Шәһри Казан

Ләйлә һәм Рөстәм Галиевләр: «Бүләкләрсез бәйрәм буламыни?!»

Рөстәм: «Яңа елда бүләк бирешәбез, ансыз нинди бәйрәм була ди инде?!»

Рөстәм:
– Яңа ел – иң яраткан бәйрәмем! Ул могҗизалы көннәрне сагынып көтеп алам. Бәйрәм көннәрен өйдә, ыгы-зыгысыз гына уздырабыз. 31 декабрь – Аринаның туган көне. Бу көнне туганнарыбыз, дусларыбыз кунакка килде. Сәгать төнге 12не сукканчы, без туган көн бәйрәм иттек, ә аннары Яңа елны каршыладык.

Яңа елда бүләк бирешәбез, ансыз нинди бәйрәм була ди инде?! Үзем сюрпризлар ясарга яратам. Кечкенәләребезгә чыршы астына бүләк куябыз. «Әти-­әниеңне тыңласаң, тәртипле булсаң, Кыш бабай сиңа бүләк алып килә», – дип, алдан ук әйтеп куябыз. Олы кызыбыз Риана декабрь башында ук, рәсем ясап, Кыш бабайга заказ җибәрә. Ләйләдән дә нәрсә кирәк икәнен алдан ук сорап куям. Ул да һаман Кыш бабай барлыгына ышана әле (көлә).

Реклама

Ләйлә:
– Безнең йортта матур йола бар: күршеләр бер-берсенә бүләк бирешә. Күчтәнәчләрне күтәреп, сәгать 12 тулганчы, подъезд буйлап кунакка йөрибез. Күршеләр белән туганлашып яшәү – үзе бер бәхет!

Кыш бабай дигәннәре минем өчен ул – Рөстәм. Ышанасызмы-юкмы, ул миңа туфлигә кадәр сатып алып кайта. Үзем кибеткә чыксам, озак сайланам-сайланам да ахыр­да бернәрсәсез кайтам. Минем кебек үлчәү йолдызлыгы астында туганнар өчен бу – гадәти хәл. Ә Рөстәм, кайдан табадыр ул, ошаган төсне, фасонны, минем үлчәмне алып кайтып бирә! Гадәттә, джинс чалбарының туры килгәнен табу бик авыр, әмма Рөстәм өчен бу да проблема түгел. Минем Кыш бабай шундый юмарт: ел буе киендерә мине!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 13 января 2018 в 10:30
    Кайтарыйк Будулайны! «Җырлап ачылмаган күңел мәңге ачылачак түгел», – дип җырлыйлар. Җырлап караган бар минем, көтү көткәндә, чыбыркыны микрофон урынына тотып. Көне буе нишләмәк кирәк ул көтүдә, төрлечә маймылланып карыйсың инде. Моң дәрьясына чума гына башлаганда, берәр азгыны уҗымга каера, «Аһ, инәң башмагы, борыл!» – дип, аның артыннан йөгерәсең, микрофон-чыбыркыны шартлатып. Ә кайберәүләр борылып килгәч тә җырлаганнар, ахры. Чыбыркыны чын микрофонга алмаштырып, хәзер әнә сәхнәдә балкыйлар.
    196
    0
    0
  • 13 января 2018 в 09:10
    «Шәһри Казан»ның тугры укучысы Кайсы гына гәҗит 27 ел буе бертуктамый алдыручы тугры укучылары белән мактана ала икән?! Ә менә сезнең «Шәһри Казан» гәҗите шундый укучыларының берсе белән һичшиксез мактана, горурлана ала. Ул – Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче 85 яшьлек Асия апа Ибраһимова.
    148
    0
    1
  • 13 января 2018 в 10:00
    Шагыйрь җиңүе Декабрь ахырында Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль – төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә. 
    119
    0
    0