16+

Әлегә өч тел турында сөйләшәбез, калганын вакыт күрсәтер

Алабугада ачылган Халыкара мәктәп укытучылары фестивале Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык укытучыны үзенә җыйды.

Әлегә өч тел турында сөйләшәбез, калганын вакыт күрсәтер

Алабугада ачылган Халыкара мәктәп укытучылары фестивале Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык укытучыны үзенә җыйды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев унынчы фестиваль катнашучылары алдында лекция укыды. Полилингваль белем бирү концепциясенә багышланган лекция телләр мәсьәләсенә дә барып тоташты.
– Белем бирүнең материаль базасына кагылган һәр кадак алга таба безгә төрле телдә укыту өчен шартлар булдыруда ярдәм итәргә тиеш. Аңлавы җиңел, ә күз алдына китерүе кыенрак, – диде Шәймиев. – Һәр кеше мәктәп, техникумда урынын табарлык булсын. Без заманча белем бирү Татарстан җирлегенә алданрак килеп җитәрлек шартлар тудырырга тырышырга тиешбез. Андый программа озак вакытка кулланылышта булырга тиеш.
Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, белем бирү системасын камилләштерү мөһим. Әмма шуңа да карамастан, күп милләтле Татарстанда система килеп туган һәр проблеманы да хәл итеп килә.

– Киләчәккә йөз тотып эшләргә кирәк. Иң мөһиме – кадрлар әзерләү. Рус, татар һәм инглиз теле укытучылары әзерләү мөһим. Әлегә өч тел турында сөйләшәбез, калганын вакыт күрсәтер. Анысы әти-әни һәм мәктәпләр мөмкинлегеннән тора, – диде Шәймиев. – ЮНЕСКО белем бирү сыйфатын арттыру өчен туган телдә укыту яклы. Ике телдә, күп телдә белем бирүне дә хуплый. Бу – яхшы. Заманча дәүләтне гражданнарының тел хокуклары канәгатьләндерелмәгән килеш күз алдына китереп булмый.   

Минтимер Шәймиев, чыгышын йомгаклап, киләчәк буын өчен барысы да эшләнүен ассызыклады, мәктәпләрдә тиздән икенче сменаларның бетәчәгенә ышаныч белдерде. Республиканың моңа мөмкинлекләре бар, диде ул.
Сүз уңаеннан, Мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивале темасы – «Үзгәрешләр мәктәбе». Катнашучылар төрле ил мәктәпләрендә белем бирүнең традицион һәм яңа формат нәтиҗәлелеге хакында фикерләшә.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading