Шәһри Казан

Кызык-мызык белдерүләр

Ашыгыч рәвештә күченеп китү сәбәпле, кулга өйрәтелгән куянны яхшы кешеләргә калдырам. Куян бик шаян, шат, аралашучан, симез.

Кыргый йорт песиеннән туган песи балалары сатыла, барлыгы дүрт кеше. Теләсә кайсы вакытта килеп алырга мөмкин. Сату хакы – бушлай.

Бүтән балаларга песиемне бирәм. Ул шундый иркә, мине бер генә тапкыр тырнап алды, анысында да үзем гаепле идем.

Ленин урамы буйлап Джек песи куып китте дә күздән югалды. Тапсагыз, зинһар, ашатыгыз, эчертегез, юыгыз, киптерегез һәм миңа хәбәр итегез.

Күченеп китү сәбәпле, өч тавык сатыла. Тавыклар шундый матур, карап сокланыр өчен эшләнгән.

Реклама

Кешка кушаматлы тутыйкошым очып китте. Яшел төстә, күп сөйләшә, сүгенә белми. Күрү белән хәбәр итегез, шундук очып килеп җитәрмен.

Эт югалды. Нәселе – ата эт. Шарик дип дәшкәнгә йә кәтлит ыргытканга борылып карый. Тапсагыз, зинһар хәбәр итегез. Кәтлитегез бәясен кире кайтарам.

Тавык көтүе кору өчен безнең матур кызыл әтәч өч тавык белән танышырга тели.

Сезнең теләсә нинди яраткан җәнлегегездән кыска вакыт эчендә чучело ясап бирәбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: