16+

Тәпи басу

Кеше кызык инде кайчагында. И белдекле булып кыланабыз без, и әллә кем кебек сөйләнәбез. Дөньяның асылына бездән дә тирәнрәк төшкән, бездән дә күбрәкне күргән кеше юк диярсең.

Тәпи басу

Кеше кызык инде кайчагында. И белдекле булып кыланабыз без, и әллә кем кебек сөйләнәбез. Дөньяның асылына бездән дә тирәнрәк төшкән, бездән дә күбрәкне күргән кеше юк диярсең.

Мин дә кеше, мин дә кызык. Кайвакыт бик әллә кем булып интервьюлар биреп кайтам да улымның бәләкәй чагын искә төшерәм. Тәпи басарга маташкан чагын.

Тәпи басарга маташкан баланы күз алдына китерәсез бит инде сез. Дүрт аяклап йөргән җиреннән көч-хәл белән торып баса. Һаваның кайсы төшенә тотынырга белмичә, беркадәр чайкалып тора. Тигезлекне таба, югалта, чайкалып куя, тагын тигезләнә. Елмаеп куя. Кеше өчен түгел, үзе өчен елмая. Атларга дип аягын күтәрә дә шап итеп барып төшә. Еламый. Еламый гына түгел, чыраен да сытмый. Тагын шулай дүрт аяклап, көчәнә-көчәнә торып баса. Тагын чайкалып тора. Атларга итә. Тагын – шап. Һәм меңнәрчә тапкыр шулай.

Кайчагында ул ялгызы гына була. Кайвакыт – әллә күпме кешенең карашы астында. Ләкин бернәрсә бәхәссез – ул беркемгә дә игътибар итми. Көлсәләр дә, ирештерсәләр дә – аның өчен барыбер. Ул үзен бәяләгәнне ишетергә дә, күрергә дә теләми, ул тәпи китәргә тели.

Ул һәр омтылышын яңачалатып карый. «Болай килеп чыкмады, әһә, менә болайрак итсәң... Әх, алай да булмады, хәзер тегеләйрәк итәбез... Болай да булмады...» –дигән кебек. Ниндидер ачыш өстендә тәҗрибәләр үткәргән фән эшлеклесе диярсең.
Уңышсызлыклар аны борчымый. Газапланмый ул үзенең абынулары, егылулары турында уйлап. Егыла, тора. Тора, егыла. Еламый да, кызармый да, уйлап та бирми.
Ул үзенең һәр яңа уңышы өчен сөенә белә. Елмая. Елмаймаса да, ничектер бар булмышы белән балкып, дәртләнеп китә. Һоп – бу урында егылырга мөмкин иде, ә ул егылмады. Шәп бит! Ул сөенә. Әһә, менә бит, адымга охшашрак хәрәкәт килеп чыкты. Шатлана. Шатланып кына торганда, шапылдап барып төшә дә тагын торып теге шатлыкны эзләргә тотына.

Ул беркемне дә кабатларга омтылмый. Әтисе кебек аякларын да кәкрәйтми, әнисе кебек очаларын да боргаламый, әбисе кебек бөкрәйми дә. Күрше абзый кебек корсагын да киерми. Ул үз адымын эзли.

Һәм таба. Атлап китә. Атлап киткәч тә шатлана гына. Очынмый. Сикергәләми. Белә ул үзенең әле сикерерлек дәрәҗәдә түгелен. Барасы җиренә бара, менәсе җиренә менә, төшәсе җирендә төшә. Мактанмый. Башкаларны ничек атларга өйрәтми.

Кечкенә чагында шундый булса да, олыгая төшкәч, кеше кызыкка әйләнә. Ул үзенең һәр адымын, һәр хәрәкәтен башкаларга күрсәтергә, аның өчен яхшы фикер ишетергә тели. Күрмәсәләр, эче поша, хурласалар – үпкәли. Абынуын яки егылуын күрсәләр – гарьләнә. Ул үзенең уңышлары өчен сөенә белми, чөнки нәфесе һәрчак уңышларыннан зуррак була. Шуңа күрә ул, үз сукмагы, үз адымы турында онытып, башкаларны, үзеннән уңышлыракларны кабатларга маташа. Табаны җылырак урынга тисә, мактана, очына, башкаларны өйрәтергә тотына... И, кызык инде кеше кайчагында...

Тәпи китү вакыты төрлечә бугай инде ул, кем сигез айдан, кем яшь ярымнан. Уртача бер яшь дип алсаң да буладыр. Бер ел.

Әгәр без читләр фикеренә бәйсез булсак, абыну-егылуларыбыз өчен көенмәсәк, һәр омтылышны яңартсак һәм уңышлыларына сөенә белсәк, беркемне дә кабатларга тырышмасак, теләсә нинди проблеманы бер ел тирәсендә хәл итә алыр идек.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading