Шәһри Казан

“Манзара” тапшыруын алып баручы Ильяс Шәяхмәтов улына Мөслим дип исем кушкан

ТНВ каналында “Манзара” тапшыруын алып баручы Ильяс Шәяхмәтовның кичә беренче баласы туды. Тормыш иптәше Эльвира аңа Изге Рамазан аенда һәм Гаилә көнендә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән ир-бала бүләк итте.

Шәяхмәтовлар әлегә Түбән Камада яши. Ильяс ТНВга эшкә шуннан килеп йөри. Бәлки, белмәүчеләр бардыр, талантлы егет – “Татарстан яшьләре” газетасының даими авторы Раушания Шәяхмәтованың улы.

Реклама

“Матбугат.ру” хәбәрчесе Ильясның хис-кичерешләрен сораган. “Шәп инде” – диде Шәяхмәтов һәм елмайган түгел, ә хәтта ыржайган смайлик өстәде. Алып баручы әйтүенчә, сабый Түбән Камада дөньяга килгән. Буе 51 см, авырлыгы 3380 грамм. Балага бик матур исем сайлаганнар – Мөслим!

Чыганак: Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: