16+

«Кызым: «Син безгә кирәкмисең», – диде»

Ростовтан килгән бомж алты ай чүплек контейнерында яши

«Кызым: «Син безгә кирәкмисең», – диде»

Ростовтан килгән бомж алты ай чүплек контейнерында яши

Александр Костенко – Ростов өлкәсеннән. Күптән түгел аны «Яңа Гасыр» каналында хәбәрләрдә күрсәткәннәр иде. 61 яшьлек абзый чүплектә яши.

«Ә яшисе килә!»
Ул әфлисун төсендәге чүп контейнерыннан үзенә өй ясаган. Контейнер төбенә чүпрәк-чапраклар тутырган, шунда йоклый, явым-төшем булса, капкачын ябып куя. Алты ай шулай яши икән инде. Хыялы исә – туган ягына кайту, якыннары, хатыны, кызлары белән күрешү.

– Мин – икенче ранглы капитан, хәрби. Пенсиягә чыккач, Рязань өлкәсендәге училищеда психология фәнен укыта идем. Көннәрдән бер көнне кызым: «Әти, син безгә кирәкмисең!» – диде. Бу сүзләр йөрәгемне яралады, – ди Александр Костенко.

Шул сүзләрне ишеткәч, ул, гаиләсен дә кисәтмичә, чегәннәргә ияреп, эшкә киткән. Тегеләр булышкан өчен хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр, Костенко акча алып кайтсам, өйдә миңа мөнәсәбәт үзгәрер дип өметләнгән.

– Безнең белән Украина качаклары да бар иде. Башта ике «Газель»гә төялеп бардык, чегәннәр аракы алдылар. Эчтек, исергәнбез, күрәсең, мин ике көн уянмыйча йоклаганмын. Аңыма килгәндә, поездда идем инде. Документларым, акчам юк иде, кыскасы, чегәннәр мине кәкре каенга терәттеләр. Казанда төшеп калдым, – дип сөйли.

Документлары югалуы турында ул шунда ук полициягә хәбәр иткән. Прокуратурага, Россия Президенты Владимир Путинга да хатлар юлладым, ди. Әмма үзе әйтүенчә, әлегә җавап бер: «Көтегез». Казанга килеп төшүгә, үзе турында белгертү өчен, редакция, телевидение эзләгән.

– Чүпрәк арасында яшәргә мәҗбүрмен. Ә яшисе килә! Таңнар каршылыйсым килә! Мин теләгән тормыш түгел бу, минем урыным – гаиләм янында, – дип елый Александр Костенко.

«Акча күплектән дә аза кеше»
Ярый әле киемнәр белән тәэмин итеп торалар, ашаталар дип сөенә. Шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган «Игелекле Казан» проекты кысаларында, Колхоз базары янында бомжларны атнасына алты тапкыр ашаталар.

– Безгә нәзер корбаннары, гошер сәдакалары китерәләр. Кешеләргә авыр чакта ярдәм итү – зур савап. Кем ничек булдыра ала – шулай булыша, хәтта өч литрлы банка белән тозлы кыяр китерүчеләргә кадәр бар, – ди ашарга китерүче егетләр.

Моннан тыш, биредә социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге дә эшли. Үзәкнең социаль хезмәт җитәкчесе Сергей Чухров әйтүенчә, Казанда бомжлар җыела торган берничә урын бар. Колхоз базары тирәсендәге бу урынга Бауман урамы, квартал якларыннан да киләләр. Вокзал якын булгангамы икән, төрле төбәкләрдән килгән кешеләр дә җитәрлек. «Казанда яхшы кешеләр яши, монда рәхәт», – ди бомжлар. Зур кызыл хәрефләр белән «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» дип язылган пунктта бомжларны ашату каралган, бирегә киемнәр дә китерәләр. («ШК» журналисты Дилбәр Гарифуллина биредә волонтер булып эшләп караган иде, 10 октябрь саныбыздан укыгыз, «Төрмәдән чыккач та тормыш бар!..»)

– Бомж булыр өчен 3 секунд вакыт җитә. Монда югары белемлеләр, гаиләле кешеләр, төрле яшьтәгеләр бар. Туры юлдан читкә тайпылганнарның сәбәпләре охшаш: әти-әни белән уртак тел таба алмау, эшсез, йортсыз калу, эчкечелек. Акча күплектән дә аза кеше. Тормышын җайга салырга теләүчеләргә без ярдәм итәбез, вакытлыча яшәү өчен, фатирлар белән тәэмин итәбез, – ди Сергей Чухров.

Александр Костенкога да ярдәм итеп караган алар. Эш биргәннәр, аз булса да акчасын түләгәннәр. Тик... Ростов «кунагы» оешма өстеннән шикаять язган. Имеш, аны эшләргә мәҗбүр иткәннәр. «Шуннан бирле тормышына кысылганыбыз юк, үзгәрергә теләгән кеше әллә каян күренә ул», – ди Сергей.

Әлегә Александр Костенко контейнерда яшәвен дәвам итә. «Бөкләнеп ятып, аякларым ойый», – дип зарлана. Чүплектән тапкан кәшәкәгә таянып йөри. Телевидение булып киткәннән соң, үз тирәләрендә «йолдыз»га әйләнгән. «Элек кушаматым «невидимка» иде. хәзер, «Ростов бомжы» диюгә, барысы да таный», – ди.

Документлары табылганчы, Александр Костенко Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы билгеле тору урыны булмаган затлар өчен «Шәфкатьлелек» учреждениесендә яшәп торачак. Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская бу вакыйганы үз контроленә алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X