16+

Лилия Хәйруллина: «Күпчелек халык минем, Хәкимнең һәм Альберт Нурминскийның да иҗатын аңлап бетерми»

Татар эстрадасының популяр җырчысы Лилия Хәйруллина гадәти булмаган стиле, заманча репертуары һәм кыю образлары белән соңгы елларда иң еш телгә алынган җырчыларның берсе.

Лилия Хәйруллина: «Күпчелек халык минем, Хәкимнең һәм Альберт Нурминскийның да иҗатын аңлап бетерми»

Татар эстрадасының популяр җырчысы Лилия Хәйруллина гадәти булмаган стиле, заманча репертуары һәм кыю образлары белән соңгы елларда иң еш телгә алынган җырчыларның берсе.

2 ноябрьдә ул Казанның “Эрмитаж” концерт-холында “Мин үзгәрдем SHOW” исемле яңа шоу-программасын тәкъдим итәчәк. Бу Лилиянең өчен концерты булса да, җырчы мондый форматта тамашачысын беренче тапкыр җыячак. Гомумән, әлегә татар эстрадасында бер генә җырчының да клуб форматында сольный концертын куйганы юк иде.

- Әлеге “үзгәрү” дигән сүзгә берничә мәгънә салынган. Эстрадага килгән елларымда башка төрле стильдә эшли идем. Кеше фикерен тыңлап түгел, күңелем кушканча эшләү теләге шушы форматка юл ачты. Мин үземне нәкъ менә шушы стильдә уңайлы хис итәм. Дөрес, халык мине элек яхшырак кабул итә иде. Ләкин үземә карата бик күп тәнкыйть сүзләре ишетсәм дә, начар җырлар башкарам дип әйтмим. Эстрадада халыкчан җырларны җырлаучы җырчылар күп. Ләкин бу бит әле башка юнәлештә җырлаучылар булмаска тиеш  дигән сүз түгел. Һәр кешенең үз зәвыгы, үз теләге бар. Һәр кешенең дә күңеленә һуш килерлек төрле музыка булырга тиеш. Хәзерге вакытта минем тамашачыларым – яшьләр. Икенчедән, үзгәреш иҗатымда гына түгел, тормышка булган карашларымда да чагыла. Дөньяга, кешеләргә карата фикерләрем, карашларым үзгәрде. Моны тормышымда булган ниндидер хәлләргә бәйләп аңларга кирәкми. Минем барысы да яхшы. Өченчедән, үзгәрешне миңа гына бәйләп түгел, ә бөтен кешелек дөньясына бәйләп карарга кирәк. Кеше туганнан бирле гел үзгәрү юлында бит. Шуңа күрә әлеге программаны эшләгәндә шушы социаль якны да күз алдында тоттым, - диде Лилия журналистлар белән аралашканда.

Яңача иҗат итүенә карамастан, яшь җырчы халыкчан җырларны да җырлаудан туктамаячагын әйтте. Концертта исә тамашачы яратып өлгергән җырларның заманча варианты һәм әлбәттә яңа композицияләр дә яңгыраячак. Һәр номер аерым тематика һәм сценарий буенча әзерләнә. Режиссер, хореограф, автор-башкаручы Артур Хәйруллин ышандыруынча, тамашачыны концертта моңа кадәр күрелмәгән шоу көтә.

- Без концерт залыннан бераз гына танцпол тибындагы залга күчтек. Монда килгән кешеләр безнең белән бергәләп биеп-җырлап күңел ача алачак. Шулай ук Лилиянең җырлары үзгәргәч, без күбрәк яшьләр аудиториясенә йөз тоттык. Хәзерге көндә эстрадада булган метериал искерде. Яшь буын әлеге материалның 90 процентын тыңламый. Шуңа күрә яңалык җырларда да, оброзларда да, сәхнәдә башкарылачак биюләрдә дә, сәхнә куелышында да чагылыш табачак, - диде ул һәм шул ук вакытта барлык серләрне дә чишеп бетермәде.

Артур концертка килгән беренче 50 кешегә Лилиянең яңа альбомының QR-коды бүләк итеп биреләчәген дә хәбәр итте.      
Лилия әйтүенчә, күпчелек халык аның да, Хәкимнең дә, Альберт Нурминскийның да иҗатын аңлап бетерми. Әлеге егетләрне үз концертына чакыруының да сәбәбе әнә шул булган.

- Аларның үз стиле, үз фикере бар. Егетләр үз иҗатларын ничек хис итәләр, шулай башкаралар. Әйе, ул башкалардан аерыла, ләкин без бит начар продукция тәкъдим итмибез. Бары тик әйтергә теләгән яңа фикерләребезнең халык күңеленә барып җитеп, алар арасында аңлау табуын гына телибез, - диде Лилия.

Матбугат очрашуында катнашкан, соңгы бер елда татарча рэп башкарып, үз янына бик күп яшьләрне туплый алган Альберт Нурминский карашларындагы иреклеге, стериотиплардан азат булы белән гаҗәпләндерде. Беренче җырын 11 яшьтә иҗат иткән егет киң аудиторияга чыкканчы татар эстрадасын гомумән тыңламаган, яшь җырчыларны гына түгел, хәтта урта һәм олы буын артистларын да белмәгән (хәер, хәзер дә тыңлыйм, беләм дип ялганлап утырмады).

- Татар эстрадасы җырчылары иҗаты белән бер ел элек кенә таныша башладым. Аңа кадәр Салават абыйны, Элвин Грейны, бергә эшләп караган булгач Ильназ Гариповны һәм тагын берничә җырчыны гына белә идем. Дөресен генә әйткәндә, миңа эстрада җырчыларын белү кирәк тә түгел иде. Аларны хурлап әйтүем түгел, һәркайсының үз юлы. Ләкин алар минем өчен  үрнәк түгел. Мин чит ил артистларын тыңлап үскән кеше, - диде Альберт.

Концертта алар Лилия белән дуэт җыр башкарачак.
- Кушымтаны матур тавышлы кыз белән җырлау турында күптән уйлый идем. Лилия тәкъдим ясагач, бик теләп ризалаштым. Ул язганчы, мондый җырчы барлыгын белми дә идем. Тәкъдимен алгач, җырларын, тавышын тыңлап карадым да, ризалаштым, - диде Альберт.    

Хәким әйтүенчә, аларны Лилия белән сыйфатлы музыка берләштерә. Алар икесе дә сыйфатлы музыканың заманча яңгыраш алуы өстендә эшлиләр. Яшьләр авторлардан Артур Җамалетдинов, Гүзәлия белән эшли.   

Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading