– Бу яктан без уникаль вуз. Башкалар урта һәм югары белем алу мөмкинлеген бирми. Без студентларыбызга «права»га укырга да мөмкинлек бирдек. Биредә аларга эшче һөнәре буларак В категориясенә белем алу мөмкинлеген тудырдык, – ди КДЭУның уку-укыту эшләре проректоры Александр Леонтьев.
Казан дәүләт энергетика көллияте исә университетныкы дип саналмый. Шуңа да аны бетергән студентлар, югары белем аласылары килсә, университетка I курстан укырга керергә тиеш. Бер уңай ягы бар – андыйлар кыскартылган программа буенча белем ала.
– Безнең башкалардан тагын бер өстенлегебез бар – университетның барлык биналары да бер җиргә тупланган. Корпусларга кадәр бер-берсе белән тоташкан. Уку йортының өч тулай торагы да янәшәдә генә. Иртәнге лекцияләргә бару өчен автобуста «бөке»дә утырырга кирәкми, – ди Эдвард Габдуллаҗанов.
– Без иске тулай торак белән яңасында тигез шартлар булдырырга тырыштык. Иске бинага ректор буларак беренче тапкыр аяк басканда, мин аптырашта идем. Сталинград сугышы булган һәм аннан соң берни үзгәрмәгән кебек хис калды миндә. Әле анда чит ил студентлары яши иде. Бу тамашаны күргәннән соң, бинаны тулысынча үзгәртмичә монда бүтән аяк атламыйм, дидем. 150 КАМАЗ машинасы чүп кенә чыгардык без аннан. Идән, түшәм, стеналардан кала берни дә калдырмадык. Ремонтны да тулысынча ясарга туры килде. Әлбәттә, иске һәм яңа тулай торакларда шартлар бераз аерыла, ләкин без искеләрен яңарту өчен дә бик күп көч куйдык. Яңа тулай торак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия премьер-министры Дмитрий Медведев ярдәме белән төзеләчәк. Ул 500 кешелек булачак, - диде Эдвард Габдуллаҗанов.
Сүз уңаеннан, уку йортын быел тагын бер зур төзелеш көтә. Казансу буенда университетның үз спорт комплексы һәм спорт мәйданы булачак.
Читтән килгән студентлар өчен уку йорты танылган психолог Дергунова методы буенча үзенчәлекле программа да төзегән әле.
– Укучыларыбызның 70-80 проценты – перифериядән. Безнеке кебек техник вузларга укырга, гадәттә, авыл җирләреннән, кечкенә шәһәрләрдән киләләр. Аларда шәһәр җиренә, укуга ияләшү авыр бара. Шуңа да I курсны тәмамлаган студентларны үзебезнең спорт лагерена ял итәргә җибәрәбез. Аннан студентлар күзгә күренерлек үзгәреп кайта, активрак була. Шунда ук патриотик тәрбия алалар. Безнең 90 процент студент Россия һәм Татарстан гимнын яттан белә. Мин монда килгәнче, үзем дә аларны белми идем әле, өйрәттеләр, – дип елмая ректор.
Фән дә, иҗат та кушылган
Студентлар фән белән дә, иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт табалар. Әйтик, университетның инженерия үзәге хезмәткәре, студент Игорь Рябых VIII сыйныф укучылары өчен кызыклы программа уйлап тапкан. Хәзер укучылар физика дәреслеген укып кына калмый, ә телефоннарын китапка китереп радиатр, гидроэлектростанция ничек эшли икәнен күзәтә ала. Китаптагы махсус чип кәгазь битендәге сурәтләрне, схемаларны хәрәкәткә китерә.
– Минем программа ярдәмендә, укучыларның иң яраткан фәне физика булыр дип өметләнәм. Аны телефонга, планшетка да беркетергә була. Без шулай ук Play market, App store өчен дә кушымта әзерлибез. Ул физиканы күпкә аңлаешлы, гади итәр дип уйлыйм, – ди Игорь.
Университетның инженерия үзәге үзе бер инновация мәйданчыгы кебек. Әлеге аудиториядә кояш, җил, су ярдәмендә электр энергиясе алырга, кояш нурлары белән хәрәкәт итәргә өйрәнәсең. Акыллы йорт эшчәнлеге белән танышасың. Әйтик, өегезнең бер як тәрәзәсенә ел әйләнәсе кояш төшми икән, аның каршына махсус көзгеләр куеп, бүлмәне яктыртып була. Казан урамнарында бу методны куллана башлаганнар инде.
Комментарийлар