Шәһри Казан

Лаешта хатынының дустына пычак кадаган һәм полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән ирне атканнар

Лаеш районында бер ир хатынының дустын үтергән, табиблар һәм полицейскийларга һөҗүм иткән. Аны полиция хезмәткәрләре атып үтергән. Корал куллану факты буенча тикшерү эше башланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Кичә төнге өчләр тирәсендә 112 бердәм номерына бер хатын-кыз шалтыраткан. Ул агрессив тоткан иренең пычак тотып өенә килеп керүе хакында хәбәр иткән.

Агентлыкка үз чыганакларыннан билгеле булганча, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр аерылышу стадиясендә була. Фаҗига буласы көнне 34 яшьлек ир-ат исерек килеш үз хатынының хәлен белеп чыгарга уйлаган. Бик озак шакып торса да, аңа беркем дә ишек ачмаган. Шуннан соң ул тәрәзәне ватып эчкә үткән.

Реклама

Хатынын 24 яшьлек сөяркәсе белән күргәч, ул көндәшенә пычак белән ташланган. Егет ярсыган ирдән качып котылырга теләсә дә, алган яралары җитди булу сәбәпле, шунда ук җан биргән. Шуннан соң хатын полиция һәм табиблар чакырткан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, полицейскийлар ишегалдында җинаятьче үтергән егетнең мәетенә тап булган. Хатын-кыз иренең өйдә качып ятуын әйткән. Ир-ат ванна бүлмәсендә венасын кисеп, кан эчендә яткан. Агрессив ир-ат медицина хезмәткәренә, полицейскийларга пычак белән ташланган.

«Агрессив ир-атның гамәлләре нәтиҗәсендә инде бер кешенең үлүен һәм җинаятьченең куркыныч тудыруын исәпкә алып, «Полиция турында»гы закон нигезендә, тәртип сакчылары утлы корал кулланырга карар кылган», – дип аңлаталар агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында. Алган яралардан һөҗүм итүче шунда ук үлгән.

Фото: academ.info

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: