16+

Әҗәлеңне үзең сатып алма

Интернетта чын мәгънәсендә кешелеккә зыян сала торган ялган белешмә сатучылар саны арта. Сүз кешедә коронавирус булмауны раслаучы белешмә хакында бара.

Әҗәлеңне үзең сатып алма

Интернетта чын мәгънәсендә кешелеккә зыян сала торган ялган белешмә сатучылар саны арта. Сүз кешедә коронавирус булмауны раслаучы белешмә хакында бара.

Чит илләрдә булып кайткан, коронавируслы белән контактта булган, хастаханәгә ятарга җыенган һәр кеше дә тест тапшырырга тиеш. Чит илдән кайтканнарга аның нәтиҗәләрен “Дәүләт хезмәте” сайтында урнаштыру шарт.
Тиеш нәрсә күп ул, диярсез. Әмма бу очракта кешенең үз сәламәтлеге хакында гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең тормышы хакында да уйлау кирәк. Син авыруны җиңелчә генә үткәрсәң, күршеңдә яшәүче әби белән бабайның бер ай эчендә үлеп китүе дә бар бит. Бераз булса да эгоист булмасак иде!

Белешмә хакында яза башлаган идем бит. Коронавирус булмауны “раслаучы” белешмәне табу һич тә авыр түгел икән ул. Интернетка кереп җыясы гына... Шул ук хәл социаль челтәрләрдә дә. Әллә ничә төркемдә ялган белешмә сатып алырга була.

Эшләү принциплары мондыйрак: белешмәгә заказ бирәсең дә, 20 минут эчендә телефоныгызга авырмаганыгызны “раслаучы” кәгазь җибәрәләр. Мондый документның бәясе 2,5 мең сумнан башлана. Ковидлы авырулар белән элемтәдә булмадым дигән белешмә 1,4 мең сум тирәсе. Корпоратив клиентлар өчен ташлама да ясыйлар. Ягъни коллективыгыз белән чит илгә ялларга экскурсиягә барып кайттыгыз да, тест бирергә вакыт таба алмыйсыз, ди. Гәрчә бу эшне аэропортта ук башкарырга мөмкин булса да. Шундый очракта ялган белешмә ясаучылар “ярдәмгә” килә дә инде. Тик, Алла сакласын, авырып китә калсагыз, алардан ярдәм көтү мәгънәсезлек булыр.

Коронавирус юклыкны раслаучы белешмәләрнең бердәм формасы булдырылмаган. Бәлки ялган документлар таралуның сәбәбенең берсе дә шулдыр. Бердәм форма булмаса да, белешмәдә табибның имзасы, лаборатория исеме, биоматериалның кайда алынуы, тестның нинди икәнлеге, тестның исеме һәм тест тапшыручының тулы исем-фамилиясе, туган көне тулысынча язылган булырга тиеш.

Ялган белешмә ясап сатучылар белән хокук саклау органнары кызыксынмый да, җаваплылыкка тарту өчен маддәләре дә юк икән. Аның каравы, сезнең “ярдәм” белән берәр кеше коронавирус йоктырса, ул чагында инде җаваплылыкка тарту каралган.
Бу очракта Аллаһка һәм уңышка гына ышанасы кала, бугай...

Лилия ЛОКМАНОВА.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading