Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе.
Һәр сәгате күз яше һәм ачлык-ялангачлык белән узган 872 көн. 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән, никадәрле баланы ятим иткән җан өшеткеч вакыйгалар чолганышында калып, ачы суыкларны, авырлыкларны үз җилкәсендә кичергән батыр халыкның тарихы язылган 3 ел бит ул. Язмамның герое – Азнакайда яшәүче Римма Усманова да әлеге көннәрне китап битләреннән укып түгел, ә үз күзләре белән күрә, ачлык-ялангачлыкны да үз җилкәсендә кичерә. Авырлыклар аша узса да, кешеләргә шулкадәрле ачык һәм киң күңелле Римма апа безгә үзенең истәлекләрен яңартты.
Әти-әнисе турында
Әтием Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туган. Аңа 8 яшь вакытта әбием, ягъни әнисе вафат була. 12 яшендә исә әтисе дә үлеп, тома ятим кала. Шуннан соң әти Бәркәтә мәдрәсәсенә йөреп укый башлый. Анда тырышып, бик яхшы белем ала. Авылдагы кешеләр аны хат укырга, язарга көтеп тора торган булганнар. Бераздан әтинең аяклары авырта башлый. Авылдашларының берсе Теләчедәге балалар йортына илтә. Әти шунда тернәкләнеп, ныгып китә, укуын да дәвам итә. Шуннан соң техникумга укырга керә. Әни белән танышулары да шунда була. Әни исә Нурлат районы Бикүле авылыннан. 1935 елда беренче балалары – Вил абыем туа. Бу вакытта яшь гаилә Ютазы районы Кәрәкәшле авылына кайткан була. Бераздан безнең гаиләгә әтинең беренче никахыннан туган кызы Лалә апа да килеп кушыла. Әти армиягә китеп өч ел хезмәт иткәндә, Фатыйма апа кияүгә чыккан. Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим, үз әнисе Лалә апаны ни сәбәпледер читкә кага торган булган шул. Әтигә әйтеп, әни баланы үз яннарына алдырта. Мин исә Нурлат районы Яңа Иглай авылында туганмын.
«Селкенмәгез, монда кеше ашыйлар»
Әти укытучы иде. Ул вакытта педагогларны юллама белән Финляндиягә җибәрәләр. Сугыш башланды, дигән куркыныч хәбәр килеп ирешкәндә дә, гаиләбез шунда була. Әтине фронтка алалар, ә әни өч бала белән ялгызы кала. Бу вакытта миңа өч кенә яшь иде. Шулай булса да, ни хикмәт, баштан кичкәннәрнең барысын да хәтерлим. Шулкадәрле җанга тигәнгә, хәтер төпкеленә мәңгелеккә береккәндер инде.
Әнигә Финляндиядән җыенып кайтырга ике тәүлек вакыт бирәләр. Без Ленинградка барып керүгә, камалыш башлана. Күченеп килгән кешеләрне бер йортка кертәләр. Ике катлы йорт иде ул. Тәрәзәләре кап-кара. Бу вакытта әни авырлы булган инде. Шунда килгәч, тулгагы башланып, бәбили башлады. Үзе бәбили, үзе янындагы хатыннарга: «Балаларны саклагыз. Аларны алып китмәсеннәр!» – дип өзгәләнә, бичаракай.
Лалә апа иң өлкәне, 1929 елгы иде. Әни бәбәйләгәннең икенче көнендә апабызны ипигә дип җибәрәләр. Ул карточканы да, ипине дә югалтып кайтып керә. Шуннан соң әни, яңа туган баласын калдырып, көч-хәл белән ун чакрым юл узып, икмәк алып кайта. Хатыннар гел шулай иртән җыелышып китәләр дә төнлә кайталар иде. Люция исемле баланың гомере озын булмады инде аның. Егерме көн генә яшәде, бичаракай. Әни ипи алып кайткач, без селкенми дә утыра идек. Хәлсезлектән, гомумән йөрмибез. Әни тешне чәнечке белән каерып ача да башта тозлы су каптыра. Аннан соң теге ипи кисәген суга болгатып бирә, чөнки аның исеме генә икмәк иде. Янган оннан пешерелгән, әллә ниләр кушылган ризыкны болай гына кабып йотарлык түгел иде.
Баштагы вакытларда әни ипи, су артыннан киткәндә, безне яшерми иде әле. Нык ачлык башлангач, качырып калдыра торган булды. Бервакыт шулай әни яшереп калдырган урында ятабыз. Лалә апа: «Селкенмәгез, шым гына ятыгыз. Монда кеше ашыйлар», – дип эндәште.
Без бер урыннан икенче урынга гел күченеп йөри торган идек. Бер күченгәндә, Лалә апа югала. Әни: «Иии, ичмасам, үземнеке дә түгел. Кеше баласы югалды, ни дип әйтеп җавап бирермен», – дип елый. Ходайның рәхмәте, шуннан соң ничектер көч-хәл белән табыла ул. Әлеге шатлыктан барыбыз да сөенешеп елашабыз.
Камау башланганчы, шәһәрдә җитәрлек азык-төлек һәм ягулык булмаган. Ленинград белән бер генә элемтә кала – Ладога күле. Бу күл немец артиллериясе һәм очкычлары тарафыннан тупка тотыла, шуңа күрә йөк элемтәсе җитәрлек азык-төлекне Ленинградка китерә алмый, шәһәрдә зур ачлык башлана. Соңыннан укып белгәнемчә, бик салкын кыш һәм азык-төлек җитешмәве аркасында, монда 700 мең диярлек кеше ачлыктан үлә. Кеше ашаган очраклар да күп булды. Шулай да халык анда барыбер бер-берсенә ярдәмчел иде. Бергә ипигә йөрделәр, бергә суга бардылар. Шулай бер көнне бер хатын әни янына килә дә: «Галя, урманда бер дача бушады. Син шунда килеп, балаларың белән тор әле. Миңа ипигә йөрергә иптәш тә булырсың», – ди. Шунда әни безне, өч баланы, чана белән тартып бара. Икенче бер хатын: «Галя, мине үзең белән туган ягыңа алып кайт әле. Бер барыр җирем дә юк. Туган ягымда сугыш бара», – ди. Әни: «Балаларымны карашып алып кайтсаң, үземнән калдырмам», – ди. Шуннан соң ул хатын гел әни янында булды, туган якларга да бергә кайттык.
«Балаларым ачлыктан үлә бит»
1942 елның 25 февралендә әни күчереп утырту билетын ала, әмма аны алганнан соң Ладога күлен узар өчен машина булмыйча шактый вакыт уза. Кеше нишләргә белмәгәндә, чарасызлыктан һәм җаны сызлаганда һәрвакыт үзенең ана телендә сөйли. Әни дә машина сорап килгән бинаның ишек төбенә чыга да: «И Ходаем, бүген дә булмады. Балаларым шешенде бит. Ачлыктан үләбез бит», – дип әрнеп елый. Шуннан бер кеше килә дә әнинең җилкәсенә кагылып: «Апа, әллә син татармы?» – дип эндәшә. «Әйе», – ди әни. Шуннан соң теге кеше безнең кайда яшәвебез белән кызыксына. Икәүләп дачага киләләр. Әлеге мәрхәмәтле зат, безгә беркая чыкмаска кушып, кире китә. Икенче көнне машина белән килеп тә җитә. Килә дә бер көтү баланы күреп шакката: «Минем моның кадәрле бала белән кайткан бер генә кешене дә күргәнем юк иде әле», – ди. Безнең өскә кызыл юрган япканы истә. Ладога күлен чыкканда, Вил юрганны ачты бит. Бомбага тоттылар. Яныбыздагы баржа суга батты. Ә без исән-сау чыгып өлгердек.
Аннан соң әни белән Вилне – Ивановага, Лалә апа белән мине Рузаевка хастаханәсенә салдылар. Санитаркалар безне чишендерделәр дә үз-үзләрен тыя алмыйча елый башладылар. Үзләре елый, үзләре: «Мондый сөякне күргәнебез юк иде», – дип тәкърарлый. Шуннан әнинең тәрәзәгә килгәнен хәтерлим. «Әни, ал, ал», – дип елыйм. Бер шәфкать туташы мине күтәреп алды да кечкенә генә ипи кисәге бирде. Мин сындырып, башка балаларга бирмәкче булам икән. «Юк, юк, үзең аша», – дип, кире үземә сузды.
Әни оста тегүче, башкалар белән бик ипле, җайлы сөйләшә торган кеше иде. Бер авыр сүз дә әйтми иде. Ивановада да яраттылар үзен. «Кал, балаларыңны бакчага, мәктәпкә урнаштырабыз. Үзеңә яшәр урын бирәбез», – дип кыстасалар да: «Юк, монда сугыш килә», – дип, өч баласы белән туган ягына кузгала әни.
Сугыштан соңгы еллар
Дәһшәтле сугыш елларында туган якларда да хәлләр начар, колач җәеп каршы алучы булмый инде. Баласының чит җирләрдә калу кайгысыннан әнинең әнисе дә үлеп киткән була. Бабай Кормаш авылыннан бер әбине ала. Безне шул әбинең кызына кертеп тора да, әни үзе җәяүләп Бикүлегә китә. Бераздан безне дә килеп ала. Җиде баласы булган зур апаның йортына өч баласы белән әни дә сыена. Әле җитмәсә, Мәскәүдән тагын ике бала кайтарганнар иде. Бер йортта 12 бала яшәдек. Безгә ияреп кайткан хатын да бар бит әле. Ул исә зур апаның мунчасында торды. Зур апада, тагын башка кешеләрдә яшәдек. Әни Лалә апаның әнисе Фатыйма апага: «Кызыңны килеп ал, үзем дә кеше өстендә торам», – дип хат язды. Шуннан соң без ике бала гына калдык.
1946 елда әти сугыштан кайтты. Аны Ютазы районы Димтамак дигән авылга укытырга куйдылар. Анда тагын ачлык-ялангачлык иде. 1947 елда төпчегебез Ирек туды. Тормыш шулай үз көенә дәвам итте.
1958 елда 20 яшьтә мине ярәштереп Магнитогорскида эшләүче кешегә кияүгә бирделәр. Аңышмый да калдым. Шулкадәр самими, оялчан, яшь булганмын инде, ике атна яшәгәч кенә иремнән: «Исемең ничек синең?» – дип сорадым. Ирем: «Чебен дә кунмаган кыз алдым», – дип йөрде. Ул үзе ут кебек эшчән, акыллы иде. Гел командировкада булды. Ә өч бала, өч бүлмәле фатир, өч бакчаны карау минем өстә иде.
Соңгы сүз
Хәзер безгә кадер-хөрмәт, игътибар зур. Мин торам-торам да шуңа шаккатам: әни ничек чыдады икән? Белмим. Аның көчлелегенә, сабырлыгына, уңганлыгына, булганлыгына исем-акылым китә. Песи ничек үз балаларын авызына кабып ташый, әни безне бомбадан ышыклана торган урынга да шулай ташый иде. Бу, чыннан да, Герой-Ана. Әлеге хөрмәткә мин түгел, әни лаек, дим. Әмма ул юк шул инде. Әни минем кулымда үлде. Ун ел аяклары авыртып чирләде. Янбашларыннан башлап череп бетте, әмма акылында иде. «Әни, авырта бит. Ничек түзәсең?» – дип елый идем. Никадәр сызланулар, авырлыклар кичерсә дә, ыңгырашып та карамыйча, 78 яшендә үлде әни. Аллага шөкер, соңгы сулышына кадәр үз тәрбиямдә булды. Әти 73нче елда бакыйлыкка күчте. Шушы кадәр авырлыклар кичергән газизкәйләремнең урыннары җәннәттә булсын иде, Ходаем!
Азнакай
Комментарийлар
0
0
Ходай курсэтмэсен беркемгэ дэ. Бик кызганыч тормышлары сугыш вакытына туры килгэн кешелэрне
0
0
0
0
Рэхмэт Зэхрэ Садыковага.Бик матур итеп язгансыз минем энием ,эбием,абыйсы,апасы ,куп газаплар чикэн Ленинград блокадасы,ачлык,хэсрэт кургэн барчы сугыш кешелэренэ багышланган бу статья!!!
0
0
0
0
БИК матур язгансыз ,БИК авыр чорларда тугансыз ,Алла ярдэм бирсен ???эниегез молодец чыннан да герой
0
0