16+

"Кызым Федераль Сабан туена килгәч, “әнием, мин яңадан татарча сөйләшә башладым”, диде"

Ульян өлкәсе — татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе. Җирле татарларның үз тарихы, мәдәнияте, дине, теле өчен ничек янып яшәвен быел Федераль Сабан туена баргач күреп инанып кайттык.

"Кызым Федераль Сабан туена килгәч, “әнием, мин яңадан татарча сөйләшә башладым”, диде"

Ульян өлкәсе — татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе. Җирле татарларның үз тарихы, мәдәнияте, дине, теле өчен ничек янып яшәвен быел Федераль Сабан туена баргач күреп инанып кайттык.

Ульян өлкәсенең төрле районнарында яшәүче татарлар почмак саен үз мәйданын оештырып, шунда татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырды. Үзләре милли киемнәрдән киенгән, татарча җырлыйлар, бииләр, гармунда уйнаучылары да бар.

Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районы Федераль Сабан туенда татар халкының борынгы көнкүреш тормышын сурәтләгән күргәзмә тәкъдим итте. “Халкыбыз бик тырыш булган, һәрнәрсәне үз куллары белән эшләгән. Йон эрләп оекбаш бәйләгәннәр, терлек үстергәннәр, каймак ясаганнар, бәлеш салганнар. Безнең районда яшәүчеләрнең 98 проценты татар. Гомумән, Иске Кулатка - Ульян өлкәсендә татарлар күпләп яши торган районы. Мәчетләр, мәдрәсәләр эшли. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла. Киләчәк буынга гореф-гадәтләрне тапшырырга тырышабыз”, - ди Урта Терешка авылының мәдәният йорты хезмәткәре Лилия Аксянова.  

Ульян өлкәсенең Мәләкәс районы исә татар халкының тарихын чагылдырырга тырышкан. “Мәләкәс районында татар авыллары күп түгел. Шулар белән җыелышып, ел да районда Сабан туе үткәрәбез. Безнең Мөси авылы тарихына багышланган китап яза башладык. Авылыбыз мулласы белән авылдашлардан мәгълүмат туплыйбыз. Кызганыч, 12 ел элек авылыбызда мәктәп ябылды. Мин анда татар теле укытучысы булып эшли идем. Хәтта әрмән балалары да татарча сөйләшә иде. Мәктәпнең ябылуына йөрәк әрни. Хәзер беренче һөнәрем буенча фельдшер булып эшлим. Кызым татар телендә бик матур җырласа да, аралашуы рус телендә. Бүген менә Федераль Сабан туена килгәч, “әнием, мин яңадан татарча сөйләшә башладым”, диде. Хәзерге балаларга татар телендә аралашу җитми”, - ди Гөлнәфис Сәхабетдинова.

Ульян өлкәсенең Павлов районы өч татар авылын тәкъдим итте. Алар пәрәмәч, кош теле пешерү буенча мастер-класс үткәрде. “Милли бәйрәмгә мул табын әзерләдек. 37 төрле пирог пешердек. Аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче балаларны пылау һәм мәтрүшкәле чәй белән сыйладык”, - ди Дания Синжапова. 
Чердаклы районында 10-15 татар авылы бар. Федераль Сабан туена Чердаклы районының Үрән авылы татарлары килгән иде. Алар татар халкының милли ризыкларын тәкъдим итте. “Татарда нинди ризыклар бар, барысын да алып килергә тырыштык. Сабан туе районда да, авылларда да үткәрелә. Милли йолаларны сакларга тырышабыз. Бездә татар теле укытыла, үз телебездә түгәрәкләр, төрле чаралар оештырыла”, - ди Үрән авылы мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Забихуллова.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Ульян өлкәсендә 150 мең татар гомер итә. Шуның 50 меңнән артыгы Ульяновскиның үзендә, калганнары авыл, шәһәр һәм районнарда яши. 

22нче тапкыр оештырылучы Федераль Сабан туе Ульянда дүртенче тапкыр үткәрелде. Милли бәйрәмгә Россиянең 50дән артык төбәгеннән 500ләп кунак җыелды. 2023 елда Федераль Сабан туе Кемерево өлкәсенең Кузбасс шәһәрендә узачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading