16+

Мәчесе дә юксынды аны

29 марта 2025, 07:48
1269
0
0
Уку өчен 4 минут

Сигезенче март көнне әтинең энесен җирләдек. Әти ягыннан өлкән буынның соңгысы иде ул.

Мәчесе дә юксынды аны

Сигезенче март көнне әтинең энесен җирләдек. Әти ягыннан өлкән буынның соңгысы иде ул.

Яман чир бик тиз генә эчтән яндырып алып та китте. Үзеннән соң балалар-оныклар һәм истәлек-хатирәләр калды. Берничә көлкелерәк хәлне сезгә дә бәян итим әле. Рухы шат булсын Рәшит абыйның.

“Балыкчы”

Узган ел җәй бер көнне Рәшит абыйны югалта Рәсимә апа.

– Балыкка дип киткән иде, ястүгә кайтыр вакыты җитте, телефонын алмый, – дип энемә шалтырата.

Энемнең бер тәүлек эшләп кайткан вакыты, хуҗалык эшләрен карап, бераз черем итеп булмасмы дип хыялланып өйгә керү була. Йокы кача, машинасын кабыза да инеш буйлап эзләп китә. Үзе дә балыкчы кеше, кемнең кай тирәдә утыруын белә. Кирпични буасы, Яшелчә буасы, күрше Чертуш авылы плотинасы – кайдан карарга була, бөтен җирне йөреп чыга – 77 яшьлек агабыз беркайда да юк. Көн дә Барсик дигән мәчеләренә балык тотып кайта ул, үзләре ашамыйлар. Тоткан балыкларын йорттагы сулы тагаракка сала да тегесе тәпие белән генә эләктереп ала шуннан. Мәче халкын балачактан ярата Рәшит абый.

Инешнең икенче ягыннан күршесе, адашы эзли.

Машинасы белән текә ярдан суга төшеп китмәгәнме дип машина эзләрен карыйлар – ул-бу күренми. Вакыт үтә бара, Рәшит абыйның ул кадәр озак балыктан кайтмый торган чагы юк.

Инде Чаллыда яшәүче улларына хәбәр итәләр. Алар да пошаманга төшә, кайтырга җыеналар. Шулай куркышып, инде кайдан эзләп карарга икән дип аптырашып торганда, боларның берсеннән дә бихәбәр булган Рәшит абый кайтып керә. Чертуш ягында яр буенда баҗасы белән күрешкәннәр дә, ике балыкчы ун-унбиш чакрымдагы Акъярга барып кайтырга булган икән. Күрше тавыгы каз кебек бит – анда балык эрерәк тә, күбрәк тә булса?

Ә яр буенда телефоннары тотмый боларның. Мавыгып китеп, вакытны да онытып җибәрәләр.

– Тоткан балыкларын мәчесе дә ашамаса ярар иде, – ди эзләп хәлдән тайган энекәш, Рәшит абыйның табылу хәбәре килгәч.

 Ps. Менә шул мәче шаккатырды абыйны җирләгән көнне. Җәсәден ишегалдына чыгарып куйгач, ике ягына абый-бабайлар тезелешеп утырып, хәзрәт җеназа вәгазе укып торганда, әллә кайдан гына килеп чыкты да өч тапкыр мәет тирәсен урап әйләнде. Хуҗасын югалтуны авыр кичерде бугай, үз-үзен тотышы бик сәер иде. Аннары бакча ягына кереп юк булды. Алдагы көнне дә үз-үзен кая куярга белми йөрде, диештеләр.

 “Арча урманы”

Энекәшкә биш яшьләр чамасы. Әле авыл ирләренең яшел елан белән бик дус чаклары. Шул исәптән безнекеләр дә бер дә кимен куймыйлар (Соңрак әти дә, Рәшит абый да дин нигезләрен өйрәнде, мәчет картлары булды). Ә аңа кадәр абыйлы-энеле өч туган (абыйлары да бар) 7-8 чакрымдагы Урыс Чабаксарына барып чыга. Анда көмешкәгә кытлык юк. Әллә җитеп бетми, әллә “ызнакум”нарны сагынганнар, Чуаш Чабаксарына да юл тоталар. Яхшы ук сыйланалар, кайтыр юлга чыкканчы эңгер-меңгер җитә. Шулай да урман артына килеп чыккач, үзләренә таба килүче милиция машинасын әллә каян күреп алалар “бырат”лар. Исереккә диңгез тубыктан, сукалаган басу да нипачум. Энекәш елый-елый артларыннан чаба, бу агай-эне кем этә, кем рульдә, турылап кына милициядән кача. Басу аша чыгып җиткәндә матай ватыла, үзләре эт була. Милиция куа чыкмый, ахры күрми уза. Арыган агай-эне тагын бераз өсти дә, ятып йоклый. Энекәшне матайның бишегенә яткыралар. Рәшит абый өенә дип бер тартма сыер мае алган була, энекәш шуның артынарак бөгәрләнеп кереп ята. Аның да аруы җиткән булгандыр инде, шундук йокыга китә.

Селкеткәнгә уянып киттем, ди энекәш. Башта аңламый тора. Кап-караңгы, ниндидер йомшак әйбер өстендә ята һәм уңга-сулга чайкала. Хәл болайрак була: агай-эне күпмедер йоклагач уяналар, бишекнең япмасын күтәреп карыйлар, май тартмасы артында ук бөгәрләнеп йоклаган баланы күрмиләр. Бала юк! Шундук айный болар! Китәләр килгән юлдан – янә шул сукалаган кантарлы җирдән матай төртеп. Күзләрен уа-уа торып утырган, башын чыгарып карап барган энекәшне дә тиз генә күрмиләр әле...

Кайткач, әби “кайда булдыгыз?” дип төпченә энемнән.

– Арча урманында! – ди энем чатнатып.

Теге “партизаннар” аңа Рухша урманын Арча урманы дигән булалар.

 Лилия Фәттахова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading