16+

"Кызык-мызык": "Гади генә авыл егете мин..."

Хәзерге тормышны телефон һәм социаль челтәрләрдән башка күз алдына китерү дә кыендыр. Иртән торып, күзне ачуга ук ватсап, инстаграм, телеграм...  Дөресен генә әйткәндә, көнебез шунда үткәнен сизмибез дә. Уңайлы бит: кем нәрсә эшли, ни ашый, кая бара, ничек яши – барысын да шуннан беләбез. Әле алай гына да түгел, бер белмәгән кешеләр белән “туганлашып” ук бетәбез.

"Кызык-мызык":  "Гади генә авыл егете мин..."

Хәзерге тормышны телефон һәм социаль челтәрләрдән башка күз алдына китерү дә кыендыр. Иртән торып, күзне ачуга ук ватсап, инстаграм, телеграм...  Дөресен генә әйткәндә, көнебез шунда үткәнен сизмибез дә. Уңайлы бит: кем нәрсә эшли, ни ашый, кая бара, ничек яши – барысын да шуннан беләбез. Әле алай гына да түгел, бер белмәгән кешеләр белән “туганлашып” ук бетәбез.

Сүзем, әлбәттә, блогерлар турында. Алар хәзер адым саен. Ләкин сыйфатлы контент, кызыклы яңалыклар, ялыктырмый торган видео-вайннар, мавыктыргыч постлар белән шаккатыручылары бармак белән генә санарлык. Сезне дә татар блогерлары арасында шактый зур популярлыкка ирешкән, инстаграм битенең исеме дә җисеменә туры килеп торучы Кукмара егете Илназ Габидуллин белән таныштырырга телим. Бәлки, күпләрегез “Кем соң ул?” – дип аптырашта да калгандыр. “Кызык-мызык” күпкә танышрак, әйеме? Инстаграм дөньясында да аны шулай беләләр.
– Илназ, блогер булып танылу, инстаграм дөньясы белән танышу тарихыңын сөйлә әле.
– Инстаграм дөньясы белән мавыгуым 2016 елда Мәскәүдән килгән блогерлар белән очрашудан соң башланып китте. Ул чагында Ринат (хәзер инстаграмда “Татар малай” буларак танылган татар блогеры) белән: “Безгә дә алар кебек блогер булырга кирәк, аннары дөнья акча түләп, Мәскәүдән үк чакырмаслар, безгә генә әйтерләр иде,” – дип сөйләшеп утырган истә. Менә шуннан соң үзеннән-үзе әкрен генә бу эшнең нечкәлекләре белән танышып, кызыксынып киттем. 

– Ә ни өчен “Кызык-Мызык”?
–“Кызык-Мызык” проектын 2010 елларда Вконтакте социаль челтәрендә башлап җибәргән идем инде. Ул чагында иң беренче татар төркемнәренең берсе иде, татарча мэмнар керттем. Үзем дә шат күңелле, шаян егет буларак, сәхифәмне дә шул темага багышларга уйладым.

– Социаль челтәрләрдә танылу өчен ниләр эшләргә кирәк, популярлык ничек килә? 
– Элегрәк, блогерлар аз булганда, популярлык җиңелрәк бирелә иде, ә хәзер авырлашты. Үз блогынңы таныту, язылучыларны җәлеп итү өчен күпмедер күләмдә акча тотарга, башка блогерлардан рекламалар сатып алырга кирәк. Минем бүгенгә кадәр бер тиен дә акча керткәнем, рекламалар сатып алганым юк. 

– Популярлыкның үз серләре бардыр. Замана телендә әйткәндә, лайфхакларың юкмы?
– Берәр актуаль тема барлыкка килсә, шунда ук ул теманы күтәреп чыгарга, нинди дә булса кызыклы видео ясап кертергә кирәк. Үзенә күрә бер “вируслы видео” булсын ул, барысына да барып ирешсен. Битлек киеп йөрү режимы башланганда бер видео төшергән идем. Бөтен интернетка таралды, күп кенә яңа язылучылар шулай килде.

– Блогерлар эшләмичә акча ала дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә...
– Андый кешеләргә: “Син дә блогер бул да, акча эшли башлап кара әле”, – дип җавап кайтарам. Күпләр безне “лайк” куйганнан акча эшли дип уйлый бит, шуңа күрә аны бик куясылары килми. Миңа да бер егетнең “Эшләмичә акча алып ятасыз”, – дип язганы булды. “Әйдә, син дә кушыл!” – дигәч, үзенең дә элегрәк блогерлык белән шөгыльләнгәне ачыкланды. “Миңа җитте, лучше нормаль эштә эшлим,” – диде. Шуңа күрә, блогер булу – җиңел генә акча эшләү юлы дип уйлаучылар, ялгышалар.

– Ә бит аудиторияне дә гел ниндидер яңалыклар белән кызыктырып, шаккатырып торырга кирәк.
– Хәзер блогерлар бик күп. Шуңа күрә язылучыларга да сайлау мөмкинлеге зур. Һәр блогер үзенең фишкасын уйлап чыгарырга, кешеләрне ничек тә булса җәлеп итәргә тырыша. Төрле интригалар, чебеннән фил ясаулар һәм башка ысуллар белән. Миңа язылучыларым алдында уйнау сәләте бирелмәгән. Шуңа күрә блогыма гел ниндидер яңалык, яңа форматлар кертеп торырга тырышам.

– Өйләнгәннән соң күп постлар һәм сторисларны гаилә, бала темаларына багышлап куясың. Мондый үзгәрешкә язылучыларың әзер идеме?
– Блогымны башлап җибәргәндә, Вконтакте сәхифәмә куеп бара торган мэмнарны гына урнаштыра идем. Кеше аз язылды. Форматны үзгәртеп карарга булдым. Интернет челтәрендәге татарча популяр видеоларны табып, шуларны куя башладым һәм язылучыларым артты. Аннары әкрен генә үз тормышымны күрсәтә башладым. Шуңа күрә ошатмаган яки карыйсы килмәгән кешеләр күптән блогымнан чыгып киткәннәрдер дип уйлыйм.

– Контент сыйфатлы булсын өчен, нишлисең?
– Айфон алдым.

– Еш кына күп блогерларның сторислары рекламага кайтып кала, караучыларга бу бик ошап та бетми. 
– Көнгә бердән дә артык түләүле реклама куймыйм. Бу принципиаль позициям. Әгәр берничә реклама күренә икән, димәк аның калганнары, чыннан да, киңәш.

– Блогер булып, гаиләне тәэмин итеп буламы? 
– Татар блогеры булып, гаиләне тәэмин итеп буладыр дип санамыйм. Бу ихтыяҗларның нинди булуына да карый бит. Кемгәдер аена 15-25 мең сум да җитәргә мөмкин. Тик без андый гаилә түгел, өстәвенә шәһәр җирендә яшибез, акча бик күп тотыла. Шуңа күрә төп эшем бар. Буш вакытымны гына блогерлыкка сарыф итәм.

– Гадәти тормышта, телефон камерасын читкә алып куйгач, син ниндирәк кеше?
– Мин шул камера каршында да, камерасыз да бер үк инде, гади генә авыл егете Илназ. Актерларча уйный белмим, каушыйм, оялам, тик үз дигәнемә ирешәм.

– Әгәр дә бер көн блогер булуыңнан баш тарт дисәләр...
- Елмаеп куяр идем дә, борылып китәр идем. Ул сүзне кем әйтүгә карап реакция үзгәрергә дә мөмкин инде.

– Укучыларга, блогер булырга теләп тә, ничек башларга белмәүчеләргә синнән берничә киңәш.
– Үзеңә ошаган юнәлешне дөрес сайлау мөһим. Юмористмы син, макияж ясаучымы, тракторчымы, ә бәлки шигырьләр укырга яратасыңдыр... Ул өлкә күңелегезгә якын булырга тиеш. Булмый икән бу миннән, дип бирешмәскә кирәк. Бер дә барып чыкмаса, үзегезне башка юнәлештә сынап карагыз, бәлки ул уңышлырак булыр. Бер урында утырмагыз, гел эзләнүдә булыгыз, экспериментлардан курыкмасагыз, барысы да килеп чыгар.

Киртләп куй
Илназның җаваплары һәм инстаграм битеннән чыгып, шуны әйтә алам: кыйммәтле айфон һәм яхшы төшерүче камералы булып кына, блогер булып танылуы авыр. Моның өчен үзеңә генә хас үзенчәлегең, харизмаң, кешеләр белән уртак тел таба белү осталыгың булу, ә иң мөһиме – эшеңә бөтен җаныңны бирү кирәктер.

Инзилә Хөсәинова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading