, улы бар. Икесе дә гаиләле, улының ике баласы үсеп килә.

Сәбәбен белмәгән килеш әйтергә җайлы, диярсез. Нинди генә сәбәп булмасын, аның бу гамәле аңлашылып бетми. Килене Ләйсән белән элемтәгә кердек.

– Кайнанам Сания белән 39 ел гомер иттеләр. Узган ел сентябрь аенда әни өйдән чыгып китте. Әни үзе Әтнә авылыннан. Хәзерге вакытта Казанда кызында яши. Шуның кадәр яшәп чыгып китәрлек булгач, юкка гына булмагандыр инде. Без аларның гаилә тормышына кысылмадык. Кайнана безгә кунакка кайтып йөри. Тик үз өенә керә алмады. Кайната бөтен җиргә, хәтта лапаска кадәр йозак салды. Без кычкырышып та йөрмәдек, зурга да җибәрмәдек, – диде ул. – Әнигә 28 майда 60 яшь туласы иде. Нәкъ шул көнгә туры килүе сәеррәк инде. Махсус эшләгәнме, юкмы, анысын белә алмыйбыз.

Мәкаләне язып утырганда безгә Пошалымнан Айдар Зәйнуллин шалтыратты.

– Әле ишеттем бу хәбәрне. Кортлар карап йөри идем. Үрнәктә янгын сүндерү бүлекчәсендә эшлим мин. Чираттагы ялда идем. Мине алыштырган кеше хәбәр итте. “Бар нәрсә яна. Гаражда бер кеше басып тора. Нишләп тора икән бу, дип аптырап куйдым әле. Асылынган дип башыма да килмәде”, – диде.  Әллә нишләп киттем. Бер дигән кеше иде ул. Себердә эшләп кайтканнар. Лесхозга токарь булып урнашкан. Лаеклы ялга чыккан. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Ике катлы йорты нәкъ шәһәрчә. Янында улына йорт салып яталар иде. Шулай ук ике катлы. Сиксән процент эше беткән иде инде. Икешәр сыер, үгез асрады. Мине шуларны суярга чакыра иде. Эш, тормыш, дип яшәде. Эчеп йөргән кеше дә түгел иде. Нәрсә этәргән аны бу юлга? Аңлый алмыйм, – диде Айдар дулкынланып һәм борчылып.

Чыганак: Арск-Информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөнья азынды хәзер, көн дә шомлы хәбәрләр килеп чыга. Хәер, дөньясы белән бергә кешеләр бигрәк тә оятсызлана. Бер көнлек дөньяда яшибез югыйсә. Булган гомернең рәхәтен күреп яшәсәк икән ул.

    Мөһим

    loading