16+

Әлү, редакция!

– Әлү, редакцияме бу? – Әйе. Редакция. Ә сез кем буласыз?

Әлү, редакция!

– Әлү, редакцияме бу? – Әйе. Редакция. Ә сез кем буласыз?

– Мин сезнең укучыгыз.
– Исемегез бармы?
– Бар. Үтенечем дә бар.
– Яхшы. Тыңлыйбыз.
– Ярый, башта сорыйм әле. Сез укучы өчен язасызмы?
– Әлбәттә! Укучы өчен.
– Зинһар, Фәлән Фәләнов дигән кешенең хикәяләрен бастырмагыз әле.
– Нигә? 
– Гел гайбәт яза, бер нәрсәсен яратмыйм.
– Башкалар ярата бит.
– Мин яратмыйм.
– Гафу итегез, ә сез кем буласыз?
– Мин сезнең укучыгыз.
– Исемегез бардыр бит?
– Бар. Соравым да бар.
– Рәхим итегез.
– Сез укучы фикеренә колак саласызмы?
– Салабыз, әлбәттә.
– Алайса, фикеремне әйтим әле.
– Тыңлыйбыз.
– Фәлән Фәләнов дигән язучыгызның хикәяләре начар. Укучы яратмый.
– Аны яраталар ич, хатлар язалар.
– Укучы яратмый.
– Нинди укучы?
– Мин.
– Ә сез кем буласыз?
– Сезнең укучыгыз. Сез укучы өчен язасызмы?
– Әлбәттә, укучы өчен.
– Мин – укучы. Мин Фәлән Фәләновның хикәяләрен яратмыйм.
– Яхшы. Нәрсә тәкъдим итәсез?
– Аның хикәяләрен бастырмагыз.
– Ләкин бары тик аның өчен генә гәзиткә язылучылар бар.
– Булсын.
– Без Фәлән Фәләновны туктатсак, алар язылмаячак.
– Ничә кеше?
– Меңгә якын.
– Үзем язылам.
– Нәрсә? Мең данәгәме?
– Мең данәгә. Сезгә бит акча кирәк.
– Безгә укучы кирәк.
– Үзем укыйм. Мең данәсен дә. Күрше-күләнгә бирәм, кешеләргә таратам.
– Дөрес аңласак, сез мең данә гәзиткә язылып аны бушлай таратырга телисез. Шулай бит?
– Нәкъ шулай. Өстенә бастыгыз.
– Яхшы тәкъдим. Рәхмәт.
– Тик бер үтенечем бар.
– Тыңлыйбыз.
– Фәлән Фәләновны бастырмагыз.
– Яхшы. Ә сез кемне тәкъдим итәсез?
– Аның хикәяләрен чыгармагыз.
– Кемнекен чыгарыйк?
– Минекен.
– Ә сезнең исемегез ничек?
– Язучы Төгән Төгәнов.
– Андый язучыны ишеткән юк бит әле.
– Мин элек гәзиттә эшләдем.
– Яхшы. Шулай итәрбез. Әгәр мең данәгә языласыз икән...
– Язылам! Рәхмәт! Ә сез кем буласыз?
– Фәлән Фәләнов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading