16+

Әлфия Хәбибуллина: “Җанымны күктә күргән идем”

Моннан 11 ел элек 10 июль көнне Идел елгасында “Булгария” теплоходы батты. Һәм быел нәкъ шул ук көнне Казанда “Аркадия” теплоходы һәлакәткә очрады. Шөкер, үлем-китем очраклары булмады, Аллаһ саклады. Бу хәлләр турында заманында музыкаль теплоход оештырган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина белән сөйләштек.

Әлфия Хәбибуллина: “Җанымны күктә күргән идем”

Моннан 11 ел элек 10 июль көнне Идел елгасында “Булгария” теплоходы батты. Һәм быел нәкъ шул ук көнне Казанда “Аркадия” теплоходы һәлакәткә очрады. Шөкер, үлем-китем очраклары булмады, Аллаһ саклады. Бу хәлләр турында заманында музыкаль теплоход оештырган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина белән сөйләштек.

– Әлфия, 2011 елның фаҗигале көнен хәтердә яңартыйк әле...

– Теплоходлар белән шөгыльләнә башлавыма нәкъ шул елны 10 ел тулды. Ун ел буена музыкаль теплоходның алыштыргысыз алып баручысы Илнур Фәйзрахманов булды. Ул вакытта Илнур “Болгар радиосы”нда алып баручы булып эшли иде. Аны халык телендә “Илнур теплоходы” дип тә йөрттеләр. Ул елны 8 июльдә теплоходта чыктык. “Булгария”не дә соңгы тапкыр шул көнне күрдем. “Бу хәерче тагын ватылып кайткан, 15нче причалда кыегаеп тора”, – дигәнем истә. 9 июльдә Резидә Төхвәтуллина белән аның туган ягына концертка киттек. Ә анда телефоным тотмады. Концерттан соң кайтырга чыктык. Юлга чыгуга, телефоныма бер-бер артлы смслар килә башлады. Әллә кемнәр шалтыраткан. Бер мәлне Нурзадә шалтыратып, ни булганын аңлатып бирде. Бөтен тынычлыгым югалды, ышанырлык хәл түгел иде ул. Иртәнге сәгать 6да елга портына кузгалдым.

– Фаҗигадә һәлак булучыларны җидесендә искә алдыгыз дип хәтерлим...

– Ул көнне “Булгария” киткән унбишенче причалга барып, суга чәчәкләр салдык, күккә шарлар очырдык. “Чайка” кафесының хуҗасы Наилә ханым белән мәрхүмнәрнең җидесен үткәрдек. Искә алу мәҗлесенә мулланы да, попны да чакырдык, чөнки мәрхүмнәр арасында төрле дин кешеләре бар иде. Ураза көннәре иде ул. Шунда бер күренеш сокландырды. Авыз ачарга 20 минутлап вакыт бар иде. Попка ашарга китергәч, ул ризыкны кире алып китәргә кушты. Мулланың авыз ачканын ашамыйча көтеп торды. Дин әһелләренең бер-берсенә хөрмәте сокландырды.

– Бу хәлдән соң музыкаль теплоходлар оештыруны дәвам итә алдыңмы?

– Ул җәйдә планлаштырылган бөтен теплоходларны кичектердем. Шуннан соң өч ел бөтенләй бу эштән тукталып тордым. Аннары бик еш булмаса да, җәенә 6-8 тапкыр музыкаль теплоход оештыра идем. Хәзер инде мин бу эш белән шөгыльләнмим. Клиентларым әле дә сорап шалтырата, әмма аларның үтенечләрен кире кагам, чөнки куркыныч, теплоходлар бик искерде. Соңгы вакытта “Москва 160” теплоходы белән эшләдем. Ул вип-теплоход санала иде, аның аренда бәясе дә башкалардан ике тапкырга артыграк булды. Ул яңарак та, ышанычлырак та иде. Аның капитаны белән механигы теплоходны баланы караган кебек карады. Пассажирларга: “Өске палубада балаларыгызны кулдан җибәрмәгез, борт янына якын килмәгез”, – дип һәрвакыт искәртеп тордым. Шәхсән үзем һәрчак теплоходтагы куркынычсызлык кагыйдәләрен укып чыга идем.

– Иске булсалар да, ни өчендер теплоходларны суга чыгаралар...

– Шәхси теплоходлар ул. Аларның эшләү рәвеше бик кызык. Шәхси теплоходларның беркайчан да дәүләт реестрын үтми калганы юк. Үткән атнада гына елга портына бардым. Теплоходларның яртысы суга чыга алмыйча тора, чөнки алар иске, дәүләт реестрын уза алмый. Шул ук “Булгария”не алыйк. Аның элеккеге исеме “Украина” иде, әмма “Украина” буларак ул дәүләт реестрын уза алмады. Исемен алыштыруга суга чыкты. Ләкин исем алыштырудан җисем үзгәрми, нинди хәерче булса, шундый булып калды ул. Хәзер теплоходлар, чынлап та, бик искерде. 

– Ә кайсы теплоходның шәхси, кайсы дәүләтнеке икәнен ничек белергә?

– Бу мәгълүматне елга порты белешмәләр бюросы бирә ала.

– Теплоходларда эшләгән дәвердә нинди көтелмәгән хәлләр булды?

– Ниләр генә булмады инде. Бервакыт теплоход бер сәгатьлек ялга дип ярга кереп туктады. Кешеләргә чыгарга җайлы булсын дип ярның эченә керде. Кайтырга вакыт җиткәч, кире чыга алмады, комга терәлгән. Бөтен кешене бер урынга туплап, сикертеп, ярдан шулай чыккан идек. Ә бервакыт ТНВ каналы төшерергә килде. Елгада дулкынга эләктек. Шул вакытта режиссер: “Теплоходны туктатыгыз, камера егыла” диде. Аны-моны уйламыйча, бу сүзләрне капитанга барып әйттем. “Теплоходны туктатканнан дулкыннар югалмаячак бит”, – диде капитан. Тагын бер очрак искә төште. Хәтерлисеңдер, моннан берничә ел элек Казанда көчле давыл булган иде. Ул чакта Каенлык урманына зур зыян килде. Без ул вакытта теплоход белән суда идек. Чыгып киткәндә, бик матур көн иде. Кинәт давыл башланды. Дулкын китерә дә бәрә, теплоход чайкала. Бөтен кешене аска төшердек. Бер теплоход хәтта радардан юкка чыкты. Давылдан качып якындагы бер утрауга барып туктаган булган. Ул чакта гәүдәмне су астында, ә җанымны күктә күргән идем. Капитан Викторга рәхмәт, аның ярдәме белән исән-сау ярга килеп туктадык. Халык та рәхмәт әйтеп кул чапты. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading