Хәзер кешедән күп машина, дияргә ярата иде әбием. Чынлап та, соңгы елларда автомобильләр саны артып китте шул. ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, республикада 1 мең кешегә 403 транспорт чарасы туры килә икән. Кыскасы, һәр икенче кешедә бер автомобиль дигән сүз. Юлда һәлакәтләрсез булмый. Ел башыннан меңнән артык юл һәлакәте теркәлгән, фаҗигадә 70тән артык кеше һәлак булган, күбесе тән җәрәхәтләре, имгәнүләр алган. Юл һәлакәтләренең сәбәбен, аларны кисәтү хакында ЮХИДИ идарәсенең җитәкчесе Ленар Габдрахманов белән сөйләштек.
– Узган еллар белән чагыштырганда, Татарстан юлларында хәлләр ничегрәк? Аварияләр саны кимемәдеме?
– Татарстан юл һәлакәтләрен билгеләгән төп өч күрсәткечне – авария очраклары, һәлак булучылар, имгәнүчеләр санын киметү буенча Идел буе төбәгендә беренче өчлеккә кергән. Инде бишенче ел рәттән республикада авариядә һәлак булучылар саны кими. Исерек килеш руль артына утыручылар, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш автомобиль йөртүчеләрнең кимүе дә күзәтелә. Ни дисәң дә, мондый җитди тәртип бозулар өчен җәзаларның катгыйландырылуы үзенең нәтиҗәсен сиздерә. 2024 елга максат – Татарстанда авариядә һәлак булучылар саны 100 мең халыкка 3,14 очрактан артмаска тиеш.
– Авария очракларының кимүе нәрсә белән бәйле дип саныйсыз?
– Без Россия Президенты карары белән расланган законнар һәм Россиядәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы стратегиясенә таянып эшлибез.
Муниципалитетларда актив кисәтү эшләре алып бару да уңай нәтиҗәләр бирә. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Фото-видеофиксация системасын куллану да булыша. Камералар тизлекне арттыру аркасында килеп чыккан һәлакәтләрне киметергә ярдәм итә. «Тоталь контроль» системасы да уңышлы эшләп килә. Федераль дәрәҗәдәге олы юллардагы тәртипне камералар күзәтә. Әлегә бу авария иң еш була торган «Мәскәү – Уфа», «Казан – Оренбург», «Казан – Ульяновск» трассаларында сынала. Хәтта юл яхшы булган М7 трассасында да камераны күреп хәзер машиналар сәгатенә 150 километр тизлек белән «очмый». Юл кагыйдәләрен сакларга тырыша. «Тоталь контроль» системасын киләчәктә тагын дүрт автоюлда җәелдерергә уйлыйбыз. Ә менә юл һәлакәтләре сирәк күзәтелгән урыннарда, киресенчә, тизлекне арттырырга рөхсәт иттек. Әйтик, М7 трассасының 886дан 896 километрга кадәр участогында җиңел автомобильләр юлы өчен сәгатенә 110 километр тизлек режимы кертелде.
Министрлыклар, ведомстволар белән берлектә эшләргә тырышабыз. Республиканың премьер-министр урынбасары Шамил Гафаров ярдәмендә, автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан авария очракларын киметә алдык. Читтән кайткан мигрант шоферлар белән дә ныклы эш алып барыла.
– Мәктәпләрдә балалар белән кисәтү эшләре алып барылуга карамастан, ел саен юлларда балалар һәлак була.
– Әйе, балалар белән бәйле аварияләр аерым тема. Аварияләр саны кимесә дә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы стратегиясе билгеләгән планлы күрсәткеч таләпләренә тиешенчә җавап бирә алмаганбыз. Дүрт айда республикада юл һәлакәтләрендә 74 кеше һәлак булган. Күрсәткеч буенча ул сан 70тән артмаска тиеш иде. Май аена алынган мәгълүматлар буенча, балалар катнашында 130дан артык юл һәлакәте теркәлгән. Май аенда гына да дүрт бала һәлак булды.
– Балалар белән бәйле юл һәлакәтләренең сәбәбе нидә? Күбесенчә балалар үзләре гаеплеме?
– Юк, 90 процент очракта нәкъ менә машина йөртүчеләр гаепле. Һәр икенче авариядә бала пассажир ролендә булган. Фаҗиганең сәбәбе – тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, талчыккан килеш машина йөртү. Юл кичүләрендә булган аварияләр нәтиҗәсендә генә дә 41 бала имгәнергә өлгергән. Кызганыч, берсе һәлак булган. Әле күптән түгел генә «Мәскәү – Уфа» юлында аянычлы авария булды. «Вольво» машинасын йөртүче 1983 елгы ир-ат нык арыган булган, тиешле тизлек режимын сакламыйча, светофорда туктаган «Шевроле Круз» белән «Лада Приора» машиналарына килеп кергән. «Шевроле»да утырган өч яшьлек бала шунда ук җан биргән. Пассажирлар, машина йөртүчеләр тиз арада хастаханәгә китерелгән. Араларында тагын бер сигез яшьлек бала да бар. Кызганыч, табиблар үлгән баланың әнисенең дә гомерен саклап кала алмаганнар.
Без – юл иминлеге инспекторлары мәктәпләрдә, балалар бакчаларында кисәтү эшләре, төрле чаралар уздырабыз анысы, тик бу мәсьәләдә әти-әниләрнең дә ярдәме кирәк. Беренче чиратта бала өчен әти-әнисе үрнәк. Балага юл кагыйдәләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтергә кирәк.
Хәзер җәйге каникуллар, шуңа да аеруча сак булырга киңәш итәм. Былтыр гына да җәйге каникуллар вакытында юл һәлакәтләрендә 18 бала һәлак булды, бу мәсьәләгә җитди карыйк, саклык чараларын алдан күрик.
– Балаларны автобусларда йөртү кагыйдәләләрен үзгәртергә кирәк дигән фикер дә берничә мәртәбә яңгырады. Бу тема дәүләт дәрәҗәсендә дә күтәрелде бугай?
– Әйе, бу мәсьәләне ЮХИДИ идарәсе җитди контрольдә тота. Чүпрәледә булган коточкыч очрак бу өлкәдә тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итте. «Казан – Ульяновск – Иске Чүпрәле» юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп автобусын туктатканнар. Имтихан биреп кайтып килүче 18 бала утырган автобусны йөртүче шофер исерек булган. Аны административ кодексның 12.8нче маддәсенең 1нче бүлеге буенча җәзага тартканнар, беркетмә төзелгән. Бу эш буенча тикшерү эшләре бүген дә дәвам итә. Ярый бу юлы балаларның бәхетләре: могҗиза белән һәлакәткә юлыкмый калганнар. Мәктәп автобусларын җитди контрольдә тоту эше муниципалитетларга да йөкләнде.
– Җәяүлеләрдән, рульгә яңа утыручылар йөртә белми, машина йөртү таныклыгын сатып кына алалар, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Килешәсезме?
– Ел саен беренче тапкыр машина йөртү таныклыгы алучылар саны уртача 30 меңгә артып бара. Сатып алу дигәннән, кисәтәсем килә, әгәр дә машина йөртү таныклыгын алганда административ хокук бозу очрагы ачыклана икән, бу таныклык гамәлдән чыгарылачак. Ә машина йөртү стажы ике елдан азрак булган автомобиль йөртүчеләр арасында юл һәлакәтенә эләгүчеләр чынлап та күп. Республика автомәктәпләрен тәмамлаган егетләр һәм кызлар катнашында быел 77 һәлакәт теркәлгән. 60 процент очракта машина йөртүчеләрнең яше 18-22 яшьне тәшкил итә. Бу – тормыш тәҗрибәсе тупланып бетмәгән, игътибар җитеп бетмәгән чак. Яшьләр арасында үз-үзенә артык ышанган, зур тизлек белән куып йөрүчеләр җитәрлек. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәүчеләр дә очрый. Дәүләт автоинспекциясе автомәктәпләрне даими тикшерә, инструкторларга таләпләр катгыйлана.
Сакланганны саклармын, дигән. Шуңа күрә җәяүле дә, машина йөртүче дә, җаваплылык тоеп, юлларда сак булсын иде.
Юл һәлакәтләрен булдырмас өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләреннән 10 киңәш
1. Машинага утыргач, беренче эш итеп саклык каешын эләктерергә онытмагыз.
2. Кечкенә балалар юлда аеруча яклауга мохтаҗ. Юл аша чыгучы баланы күрәсез икән, игътибарны икеләтә арттырыгыз.
3. Баланы яшенә карап бары махсус автокреслода гына йөртегез.
4. Юлда тизлекне сакларга тырышыгыз. Тизлек зуррак булган саен, туктар өчен дә күбрәк вакыт кирәген онытмагыз.
5. Рульдә барганда, телефоннан сөйләшмәгез, игътибарны читкә юнәлтмәгез. Музыканы каты кычкыртып тыңлау да комачауларга мөмкин.
6. Аеруча ерак юлга чыкканда, машинаның төзеклеген, тәгәрмәчләрен, маен тикшерегез.
7. Борылышларда, бер полосадан икенчесенә күчкәндә сигнал бирергә – «поворотникларны» кабызырга онытмагыз.
8. Машина белән машина арасында куркынычсыз ара – дистанция сакланырга тиеш.
9. Нык арыгансыз икән, туктап ял итегез. Күз ачык килеш йоклау дигән нәрсә дә була, юл иминлеге инспекторлары арыган кешенең реакциясен исерек кешенекенә тиңли.
10. Авыл арасында гына йөрергә туры килсә дә, рульгә утырганда, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз.
Комментарийлар