Бүгенге язмабызда Россиядән киткән Татьяна Сидибе безне Көнбатыш Африкада урнашкан Мали дәүләте белән таныштыра. Татьяна тумышы белән Воронеж шәһәреннән. Чит илгә китеп яшәү турында уйлаганым да юк иде, язмыш үзе хәл итте, Африкага кадәр үк “озатып куйды”, ди ул.
Скопировать ссылку
Бүгенге язмабызда Россиядән киткән Татьяна Сидибе безне Көнбатыш Африкада урнашкан Мали дәүләте белән таныштыра. Татьяна тумышы белән Воронеж шәһәреннән. Чит илгә китеп яшәү турында уйлаганым да юк иде, язмыш үзе хәл итте, Африкага кадәр үк “озатып куйды”, ди ул.
“Бер күрүдә ошаттым”
Булачак ире Мамуду белән университетта укыганда очраклы рәвештә генә таныша. Дүрт ел очрашып йөргәннән соң өйләнешәләр һәм Малига китеп баралар. Бүген алар Алиса исемле кыз үстерәләр. Кызлары рус, француз һәм җирле халык телен белә.
– Малиның 90 процент халкы мөселман. Әмма хатын-кызлар хиҗабтан йөрми, башларына яулык та бәйләмиләр. Ә менә кыска итәкләр киюче юк, – ди блогер.
Малида рәсми тел – француз теле, тик бөтен кеше дә мәктәптә укымау сәбәпле, күбесе французча белми. Халык җирле бамбара телендә сөйләшә. Аңардан кала, нинди кабиләдән булуына карап, тагын берничә төрле тел бар.
– Малины беренче күрүемдә үк ошаттым. Монда ачык, ягымлы, гел елмаеп кына тора торган кешеләр яши. Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр. Кунакчыл булулары белән дә аерылып торалар. Исәнләшеп чыгарга гына керсәң дә, табынга чакыралар. Өлкән кешеләргә хөрмәт бик зур, балаларны кечкенәдән олыларны ихтирам итәргә өйрәтәләр. Мине гаҗәпләндергәне – бөтен кеше белән кул биреп исәнләшергә кирәк. Бу хөрмәт билгесе санала һәм ул ирләргә дә, хатын-кызларга да карый, – дип сөйли яңа танышым.
Көн дә дөге ашыйлар
Малида борынгыдан килгән традицияләр көчле. Ризыкны идәндә бер тәлинкәдән кул белән ашыйлар. Ирләр һәм хатын-кызлар аерым утыра.
Ир-ат өйләнгәннән соң, өйдә ризык әзерләү һәм тәртип урнаштыру аның хатыны өстендә була. Ризыкны әле дә ишегалдында күмер өстендә пешерәләр. Кем өчендер ул газны сарыф итмәү, кемгәдер борынгыдан килгән традициягә тугрылык. Өстәвенә алай тәмлерәк тә пешә диләр.
Мали Кытай яки Һиндстан булмаса да, дөге анда иң төп ризык.
– Без кышка бәрәңгене күпләп хәстәрләп куйган кебек. Зур гаиләләр дөгене капчыклап алып куя. Ньёно шәһәре дөге җитештерү белән шөгыльләнә. Анда черкиләр дә бик күп, хәтта җирле этләр, борыннарын гына чыгарып калдырып, суга чумып йоклый, дигән мәзәк тә йөри. Төшке аш дөгедән башка узмый. Мали кешесе дөге ашамаса, ул ашаган саналмый. Өстәлдә әллә нинди ят ризык булса да, дөгесез тора алмыйлар. Ирем университетта укыта. Аларга чит илдән кунаклар килгәч, табын әзерлиләр, өстәл ризык төрлелегеннән сыгылып тора, ә безнекеләр барыбер дөге ашый, дип сөйли ул. Дөгене һәр көнне төрле соус белән әзерлиләр. Соусны ит, балык белән ясыйлар. Кайвакыт кипкән балык та кулланалар. Арахис һәм томат пастасы, суган, маниоки яфракларын да кушалар. Һәр җомгада, туйларга, башка бәйрәмнәргә пылау пешерәләр, – ди Татьяна.
Мали халкы бәрән башыннан ясалган соус та ашарга ярата. Аны озаклап пешерәләр, томат пастасы, күп итеп борыч салалар да шуңа ипи манып ашыйлар.
Иң зур бәйрәм – Корбан гаетен табаски дип атыйлар. Бөтен гаилә, хәтта ярлыраклары да корбан чалырга тырыша ди. Бәйрәм өч көнгә сузыла, тәмле ризыклар пешерәләр, кунакка йөрешәләр. Ә менә туган көннәрне үткәрмиләр, балаларныкын уздыру гадәте генә акрынлап кереп бара. Күбесе туган көннәрен төгәл генә белми дә, ди блогер.
Балага исем эзлисе юк
Туй белән бәйле кызыклы йолалар да бар Малида. Никахны кәләштән башка гына укыйлар. Кияү егете туганнары белән мәчеттә булганда, кәләш юына һәм ак төстәге киң кием киеп куя да махсус бүлмәдә идәнгә җәелгән матраста ирен көтеп утыра. Матрас өстенә ак җәймә җәю мәҗбүри. Мәчеттән кайткан ире дә ак төстәге кием кия. Яшь пар җиде көн буе беркая чыкмыйча шунда яши, аларга кунаклар тәмле ризыклар алып килә. Бу йоланы бик күп яшьләр үти, ди Татьяна. Туйга бүләкне якын кешеләре генә бирә. Алар гадәттә акча яки тукыма бүләк итәләр. Малида тукыма иң отышлы бүләк санала, чөнки хатын-кызлар тегәргә бик ярата.
Бала туганнан соң, бездәге кебек, корбан чалалар. Җиденче көнгә бәйрәм оештыралар, иртән ир-ат туганнарны һәм дусларны, мәчеттән мулланы чакырып, корбан чалалар, балага исем кушалар. Кичкә таба хатын-кызларны дәшеп кунак итәләр. Бу көнне баланың беренче чәчен алалар, кызларның колакларын тишәләр. Яңа туган сабыйның биленә яки кулына күз тиюдән саклый торган берәр бөти тагалар. Аны баланың беренче чәченнән дә ясыйлар икән.
Ә менә исем сайлаганда, баш катырып тормыйлар. Берәр туганы хөрмәтенә аның исемен кушып куялар. Беренче балага үз әни-әтиләре исемен сайлыйлар. Калган балаларга туганнарыныкын. Исем кем хөрмәтенә куела, шул кеше балага якынрак була, кирәк икән, үз гаиләсенә тәрбиягә дә алырга мөмкин.
– Бер нәселдә бер үк исемле кешеләр бик күп. Шунлыктан аларга башка исем яки кушамат бирә башлыйлар һәм шулай дип эндәшәләр дә. Әти-әни куйган исемне бик кулланмыйлар. Кызыбыз тугач, Ләйлә яки Аиша дип атарга теләдем. Әмма иремнең туганнары арасында андый исем юк икән. Шуннан кызыбызга ике исем бирергә булдык, берсен ирем куша, икенчесен – мин. Әтисе, үз әнисе хөрмәтенә, Аминатны, мин, бераз Европача булсын дип, Алисия дидем. Гаиләдә өч Аминат булгач, безнең кызга Алисия дип эндәшәләр, – ди Татьяна.
Мәктәпкә биш яшьтән
Малида ашыгыч ярдәм хезмәтен өйгә чакырып булмый. Юл һәлакәтләре вакытында яки авыруны бер хастаханәдән икенчесенә алып барганда гына чыгалар юлларга. Авыру кеше исә хастаханәгә үзе бара.
Мәгариф мәсьәләсенә килгәндә, мәктәптә уку мәҗбүри, әмма бөтенесе дә укый алмый. Ярлы гаиләдән булган балалар өйдә әти-әниләренә булыша, яшьтән акча эшли.
Мәктәпкә биш яшьтән алалар. Анда укыту француз системасы нигезендә алып барыла. 1-6нчы сыйныфлар мәктәп булып санала. 7-9нчы сыйныфлар – колледж, 10-12нче сыйныф – лицей дип атала. Лицейда уку мәҗбүри түгел, әмма аны тәмамламаган кеше университетка укырга керә алмый. Малида дәүләтнеке булган һәм шәхси университетлар бар. Шәхси уку йортында, әлбәттә, түләүле. Әмма белем бирү дә сыйфатлырак.
Мөселман иле буларак, дини мәктәпләр дә эшли. Анда Коръән укырга, гарәп телен өйрәтәләр. Малида дәүләтнеке саналган балалар бакчалары юк.
– Без кызыбызны шәхси балалар бакчасына йөртәбез. Тугыз айга Россия акчасы белән 40 мең сум чыга. Ни өчен тугыз гына ай? Чөнки июльдән октябрьгә кадәр алар эшләми. Балалар бакчалары Россиянекеннән бик нык аерыла. Бала бакчада нибары дүрт кенә сәгать була. Озаграк вакытка калдыру мөмкинлеге бар, анысы өчен аена 3500-5000 сум түлисе була. Ашарга үзләре белән йөртәләр. Йоклаганда өсләрендәге киемнәр белән генә йоклыйлар, – ди Татьяна.
Комментарийлар