16+

Ләвәнт Булут: “Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев иҗатын яратам...”

Минем әле беркайчан да Төркиядә булып караганым юк. Ә шулай да аның атмосферасы, менталитеты һәм төрле булуы үзенә җәлеп итә. Төрек сериаллары, табигате турында монда сөйләп тормыйм инде. Үз эчемнән генә мин бу гашыйк булуны туганлык хисен тудыра торган татар һәм төрек телләренең охшаш булуына бәйлим. Моның хакта мин Төркиядә яшәп, анда татар мәдәниятен танытуга өлеш керткән шәхес – Ләвәнт абый Булут белән сөйләштем.

Ләвәнт Булут: “Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев иҗатын яратам...”

Минем әле беркайчан да Төркиядә булып караганым юк. Ә шулай да аның атмосферасы, менталитеты һәм төрле булуы үзенә җәлеп итә. Төрек сериаллары, табигате турында монда сөйләп тормыйм инде. Үз эчемнән генә мин бу гашыйк булуны туганлык хисен тудыра торган татар һәм төрек телләренең охшаш булуына бәйлим. Моның хакта мин Төркиядә яшәп, анда татар мәдәниятен танытуга өлеш керткән шәхес – Ләвәнт абый Булут белән сөйләштем.

Ләвәнт абый - беренче карашка, Анкарада яшәүче пенсионер. Бу урында туктап калырга ярамый, ә мин фикеремне төзәтәм: Анкарада яшәп, Төркиядә татар милләтенә карата мәхәббәт орлыклары чәчкән кеше ул. Бүген лаеклы ялда, тик иҗаттан ял итәргә ул җыенмый һәм әле бик озак җыенмасын иде. 

Ләвәнт абый – төрек, тик аның тамырлары Ногай татарларына барып тоташа. Татар кызына гашыйк булып, Татарстанга килә. Сөйгәне Алсу Хәсәнова ярдәме белән, аның хакына татар телен өйрәнә, бүген рәхәтләнеп татарча китаплар укый, төрекчәгә тәрҗемәләр ясый, үзе дә шигырьләр иҗат итә. 

“Миңа татар телен өйрәнү авыр булмады. Татарстанга күченер алдыннан, интернеттан өйрәндем. Моңа кадәр татарча бер сүз дә белми идем. Күченгәч, дүрт атна татар сөйләмен тыңладым. Бишенче атнада аны аңлый башладым һәм сөйләшеп киттем”, - ди ул тыйнак кына. Татарстанда күп кешенең төрекчә белүе Ләвәнт Булутка бик зур таяныч булган. 

Безнең республикада төрек теленең дәрәҗәсе югары. Гомумән, төрекләрнең үзләренә дә, телләренә дә бәйләнмиләр бездә. Кардәшлек хисен бу факторлар нык тота. Кайбер шәһәрләребездә махсус уку йортлары – төрек лицейлар бар. Аларны булдыруның төп максаты – республикада Төркия йогынтысының көчәйтү, ике дәүләт арасын ныгыту ихтыяҗлары. Шуларны уйлагач, автоматик рәвештә бер сорау килә: ә Төркиядә татар мәдәниятен, милләтен булдыручы социаль институтлар бармы?

“Төркиядә татар теленә кызыксыну югары дәрәҗәдә түгел, чөнки аралашу бик аз. Әйе, университетларда татар телен әдәбият факультетында Замандаш төрек телләре бүлегендә югары дәрәҗәдә укыталар. Тик бу бик тар аудиторияне генә иңли. Төркиядә татар киносы көннәре, татар театры гастрольләре, татар әдәби клублары булса, бик яхшы булыр иде. Бу минем теләкләрем генә түгел, Төркия татарлары теләкләре генә дә түгел, хәтта. Бу – Төркиядә яшәп, татарча бер сүз белмәгән, ләкин телнең яңгыравына, татар кешеләренең иҗатына гашыйк булганнарның хыялы”. 

Мин юкка гына бу сорауны Ләвәнт абыйның үзенә бирмәдем. Аның җавап бирергә тулы хакы бар. Ул бит милләтәшләрен татар теленә тарту ысулларының бик күркәмен сайлаган: телне җыр сәнгате аша тарату. Бу процесс болайрак бара: Ләвәнт абый җыр сайлый, аны төрекчәгә тәрҗемә итә. Соңыннан тәрҗемәсен төрекчә яхшы белгән татар дусларына җибәрә, тикшертә. Соңгы адым – видео асты (субтитрлар) ясау, графика әзерләү белән Сәрдар Акташ шөгыльләнә икән. Бу хезмәтнең иҗат җимешләрен аларның ютуб каналында карап була.

“Үзегез нинди җырлар яратасыз соң, Ләвәнт абый?” дигән сорауга ул “Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев иҗатын”, -  дип җавап бирде. Мине бу сүзләр, дөресрәге, татар моңының татар булмаган аудитория арасында  таныш, ә иң мөһиме – кирәк булуы сокландырды һәм шатландырды. 

Ләвәнт абый Булут белән сөйләшкәч, мин шуны аңладым: Төркиядә татарлыкка сусыйлар. Татарстанда яшәп караган кеше үз эченә чит республикага карата мәхәббәтен түкми-чәчми өенә алып кайткан да, аның белән бүлешә башлаган. Учакка утын атсаң, ут күбрәк яна, җылыны күбрәк бирә. Татар матбугат чарасының Ләвәнт абыйга игътибар итүе аның күңелен күтәрде, ул минем белән ихлас аралашты. Рәхмәт аңа! Тарихны үзгәртә алырдай эшендә уңышлар теләп калабыз! Аның иҗатын яратучылар һәм көтеп торучылар гына түгел, аңа бөек максатларын чынга ашырырга әзер булган кешеләр дә артсын иде!

Әдилә Закирова, КФУ студенты

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    Мөһим

    loading