16+

Мамадышта битлекләрне фанерадан ясый башлаганнар

Мамадышта яшәүче Радик Гурьев фанерадан битлекләр эшләгән.

Мамадышта битлекләрне фанерадан ясый башлаганнар

Мамадышта яшәүче Радик Гурьев фанерадан битлекләр эшләгән.

Радик районның балалар һәм яшүсмерләр йортында методист булып эшли. Балаларга ул төрле материалдан эшләнмәләр ясарга өйрәтә. Яңа төр битлекне исә лазер станогында кисеп эшләгән. Барысы биш динә килеп чыккан. Битлек эченә клапанлы алып була торган дозатор урнаштырган, мамык диск куеп, аны алыштырып та була. Вирус дип язып куярга да онытмаган.  

– Битлекне киеп йөреп була, әлбәттә, әмма күп киеп йөрсәң, биттә эзләре кала. Мин аны вирустан саклану өчен түгел, бераз күңел күтәрерлек кызык булсын дип кенә ясадым, – ди ул.  

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading