Шәһри Казан

Марат Кәбиров. Печән өсте

Сүземне нигезләргә теләп: «Ничек яшәдегез сез?» – дип сораган егеткә шушы хәлне сөйләгән идем, ул берни дә аңламады. Чалгының да ни икәнен белми, янавычның да, башкасының да... «Ә ник йөгергәннәр? Ник машина белән бармаганнар?» – дип аптырый. 

Хәзерге яшьләр кайчагында өлкәннәргә аптырабрак карый. Моңа кадәр тормыш булмагандыр, булса да ул бик күңелсез булгандыр сыман тоела аларга. Кайчагында ачыктан-ачык сорыйлар:
- Ул вакытта ни мобильник, ни интернет булмаган. Ничек яшәдегез соң сез? – диләр.

Өстәвенә, вконтакте, инстаграм кебек социаль челтәрләр дә юк иде бит әле. Компьютер уеннары да. Тагын әллә нәрсәләр юк иде. Шушы нәрсәләргә өйрәнгән кеше өчен бу чынлап та сәер, хәтта бераз куркыныч та кебек. Тик ул чор алай ук күңелсез түгел иде. Чөнки тормыш бар... Кеше яши...

Печән өсте җитә менә. Җәй, көн аяз, җиләк өлгергән. Урман-далада үләннәр шаулап утыра. Печән уңган. Ләкин аны кем кайчан тели, шунда барып эш итми, ә югарыдан рөхсәт көтәләр. 

Түземсезләнеп көтәләр, чөнки авылда һәркем мал асрый. Ә малның иң төп азыгы – печән. Ашлыкны колхоз чамалап кына бирә. Саламны кайчагында бик чутлап кына бүләләр. Хәтта ул күп булса да печәнне алыштыра алмый. 

Ә печәнле булуның җае бер генә: алданрак төшәсең дә үзеңнеке дигән урынны тамгалап куясың. Аннан бер покос чабасың, моннан берне... Шул рәвешле үз биләмәң барлыкка килә. Синең арттан килүче тагын үз җирен тамгалый. Аннан соң килүче – үз җирен... Яки канәгатьләнмичә яңа урын эзләп китә. Кем алданрак өлгерә, шул иң яхшы һәм иң якын урынга ия була. Артта каласың икән, озак кына эзләп йөрергә туры килә, тапсаң да, ерактан табасың.

Шуңа күрә, кеше печәнгә төшү көнен түземсезләнеп көтә. Чалгыларын алдан әзерли – җайлый, чүки, кайрый. Техникасы булса аны көйли. Атлы эштә йөрсә – атын көрәйтеп, арба-фәләнен ныгытып куя. Теләсә кайсы вакытта хәбәр булырга мөмкин.

Көтелгән нәрсә һәрвакыт көтмәгәндә килә. Печәнгә төшү хәбәре дә шулай гел уңайсыз вакытта ишетелә. Колхоз радиосыннан иртә белән: “Хөрмәтле иптәшләр, бүген печәнгә төшәбез!” – дип әйтәләр һәм моңа кадәр чагыштырмача тыныч кына яшәп яткан авыл тузгытылган кырмыска оясына охшап кала.

Әйтик, кемдер кибеткә барырга җыена... Һәм хәбәрне ишетү белән кире борыла да чалгысын тотып урманга чаба. Безнең якта урман тау артында булгач, бөтен халык тауга каршы йөгерә торган иде. Яшьләр дә, картлар да. Бу үзенә күрә бер тамаша, Олимпиада уеннарыннан да ким түгел. Без малайлар тау очына кемнең беренче менеп җитәчәге турында бәхәс куптарып:
– Фәрхетдин абзый менсә, сездән бер прәннек! - дип үзара килешеп тә куя торган идек. Спортлото үзенә күрә. 

Реклама

Фәрхетдин абзый дигәннән... Бер мәлне бу чалгысын чүкеп утыра икән, хатыны тәрәзә аша гына кычкырган инде:
– Әтисе, печәнгә төшәләр! 

Бу сикереп кенә торган да янавычны эләктергән дә чапкан инде тау башына табан. Аннан алдарак ишетүчеләр дә бар икән, шулай да бу – беренче унлыкта. Болай булса, якыннан гына булачак быел печәнлеге. Йөгерә икән тирә-ягына карана-карана. Бер авылдашын узып киткән бу, икенчесен узган... Күңеле үскән хәзер, бөтен көчен җыеп иң алдан барырга ниятләп чаба икән. Үзалдына гына кабатлый:
– Ике кешене үттем, хәзер өченчесен...

Аны да узып киткән. Бу тагы да ныграк йөгерергә тотынган...
– Алтау гына кала... Алтау гына кала... – дип такмаклый икән үзе.

Шул рәвешле бөтенесен дә диярлек узып киткән, алдында бер генә кеше калган... Тырыша торгач, тигезләшкән инде бу тегенең белән. Тик узуы бик авыр икән. Аптырагач, сөйләндереп карарга булган. 
– Энекәш, янавычың төшеп калды бит, - дип хәйләләшкән бу.

Теге туктап кесәләрен тикшереп караса, чынлап та юк икән янавычы. Ул заманда кыйбат тора, авыл кибетендә сатылмый. Теге кеше кирегә киткән инде. Ә ул арада Фәрхетдин абзый беренчелеккә чыккан. 
– Берәүне дә уздырмыйм, берәүне дә уздырмыйм, – дип такмаклый торгач барып җиткән бу печәннең иң якын һәм иң яхшы урынына. Аз гына сулышын басып торган да эшкә тотынмакчы булган икән... тот менә капчыгыңны... Ашыгып чыгып китеп чалгысын алырга оныткан икән... Янавыч белән чүкеч тотып кына чыгып чапкан.  Шуннан кире авылга йөгергән инде. 
- Бүре бар анда! Бүре... – дип кычкыра икән үзе, урманга ашыгучыларны тоткарларга тырышып. 

Сүземне нигезләргә теләп: «Ничек яшәдегез сез?» – дип сораган егеткә шушы хәлне сөйләгән идем, ул берни дә аңламады. Чалгының да ни икәнен белми, янавычның да, башкасының да... «Ә ник йөгергәннәр? Ник машина белән бармаганнар?» – дип аптырый. 

Ни өчен машина белән бармауларын мин, әлбәттә, белә идем. Тик әйтмәдем. Бераз оят булды. Кайчагында наданлыгыңнан гына түгел, ә күпне белүеңнән дә оялырга туры килә икән.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: