16+

Логика

Логика дөрес түгел. Логика татарда бөтенләй юк. Логика – латин сүзе, мантыйк – гарәптән кергән. Бу мәгънәне аңлаткан сүз татарның үзендә юк.

Логика

Логика дөрес түгел. Логика татарда бөтенләй юк. Логика – латин сүзе, мантыйк – гарәптән кергән. Бу мәгънәне аңлаткан сүз татарның үзендә юк.

Сүз юк икән, димәк, андый төшенчә дә булмаган. Гомер буена татар логикасыз яшәгән. Дәүләтләр корган, дөньяны яулап алган, ә логика-мантыйк дигән төшенчәне бар дип тә белмәгән. Шундый төшенчә барлыгын белгәч тә, аңа үзенчә исемнәр табып этләнмәгән, кем нәрсә дисә, шуңа риза булып, мантыйк дип яки логика дип атап йөрткән.

Бүген бездә андый сүз бар, андый төшенчә бар. Без мантыйкның нәрсә аңлатканын беләбез. Без бөтен нәрсәне логика кануннарына туры китерергә тырышып яшибез. Ләкин бернәрсә дә мантыйкка сыймый. Безнең бер гамәлебез дә логикага туры килми. Чөнки без инде элекке татар түгел, безнең дәүләтебез юк, дөньяны яуламыйбыз. Без үз гамәлебезне башкалар уйлап тапкан төшенчәләргә сыйдырырга тырышып яшибез.
Бу дөрес түгел. Эшләреңне логикага корырга, шуңа сыйдырырга тырышу – хата.

Беренчедән, логика татарга хас түгел. Икенчедән, логика үзе үк дөрес түгел.
Менә миңа әйтәләр: «Ата-баба мирасына тугры булырга кирәк, аларның традицияләрен сакларга кирәк», – диләр. Мин «әйе» дип баш кагам. Ата-баба мирасын сакларга кирәк, дип кабатлыйм. Дөресме? Сакларга кирәкме? «Әлбәттә, кирәк!» – дип хуплый акыллы кешеләр. Алар хаклы булып чыга. Һәм аларның дөреслеге логикага туры килми.
Логика буенча, бөтенләй киресе булырга тиеш. «Ата-баба мирасына тугры булырга кирәк», – дию белән, логика сыртын кабарта: «Нинди мирас?» Һәм сүгенеп куя. Ата-бабаларың дәүләтләр төзегән, илләрне яулаган... Байлыклар җыйган... Ә сиңа мирас итеп нәрсә калдырганнар? Дәүләтләре кайда? Даннары? Байлыклары? Алар сиңа бернәрсә дә калдырмаган. Әгәр калдырган булсалар, син бүген шөһрәтле дәүләтнең кодрәтле бер вәкиле булып гомер итәр идең. Ә син... Син хәтта үз илеңдә балаңны үз телендә укыту өчен дә башкалардан рөхсәт сорыйсың. Шулмы аларның калдырган мираслары? Син шуларга тугры булырга тиешме бүген?

Логика – көчле нәрсә. Аңа каршы авыз ачып сүз әйтү кыен. Шуңа мин Мәскәү Кремлендәге Татарстан вәкиле сыман башны иеп, эндәшмичә генә басып торам. Тел кычыта, сүз әйтеп булмый. Ә логика аның саен ныграк һөҗүм итә.
Ә ни өчен әле син аларча яшәргә яки традицияләргә тугры булырга тиеш? Әгәр алар шул дәвердә төзегән дәүләтләрен тагы да матуррак, тагы да гайрәтлерәк итеп синең чорга кадәр алып килеп җиткергән булсалар – аңлашылыр иде. Димәк, алар кебек яшәргә кирәк. Алар сүзенә колак салсаң, аларның сыйфатларын үзеңә сеңдерсәң һәм аларча яшәсәң генә дәүләтең шулай чәчәк атачак.
Ә бу булдыксызлар? Юк бит, алар бит үзләре төзегән дәүләтне балкытып яшәтә алмаган. Үзләре җыйган малны да, данны да үзләре туздырып, үзләре төзегән дәүләтне үзләре таратып бетергәннәр. Хәзер син шуларның яшәү рәвешен үрнәк итеп алырга, традицияләренә тугры булырга тиешме? Әгәр тугры буласың икән, сат, җимер, тарат алар җимереп өлгерә алмаган нәрсәләрне. Беразы калган бит әле.
Мин ни әйтергә дә белмим. Каршы килеп тә булмый, ризалашырга да куркыта. Кем, нәрсә куркытканы да аңлашылмый. Кечкенәдән канга сеңдерелгән, мәгънәсен дә аңламаган килеш хакыйкать дип кабул ителгән нәрсәләрнең селкенә башлавы куркыта бугай. Авып кына төшә күрмәсеннәр, берүк. Ауса – үз өстеңә ава ич инде алар. Кыегаюы гына – ерунда. Әнә Сөембикә манарасы кыегайган килеш әллә ничә ел утыра әле...

Мин логикадан качып китәргә ашыгам. Куркыныч ул, бөтен нәрсәңнең астын-өскә китерергә мөмкин. Бернинди логикасыз да рәхәт. Ата-бабалар яшәгән бит әле.
Әйтәм бит, логика дөрес түгел. Көчле, әмма...

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X