16+

"Махсус хәрби операция башлангач, ул шунда ук: “Мин барам!” – диде..."

Рөстәм Борисович Дәүләтшин гаиләсенең һәм халкының иминлеге хакына Ватанны саклаучылар сафына кушылырга карар итә. Узган атнада ул үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашу өчен Украинага киткән. Ул үзе - уңышлы шәхси эшмәкәр, «Вояж» такси хезмәте башлыгы, элек гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә эшләгән, өч бала атасы.

"Махсус хәрби операция башлангач, ул шунда ук: “Мин барам!” – диде..."

Рөстәм Борисович Дәүләтшин гаиләсенең һәм халкының иминлеге хакына Ватанны саклаучылар сафына кушылырга карар итә. Узган атнада ул үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашу өчен Украинага киткән. Ул үзе - уңышлы шәхси эшмәкәр, «Вояж» такси хезмәте башлыгы, элек гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә эшләгән, өч бала атасы.

Рөстәм Ютазы авылында туып-үскән, биредәге мәктәптә укыган, аннары тракторчы-машинист белгечлеге буенча һөнәри техник училище тәмамлаган. Яшьлегендә җиңел атлетика белән шөгыльләнгән, спорт ярышларында катнашкан. Армиядә контракт буенча хезмәт иткәннән соң, Чечен сугышы вакытындагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан. Туган якларына әйләнеп кайткач, гаилә корган. Тормыш иптәше Сирена белән егерме ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Радик һәм Радмир инде олылар. Аларның берсе Октябрьск нефть техникумын тәмамлаган һәм Казанда контракт буенча хезмәт итә. Икенче уллары шул ук көллиятнең икенче курс студенты. Кызлары Сабина Урыссуның 2нче мәктәбендә 8 сыйныфта укый.

Рөстәмнең яраткан мавыгуы бар, ул “Автотавыш” белән шөгыльләнә. Аудио системасын куәтлерәк итү максаты һәм “Автотавыш” буенча төрле ярышларда катнашу өчен, уллары белән бергә, автомобильләрдәге тавыш системасын кора.

Рөстәм балалары белән бик дус мәнәсәбәттә, шул ук вакытта аларга карата таләпчән дә. Ул аларны хезмәт һәм спорт сөяргә, үзара тату булырга, авыр чакларда мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер кешеләр итеп тәрбияләгән. 

- Рөстәмнең уллары безнең мәктәпне тәмамладылар, ә кызлары Сабина 8 сыйныфта укый. Балалар бик дус, гадел һәм игелекле, һәрвакыт бер-берсенә булыша. Гаиләләре ныклы, тәртипле. Мәктәп тормышында даими актив катнашалар. Күптән түгел гаиләдәге әти кешенең үз иреге белән хәрби операциягә китүе һәм мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыю турында белдек. Педагогик коллектив белән әлеге игелекле эштә ярдәм итәргә булдык. Ата-аналар, мәктәп укучылары һәм укытучылар бу чарага кушылып, ике көн эчендә хәрби хезмәткәрләр өчен кирәк-яраклар, шәхси гигиена әйберләрен җыйды. Моннан тыш, балалар солдатлар өчен хатлар язды һәм рәсемнәр ясады. Мәктәп линейкасында без барысына да катнашканнары өчен рәхмәт белдердек һәм хәзерге вакытта Ватан сакчыларына ярдәм итү мөһимлеге турында сөйләдек. Җыелган кирәк-яракны Рөстәмгә тапшырдык. Без бу гаиләгә зур хөрмәт белән карыйбыз, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Хәмидуллина.

Рөстәм Борисович үзенең кыю һәм игелекле гамәлләре белән балаларына, район укучыларына ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтте.

Тормыш иптәше Сирена ире өчен бик борчыла, ләкин аның карарын хөрмәт итә.

- Рөстәм белән без бу темага озак сөйләштек. Ул бу карарының дөрес икәнен, анда тәҗрибәсез яшьләр түгел, ә тәҗрибәле ир-егетләр сугышырга тиешлеген белдерде. Шушы хәлләр башлангач, ул шунда ук: “Мин барам!” – диде. Әлбәттә, мин аның өчен бик куркам, борчылам. Башта аның белән сөйләшергә, бу уеннан кире кайтарырга тырыштым, әмма моның мәгънәсезлеген аңладым. Без аның шундый кыю булуы белән бик горурланабыз. Аның өчен һәрчак догада булачакбыз, - ди Рөстәмнең тормыш иптәше Сирена Дәүләтшина.

Анастасия МИХАЙЛОВА, Ютазы таңы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading